|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Криминал
Түбән Камада билгесез ир мәктәп баласына һөҗүм иткәнӘлеге коточкыч вакыйга турында зыян күргән кызның әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Ул алдагы көнне кич белән Түбән Камада ир-атның 15 яшьлек кызына наркотиклар астында булып һөҗүм итүе хакында сөйләгән. Бәхеткә, бала якындагы кибеткә кереп кача алган һәм шуннан полиция чакырткан. Хатын-кыз сүзләренә караганда, кызы мәктәптән өйгә кайтып килгән вакытта подъезд янында билгесез һәм үз-үзен тотышы сәер ирне күреп ала. Соңгысы балага "Кил монда!" дип кычкыра. Курыккан кыз читкә таба китә, әмма бераздан шул ук ир пычак тотып чыгып янә „Кил монда“ дип кычкыра башлый. Бу вакытта кыз кибеткә кереп кача. Сатучы ишекне ябарга өлгерә. Килеп җиткән полиция ир-атны тоткарлый. Аның наркотиклар астында булуы фаразлана. Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә. Тулырак: https://www.tatpressa.ru/news/346822.html Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|