|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Матбугат
Илназ һәм Ландыш Фазуллиннар өченче балаларына үзенчәлекле исем сайлаган (ФОТО)"Ялкын" белән "Сабантуй" журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм 8 ел чыгып килеп, октябрь аеннан ябылган "Тылсымлы куллар" балалар журналы мөхәррире Ландыш Фазуллиннар гаиләсе сөенече белән уртаклаша. Аларның өченче балалары туган. Илназ Фазуллин "Матбугат.ру"га белдергәнчә, төпчек кызларына бик матур һәм үзенчәлекле Гайшә исемен сайлаганнар. Гаиләләрендә Ләйсән исемле кызлары һәм Газиз исемле уллары үсеп килә. Газизгә исә сентябрьдә 2 яшь кенә тулган әле. Илназ Фазуллин "Матбугат.ру"га ел ахыры булып, ыгы-зыгы, эштә төрле мәшәкатьләр күп булуга карамастан, өйләрендә шундый куанычлы вакыйга булуына сөенүен белдерде. Сабый 16 декабрь көнне Казанның Адоратский һәм Чуйков урамнары киселешендә урнашкан 1нче санлы балалар тудыру йортында буе 53 см, авырлыгы 4050 г булып дөньяга килгән. Бәхетле әти шушы көннәрдә якыннарын бәбиләр тудыру йортыннан каршы алырга әзерләнеп йөри. Өченче тапкыр әни булу шатлыгын татыган Ландыш Фазуллина да сөенече белән уртаклаша: "Аллаһка мең шөкер! Нәни кызчыгыбызны күрер көн дә килеп җитте! Һәр сабый әтиле-әниле, сау-сәламәт, бәхетле язмышлы, иманлы, күркәм холыклы, тәүфыйклы, игелекле булсын. Ин шәә Аллаһ!" ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|