|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловка нәни уллары нәрсә эшләргә комачаулаган?
Музыкаль гаилә Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов балчыктан чүлмәк ясау мастер-классында булып кайткан. Ләкин чүлмәк ясау процессының бөтен тәмен тоя алмаганнар, кечкенә уллары ирек бирмәгән. "Без аны йоклар дип уйлаган идек, әмма без теләгәнчә килеп чыкмады", - ди Рәзил. Тыныч, иҗади атмосфера йогынтысында һәм балчыктан ясалган кул эшләре тезеп куелган бүлмәдәге матурлыкка сокланып, хискә бирелеп китеп, Рәзил Камалов «Привидение» фильмын исенә төшерә. Чүлмәк ясау эшен бик ошатканнар, хәзер инде азмы-күпме тәҗрибә туплагач, монда тагын бер килергә уйлыйлар.
Чүлмәкче-оста Рафинә белән Рәзилне балчык төрләрен аерырга өйрәткән. Балчык кисә торган пычакларның, бизәк төшерә торган буяуларның да хәзер ничек аталуын беләләр. Биш көннән артистларның хезмәт җимеше мичтә кибеп әзер булачак.
--- |
Иң күп укылган
|