|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Югалган Диана Хуҗина элемтәгә чыкканКраснокама районы Николо-Березовка авылында 12 декабрьдә 17 яшьлек Диана Хуҗина, өеннән чыгып китеп, гаип булуын язган идек. Кызның әти-әниләре полициягә гариза да язган. Эзләүләргә волонтерлар да кушылган. Бүген “Башинформ” агентлыгына Диананың әнисе Ольга кызының элемтәгә чыгуын сөйләде. “Кызым “ВКонтакте” социаль челтәренең фейк аккаунты аша элемтәгә чыкты һәм башкача җавап бирми. Ул полициядән гаризаны, социаль челтәрләрдән барлык постларны алуыбызны сораган, хәлләре яхшы булуын язды. Дианага постларда урнаштырылган фотолары ошамаган. Чыннан да ул иде, бу аның почерк һәм аралашу стиле дияргә мөмкин. Әлбәттә, бу хәбәрләр мине тынычландырмады, кайгырам. Тизрәк өйгә кайтсын иде дип телим. Аңа берни булмаячак, тиргәмәячәкбез, кайтсын гына. Полиция минем кызымны тапсын һәм өйгә кайтарсын иде”, - ди хәсрәткә баткан ана.
Ольга сүзләре буенча, Диана үзен Нефтекамада булырга мөмкин дигән.
“Әйткәндәй, мин “ВКонтакте”да аның Сибайда яшәүче егете белән аралашкан идем, 10 минуттан соң Диана элемтәгә чыкты. Бәлки, Диананың кайда икәнлеген ул беләдер,” – дип тә өсти югалган кызның әнисе.
Кызның билгеләре: буе - 170 см, ябык гәүдәле. Югалган көнне кыз алсу төстәге куртка һәм ак снуд кигән булган.
Кем дә кем Диананы күрсә, яисә аның хактагы мәгълүматка ия булса, 8-987-02-050-16 (Марат Хуҗин) номерын җыю яисә полициягә шалтырату сорала.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|