|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2019 Шоу-бизнес
Айсылу Габдинова кайчан бәби алып кайтачак?Быел Айсылу кияүгә чыкты. Ире белгечлеге буенча энергетик. Өстәвенә, Чиләбе егете. Әмма язмыш булгач, бер мең чакрым ара да яшьләр мәхәббәтенә киртә була алмый. Динислам иҗат кешесе булмаса да, татар җанлы булуы аны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына китергән һәм өстәвенә егет бәйрәмнәрдә, төрле чараларда чыгыш ясаган, җырлаган да. Татар концертлары оештыру белән дә шөгыльләнгән. Ә гаиләне ишәйтү турында яшь парлар нәрсә уйлый икән?
-Мин бер урында утырырга яратмыйм, гел һәрәкәттә булырга яратам. Бер көн өйдә ятсам, миңа авыр була башлый. Әлбәттә, бала кирәк инде. Алла бирсә, бер генә дә түгел. Әмма озаклап өйдә утыру дигән әйбер мине бераз шикләндерә. Аллахы Тәгалә ничек куша, ничек бирә инде. Махсус менә шул вакытта бала алып кайтабыз дип, әлегә планлаштырмыйбыз, - ди Айсылу.
--- |
Иң күп укылган
|