|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Яңа китаплар
Мөхәммәт Мәһдиевнең 10 томлыгы дөнья күрде
16 декабрьдә мәшһүр әдип Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында әдипнең 10 томлык әсәрләр җыентыгы дөнья күргән иде. Томнарны төзүче - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әдипнең кызы Гәүһәр Хәсәнова. Әлеге томлыкларга әдәбиятыбызның классик үрнәкләре булган "Без - 41 ел балалары, "Кеше китә, җыры кала", " Торналар төшкән җирдә" 1щм башка әсәрләре кертелде. Шулай ук төрле елларда матбугат битләрендә дөнья күргән татар әдәбияты, мәдәнияте тарихына кагылышлы фәнни-публицистик мәкаләләр, чыгышлар, аның шәхси архивыннан материаллар, М.Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе урнаштырылды. Әлеге күптомлыкны нәшриятыбызның фирма кибетләреннән һәм tatkniga.ru сайты аша заказ биреп алырга була.
--- |
Иң күп укылган
|