|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Мәдәният
Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» бәйгесе презентациясенә бөтен татар бомондын җыйды (ФОТОрепортаж)Кичә 16 декабрь көнне Казан Ратушасында «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Әлеге проект Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән үткәрелә. Проектның премиаль фонды – 1,3 млн сум. Конкурсның максаты – милли җыр сәнгатебезне яңа, сыйфатлы репертуар белән баету. Бәйгедән бигрәк аны тәкъдир итү кичәсе үзенчәлекле узды. Татарда мондый чараның булганы юк иде, дисәк, бер дә арттыру булмас. Продюсер Рифат Фәттахов үзенең иҗатташларын, дусларын, партнерларын, гомумән, җыр өлкәсендә хезмәт куйган күп төрле һөнәр ияләрен һәм иҗат әһелләрен чакырган. Чакыруда хәтта дресс-код та ассызыкланган иде: “Кичке костюмнардан килү хуплана”. Шулай ук кунаклар хәләл җефетләре белән чакырулы иде. Күпчелек кунак “регламентны” саклаган: матур итеп парлап килгәннәр. “Бу аның хатыны мәллә?” “Бу тегенең ире, штули?” кебек пышылдаулар да ишетелгәләде әлеге “светский раутта”. Рифат Фәттахов “Матбугат.ру” хәбәрчесенә сер итеп кенә әйтте, бер кунак хатыны белән түгел ә иптәш кызы белән килмәкче булган. “Хәләл җефет булмый бит инде ул болай булгач”, - дигән Рифат Әхмәт улы. Бу әлбәттә, шаяру. Әмма иҗат кешеләре җыелган җирдә мәзәк сүз күп була. Чараның рәсми өлеше башланганчы фойеда күп кенә җырчылар, журналистлар, язучылар, шагыйрләр, композиторлар бер-берсе белән сөйләшеп туймады. “Нәрсә була соң монда бүген?” “Ничек уза бу чара?” “Аннары нәрсә булачак?” кебек сораулар әле ары, әле бире яңгырады. Килгән кунаклар Яңа ел тәтәе өмет иткән сабый бала сыман ниндер сюрприз көтә иде.
Залга чакырдылар. Монда кергәч тә, кунаклар дуслары, танышлары, сагынышкан иҗатташлары янына утырырга тырышты. Урыннар билет-фәләнсез иде. Затлы җырлар белән үрелеп барган концертта Рифат Фәттахов яңа проектын тәкъдир итте. “Яңа татар җыры” бәйгесе ул иң элек авторлар бәйгесе булып чыкты. Ул ике номинациядә үткәрелә – “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры”. Беренче номинациядә җиңгән кешегә 200 мең сум, ә икенчесендә җиңгән кешегә 150 мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак. Гаризалар 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә. Гала-концерт исә 15 ноябрьләргә планлаштырылган. Яхшы җырчылар бар татарда. Әмма яхшы җырларга кытлык зур. Бу фикер белән бик күпләр килеште. Бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев әйтмешли, чит җирләргә татар җыры белән чыксак, гел элекке заман җырларын башкарабыз, ә бүгенге заман җырлары арасында мактанырлыклары бик юк. “Яңа татар җыры” бәйгесе нәкъ шушы максаттан чыгып үткәрелә дә – татар эстрадасын сыйфатлы, затлы җырлар белән баету максатыннан.
Кичәдә Татарстанның җыр сәнгате өчен җаваплы түрәләр, җитәкчеләр яңа бәйгегә хәер-фатихаларын бирде. Бәйрәмдә Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, республика хөкүмәтенең вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламентыбыз депутаты Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бар иде.
Шулай ук әлеге мәртәбәле чарада үзләренең иҗатлары, хезмәтләре белән татар милләтенең, татар мәдәниятенең төрле өлкәләренә үзләренең зур өлешләрен керткән мәшһүр шәхесләр бар иде. Шулар арасында Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Ренат Таҗетдинов, Азат Хөсәенов, Зөфәр Хәйретдинов, Фердинанд Сәлахов, Роберт Миңнуллин, Резеда Ахиярова, Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Зифа Нагаева, Раяз Фасыйхов, Эльмир Низамов һ.б. һ.б.
Кичәдә күренекле татар җырчылары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Зәлилә һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Бәйрәм фуршет белән тәмамланды. Кунаклар чәй табыны артында сөйләшүләрен дәвам итте.
Бәйрәмнән фоторепортаж:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44
--- |
Иң күп укылган
|