|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Икътисад
"Ханский дом" беренче Төзелеш бизнесы академиясен ачты
"Ханский дом" төзелеш ширкәтеннән менә дигән яңалык! "Ханский дом" үз канаты астында беренче Төзелеш бизнесы академиясен ачып җибәрде. Шуның ярдәме белән йортлар төзеп сату өлкәсе күпкә сыйфатлырак һәм конкурентлыкка сәләтлерәк булачак дигән сүз бу. Төзелеш өлкәсендә күп еллар дәвамында үз системасын булдырган "Ханский дом" оешмасы илнең төрле почмакларында филиалларын ача. Максатлары - чит илләргә дә үтеп керү. Белгечләр бер-ике катлы йортлар салу бизнесында кайнаган эшмәкәрләрне яки әле өйрәнчек кенә булганнарны берләштерергә уйлый. Бай эш тәҗрибәсен алар видео-дәресләр, чек-листлар ярдәмендә уртаклаша. Укыту курсы дәвамында кураторлар командасы эшләячәк. Тиңе булмаган яхшы тәҗрибә алу эш барышында ялгышларны кисәтәчәк, төзелеш серләрен ачарга ярдәм итәчәк, үсешкә яңа юллар ачачак.
Төзелеш бизнесы өлкәсенең хәзер нәкъ чәчәк аткан чоры, шуңа күрә алда ихтыяҗ да зур, эшлисе эшләр дә бик күп. Иң яхшы дип табылган бизнес-проектлар авторлары "Ханкий дом" ширкәтенең партнерлары булыр дип көтелә. Яңа төзелеш бизнесы академиясе, хезмәттәшлек итү ысуллары нигезендә, "Ханкий дом" ширкәте төзелеш базарын югары дәрәҗәгә күтәрү максатын күзаллый.
--- |
Иң күп укылган
|