|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловны тамашачылар патша һәм патшабикә итеп күрергә тели"Пирамида" концертлар залында узган "Болгар радиосы" VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Рафинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов «Елның гаилә дуэты» номинациясендә җиңү яулады. Айгөл Вәлиуллина - сүзләрен, Риваль Хисмәтуллин көен иҗат иткән «Язылмаган хат» җыры радио тыңлаучыларның иң яраткан җырларының берсе булып табылган. Сәхнәдә шотланд стилендәге, эксклюзив костюмнардан чыгыш ясаган парлы дуэт концерт буласы көнне инстаграмда "Без нинди образларда булырбыз дип уйлыйсыз?" дип сорау да биргән иде. Интернет кулланучылар бу концертта Рафинә белән Рәзилне "король һәм королева", "принц белән принцесса" итеп, хәтта "шахмат короле һәм королевасы" булып киенерләр дип фаразлаган иде. Кыек атып туры тидерә язганнар, бит!
Чынлап та, әлеге мәхәббәтле парны башкача образда күзаллап та булмыйдыр. Җиңү яулаган номинацияләре аларга бик килешә.
Концерттан соң хис-кичерешләре белән бүлешеп, Рәфинә Ганиуллина инстаграм битендә дә язган: "Ел азагы - нәтиҗәләр ясый торган чор. Кадерле тамашачыларыбыз яратып өлгергән җырлар тупланган тамашада катнашу - һәрбер артист өчен зур дәрәҗә! Татар сәнгатен шундый югарылыкка күтәрүче "Болгар радиосы" , "Яңа гасыр" каналы командаларына, авторларга, сәхнә бизәлеше, режиссёрларга барыбыз исеменнән зур рәхмәт!!! Халкыбызның күңелен алдап булмый, лаеклы иҗат җимешләре белән сөендерергә насыйп булсын алга таба да", - ди җырчы..
--- |
Иң күп укылган
|