|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2010 Юмор
УРЛАНГАН БӘХЕТ
Әлдермештән Әлмәндәр:
– Җанкисәккәем!
Гөлҗамал:
– Йөрәк маем!
Әлдермештән Әлмәндәр:
– Мәхәббәт турында сөйләшик, суган чәчәге!
Гөлҗамал:
– Мин төш күрдем: бармагымда Кылый Кирам балдагы икән.
– Ни сөйлисең син, саташкан сандугач? Ташлама мине! Менә, сиңа бүләккә Казан сөлгесе белән зәңгәр шәл.
– Әни килде, иртәгә кодагыйлар да килә, тәкъдир инде бу.
– Кем ул Кылый Кирам?
... –
– Ник телсез күке кебек торасың, җавап бир!
– Ул – баскетболист. Без аның белән Камал театрында “Илгизәр + Вера” спектаклен караганда таныштык. Өстендә кара чикмән иде, ничарадан бичара йөреп киттем инде.
– Әле кичә генә яз иде, ә хәзер ява карлар, ява карлар... Мин дивана, мин ышанам сиңа дигән булам тагын, дуслар җыелган җирдә гел сине мактыйм. Ә син карак песи сыман гел кыек юлда булдың. Сөяркә арты сөяркә сайладың, биюче белән буталдың, Казан егетләре белән типтердең.
– Шулай булды шул, синең йөрәгеңә яра салдым, үзебез сайлаган язмыш...
– Чапты атым Казанга дип, мин монда Әлдермештән җилкенеп килгән булам тагын. Алда мине өзелгән өмет, җимерелгән бәхет көтә икән. Күрәзәче ул гаугалы гаилә белән бәйләнмә дип, дөрес әйткән болай булгач. Сез өч сеңел өчегез дә кыю кызлар икәнсез. Тимер борчак сиптерүдән башканы белмисез, яныгызда һәрвакыт көтелмәгән кунак була.
– Күңелеңә авыр алма, яшь йөрәкләр шундый инде алар: Сөембикә егет сайлый, Зөбәйдә дә адәм баласы. Беребез дә үги кыз түгел. Чүп кенә сәбәпләрне сылтау итеп, курчак туе ясама.
– Нәрсә син монда миңа Шомбай эшләпәсе кигертеп маташасың, ханума! Кая люстра – асылынам, кая мылтык – атылам! Кичер мине, әнкәй! Ә сиңа талак, талак! GO! Баламишкин!
Рәсемдә: “GO! Баламишкин!” спектакленнән бер күренеш.
|
Иң күп укылган
|