Бу минем беренче тапкыр җырлавым,үземчә сюрприз,бүләк әзерлисе килгән иде- гаеп итеш булмасынпубликация от Гульназ Гиниятова (@g_giniyatova) 15 Дек 2019 в 12:04 PST
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2019 Җәмгыять
Гөлназ Гыйниятованың иренә багышлап гомерендә беренче тапкыр җырлавын ВИДЕОга төшергәннәр«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган, халык күңелен «Хәбәрләр» тапшыруы аша яулаган Данил Гыйниятовка бүген 50 яшь дип яздык. "Матбугат.ру" ачыклаганча, күркәм юбилее уңаеннан якыннары, туганнары җыелган зур мәҗлестә тормыш иптәше Гөлназ аңа көтелмәгән сюрприз әзерләгән: Хәния фәрхи репертуарыннан җыр җырлаган. "Бу минем беренче тапкыр җырлавым, үземчә сюрприз, бүләк әзерлисе килгән иде - гаеп итеш булмасын", - дип уртаклаша Гөлназ Гыйниятова. Җылавы халык күңеленә хуш килгән.
"Гөлназ шундый рәхәт, җиңел тавышын"
"Күңел тулды... Киләчәктә дә шулай матур пар булып, гармониядә яшәргә язсын!"
"Матур җырлыйсың икән Гөлназ, ә Данилның биюе минем чамарак икән"
"Шундый үрнәк, матур гаилә сез!" - дип яза интернетчылар.
--- |
Иң күп укылган
|