|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2019 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыева Марат Мухинның туеннан беренче ФОТОларны күрсәттеКичә танылган композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухинның туе гөрләп узган. Мәҗлестән беренче фотолар белән Алсу Фазлыева уртаклашты. "Матбугат.ру" ачыклаганча, туйда Гөлназ Сәфәрова, Филүс Каһиров, Данир Сабиров һәм башкалар да булган. Исегезгә төшерәбез, Марат өйгәне Гөлия Вәлиәхмәтова белән никахны ноябрьдә укытты. "Матбугат.ру"да бәхетле парның истәлекле көннән матур фотолары белән дә уртаклашкан идек. Аларны монда карарга була. Әмма "туй үпкәсез булмый" диюләре хак икән. Халык Маратның өйләнүен аңлап бетермичә, күпләр аны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китүдә гаепләде. Үзенә гаеп ташлап, негатив комментарийлар язучыларга Марат Мухин җавап та язды. Дилә Нигъмәтуллина да Марат Мухинның өйләнүенә карата комментарий биреп, "без яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык" диде.
--- |
Иң күп укылган
|