|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2019 Мәдәният
"Яңа татар җыры” конкурсына рәсми старт бирелә16 декабрьдә Казан шәһәре Ратушасында “Яңа татар җыры” конкурсын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә. Әлеге проект Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән 2019-2020 елларда үткәрелә. Конкурсның максаты – милли җыр сәнгатебезне яңа сыйфатлы репертуар белән баету. 16 декабрьдә үтәсе кичәдә күренекле сәнгать әһелләре: композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Әлеге кичәдә “Яңа татар җыры” конкурсына тантаналы шартларда рәсми төстә старт биреләчәк.
Кичәнең музыкаль өлешендә күренекле җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Зәлилә һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры катнашачак.
6+
--- |
Иң күп укылган
|