|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2019 Мәдәният
Балаларга яңа герой - Таңбатыр!Бу көннәрдә Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия театрында балалар өчен "Таңбатыр" әкият-спектакле репетицияләре гөрли. Үзе борынгы да, үзе заманча да булган яңа "Таңбатыр"ның премьерасы - 24-30 декабрь көннәрендә һәм 5, 6нчы гыйнварда булачак. Яңа әсәрнең авторы - Мансур Гыйләҗев. Ул аны татар халык әкиятләренә нигезләнеп иҗат иткән. Спектакльнең режиссёры - Олег Киньзягулов, рәссамы - Ләйсән Хөсәенова, композиторы - Эльмира Галимова, биюләрне Нурбәк Батулла куйган.
Драматург Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, "Таңбатыр" - гаилә белән тамаша кыла торган спектакль. Көтелмәгән сюжет борылышларына, тиз арада уйлап хәл итәргә кирәк булган каршылыкларга бай булган әсәр балаларга да, аларның әти-әниләренә дә ошарга тиеш.
Хәзерге заманда кече яшьтәге мәктәп балаларын элеккеге сыман зирәк керпеләр, эшчән, җитез тиеннәр, куркуын җиңә алган куян балалары белән генә шаккатырып булмый. Балаларга фантазиягә бай саспенс-сюжетлар, ягъни шомланып карый торган көтелмәгән хәлләр, геройның һәр адымы өчен борчылып тора торган вакыйгалар кызыклы. Заманча театр да бу алымнардан читтә калмый.
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, Айгөл Абашева, Раил Шәмсуаров һәм башка актёрларның заманча әкияттә уйнавын тамаша кылырга Камал театрына рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|