|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2019 Язмыш
"Юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Бала көткән икән ул..."Без очраклы рәвештә таныштык. Биш ел гомер иткәннән соң хатыным белән бер-беребезне аңламый башладык. Бу хәлләргә минем эшемне алыштыруым сәбәпче булды. Элек мин җир казып, ут чыбыклары суза торган эштә эшли идем. Акчаны күп түлиләр. Әмма кичкә таба җеп өзәрлек тә хәл калмый. Биш ел эшләгәч җиңелрәк эшкә күчтем. Чөнки инде иркен фатирда тору хыялы тормышка ашты. Аны җиһазладык. Машина алып җибәрдем. Әмма хәзер мин алып кайткан акча хатынга җитми. Ул бит аны иркен тотарга өйрәнде. Кирәкмәгән кием-салым, балалар бер генә көн уйный торган уенчыклар белән бөтен фатир тулган иде. Хәзер алай кылана алмый. Шуңа ачуы килеп һәр көнне тавыш-гауга чыгарырга өйрәнде. Югыйсә суыткыч затлы ризык белән тулган, ике бала түләүле балалар бакчасына йөри. Һәр елны чит илгә ял итәргә барабыз.
Өйдәге тавыш шулкадәр туйдыра башлады, хәтта эштән соң өйгә кайтасы килми. Беркөнне институтта дуслашкан Илнур үзләренә кунакка дәште. Бик барасым килмәсә дә, риза булдым. Анда баргач үкенеп бетә алмадым килгәнемә. Беркемне белмим. Хәмер дә эчә алмыйм. Чөнки үземнең машинада килдем. Минем кебек аптырап утыручы бер ялгыз хатын-кыз бар иде. Аны биергә чакырдым. Һәм машинамда өенә кайтарып куярга тәкъдим иттем. Хәтта кайтканда юлда чәчәк сатып торучы кыздан озын сабаклы бер роза алдым.
Мин куркып калдым. Нәрсәдәнме? Гашыйк булудан!
Хатыным белән аерылыштык. Өйдән бернәрсә алмыйча чыгып киттем. Төзеп бетермәгән йортым бар иде. Шуның бер бүлмәсен яшәү өчен көйләдем.
Тынлык-бушлык бөтен дөньямны биләп ала башласа, мин аның янына ашыга идем. Ул минем күкрәгемә башын куя да: «Мин сине бик көттем», — дия иде. Нигәдер минем килүемне сизә иде ул. Гел камыр куеп, мин яратан бәлешне пешерә. Ә бит мин аның янына беркайчан алдан чылтыратып килмәдем. Ничә тапкыр аның янында гомергә калырга талпындым. Хәтта бер тапкыр үзенә дә әйттем. Ул карашын читкә төбәп: «Шулай кирәк дип саныйсың икән, син теләгәнчә булыр», — диде. Мин бу хатынны соң очратканыма үкендем. Ярый әле бер-беребезне таптык дип шатландым.
Чәй ясап, бәлеш белән сыйланып утыруларыбыз әйтеп бетергесез куаныч бирә иде. Әйтерсең лә бөтен галәмдә без икәү генә. Сөйләшеп сүзләребез бетми. Аның тәненнән дә бөтнекле чәй исе килә. Саубуллашканда шул истән аерыла алмыйча озак басып торам.
Беркөнне мин аның янында гомергә калырга дип, сумкама кирәкле әйберләрне ыргыттым да юлга кузгалдым. Ләкин миңа ишекне беркем дә ачмады. Төне буе баскычта утырып чыктым да, Илнурның телефонын җыйдым.
— Аны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән, — диде ул. «Ашыгыч ярдәм» машинасында җан биргән. Бала көткән икән ул. Кыз табасы булган.
Мин аның кебек башка беркемне очрата алмаячакмын. Мин хәзер хатирәләр белән яшим. Һәм әкрен генә кара төшенкелек чокырыннан үрмәләп өскә менеп барам.
Дустын тыңлады Вил РӘШИТОВ. Казан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|