поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.12.2019 Әдәбият

Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш нәтиҗәләр ясады һәм планнар билгеләде!

Бүген Тукай клубында Әдәби ел йомгакларына багышланган утырыш бара. Утырыш Берлек рәисе Данил Хәбибрахман улы Салиховның кереш сүзе һәм Президиум сайлау белән башланды.

Президиумга шигърият остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрә,  С. Сөләйманова, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәйрүзә Мөслимова;  проза остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин; драматургия остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, драматург, Г. Исхакый, Ф. Хөсни, Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди; әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, әдәбият тәнкыйтьчесе, Җ. Вәлиди ис. әдәби премия лауреаты Әлфәт Закирҗанов; балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Ләбиб Лерон; рус телле әдәбиять һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе, Г.Державин премиясе лауреаты Алексей  Остудин сайланды.
 
Ел йомгакларына багышланган очрашуга җыелган каләм ияләре 2019 елда бакыйлыкка күчкән язучылар Мөсәгыйть Хәбибуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Әмир Камалиев, Әнәс Исхаковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
 
Сәламләү  сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов чыгыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе  белән язучы Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы; язучы Мәхмүдов Заһит Борис  улы (Заһит Мәхмүди); әдәбият галиме Минһаҗева Ләйлә Ихсан  кызы; шагыйрь Шаһиәхмәтов Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы; язучы Зарифуллин Фирдәвес Зәбихулла улы бүләкләнде.
 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына язучылар  Вазыйх  Фатыйхов,  Гөлнур Корбанова, Мансур Вәлиев, Наил Шәрифуллин, Евгений Турхан; шагыйрь Шәфыйкъ Иматдинов лаек булды.
 
Язучы Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы (Рәдиф Сәгъди) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән; шагыйрә Гыйззәтуллина  Флера  Сабирҗан кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе белән; язучы Дәрзаманов  Җәүдәт Харис улы (вафатыннан соң) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән;  язучы Яхин Фәрит Зәкиҗан улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе, Сәярова Нурия Камил кызы (Нурия Сәйяр)  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе;  драматург  Камалиев Әмир Аман улы (вафатыннан соң) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнделәр.
 
Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Данил Салихов китап шәшрияты хезмәткәрләренә Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
 
Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм шураның җаваплы сәркатибе Госман Гомәр шагыйрь Зиннур Мансуровка Аксакаллар шурасы медален тапшырдылар.
 
Берлеккә 2019 елда кергән язучылар Ханнанов Рамил, Имамиева Айсылу, Сорокин Николай, Булатова Галина, Әбделманов Рәкит, Гыйлемханов Риман, Фәттахова Лилия, Арсланова Рәхимә, Учаров Эдуард, Яһүдин Марс әгъза таныклыгы алдылар.
 
Татарстан Язучылар берлегенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак докладын Берлек рәисе Данил Салихов укыды.
 
Утырышта Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре җитәкчеләре Факил Сафин, Рифкать  Шаһиев еллык хисап докладлары белән чыгыш ясадылар.
 
Жанрлар буенча  ясалган  докладлар:
 
 2019 елгы татар шигъриятенә күзәтү
Луиза Янсуар – шагыйрә, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, “Бэлла” Халыкара әдәби премиясе лауреаты. 
 
2019 елгы татар прозасына күзәтү
Гөлфия Гайнуллина – филология фәннәре кандидаты, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты 
 
2019 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү
Галина Зәйнуллина – сәнгать фәннәре кандидаты,  Татарстан Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә буенча әдәби консультанты.
 
2019 елгы балалар әдәбиятына күзәтү
Ләйлә Минһаҗева –  филология фәннәре  докторы, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты
 
2019 елгы сәхнә әдәбиятына күзәтү
Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире. 
 
2019 елгы әдәби тәнкыйтькә күзәтү
Галимҗан Гыйльманов  –  язучы, әдәби тәнкыйтьче,  Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты. 
 
Язучылар берлегендә китап күргәзмәсе эшләде.
 
Әдәби ел йомгаклары җыелышында  укылган докладлар  Берлек сайтының ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ бүлегенә куелачак.
 
Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышырезолюцисе 13 декабрь, 2019 ел
 
 Хисап чорын колачлаган әдәби эшчәнлек нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикабыз каләм әһелләре сүз сәнгатенә йөкләтелгән олуг  вазифаны лаеклы рәвештә башкарып килә. Мәгълүм кыенлыкларга карамастан, тирән тамырлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгы заманча үстерелеш аша тәэмин ителә, элгәрләр тарафыннан тулыланып торган язма мирасыбыз төрледән-төрле әсәрләр белән баетыла бара. Гомум әдәби хәрәкәтнең бүгенге ачышында халыкның креатив үзгәрешләр кичергән рухи ихтыяҗын нечкәләп аңларга омтылу да, социаль әһәмияткә ия булган мөһим темаларны игътибар үзәгенә алу да, хәзерге глобаль дөньядан аерылгысыз җәмгыять тормышының бәрәкәтле җирлегенә ныграк таяну да ачык чагылыш таба.
 
Зур тарихлы әдәбиятны югары биелектә тоту өчен язучыларның барлык юнәлештә дә уңышлы эшләве сорала. Бу җәһәттән шагыйрьләребез хисап чорында һәрвакыттагыча активлык күрсәтте. Һәммә шигъри төрләр буенча моңарчы яуланган дәрәҗәбезгә тәңгәл килерлек күп кенә әсәрләр, шул исәптән полотнолы поэмалар, тезмә кыйссалар, либреттолар иҗат ителде. Прозада бүгенге милли көнкүрешебезгә гамьле кайгыртучанлык аша карау, күренекле шәхесләрне тәрбияви үрнәкләр әйләнешенә кертү, тарихи темалар күтәрүдә яңарак катламнарны ачарга омтылу да хуплауга лаек. Дөнья театр сәнгатендә күзәтелгән үзгә тенденцияләр  безнең драматургларны да битараф калдырмый. Язылган сәхнә әсәрләре сан ягыннан кимемәсә дә, республикабыз театрларында тамашачыны һәрьяклап тәэсирләндерерлек спектакль нигезенә ятардай кызыклы пьесага ихтыяҗ зур. Яшь буынның ментальлеге кискен үзгәргән шартларда балалар әдәбияты да эзләнүләрдән тукталмаска тиеш. Алмаш буын вәкилләренең образлы фикерләү офыкларын төрлечә киңәйтергә омтылуы, үзләренчә тәҗрибәләр ясауга алынуы дәвамчанлык күзлегеннән киләчәккә ышаныч уята. Әлбәттә, елдан-ел актуальләшә барган заманга таләпләр публицистикага  да, әдәби тәнкыйтькә дә, шулай ук тәрҗемә эшчәнлегенә дә бердәй кагыла. Барлык жанрда да иҗат итүче рус телле язучыларыбыз чынбарлыкка баглы мондый җаваплылыкны тирәнтен аңлап гамәл кылалар. Әдәбиятыбыз алдында торган уртак максатларны тормышка ашыру исә безнең нәкъ менә вакыт белән бергә атлый белүебезгә бәйләнгән.
 
Югарыда искәреп үтелгән көнүзәк бурычларны үтәүдә Татарстан Язучылар берлегенең координацияләү роле аерым бәяләнергә хаклы. Шушы юнәлештә иҗат остаханәләренең эшен яңача җанландыру, төрле жанрларны колачлаган семинарлар уздыру, әдәби осталык мәсьәләләрен үзәккә алган конференцияләр оештыру, аерым ведомстволар белән берлектә конкурслар үткәрү һ.б. чаралар якын киләчәктә без көткән нәтиҗәләргә китерәчәк.
 
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең еллык хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңлап, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш түбәндәге тәкъдимнәрне кертә:
 
– Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан халкыбызның фидакарьлеген чагылдырган әдәби әсәрләр һәм публицистик мәкаләләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшен активлаштырырга;
 
– ТАССР ның 100 еллыгын үтемле язма сүзебез, телевидение һәм радио аша яңгыраган төпле чыгышларыбыз һ.б. чаралар белән лаеклы төстә билгеләп үтәргә;
 
– җәмгыять тормышының кичектергесез мөһим мәсьәләләре җәһәтеннән республика гаммәви мәгълүмат чараларында әтрафлы чыгышлар әзерләргә, халыкның төрле даирәләре белән җанлы очрашулар оештырырга;
 
– әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле форматтагы семинарлар, тематик конференцияләр, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар уздырырга, төбәкләрдә эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән үзара элемтәне ныгытырга, өметле яшьләрнең күмәк һәм мөстәкыйль җыентыкларын бастырып чыгару җаен табарга.
 
– республикабызның аерым министрлыклары белән берлектә үткәрелә торган конкурсларны дәвам итәргә;
 
–  әдәби журналларда оештырылган иҗат бәйгеләрендә активрак катнашырга;
 
– профессиналь тәрҗемәчеләрнең эшен координацияләүгә тагын да зуррак игътибар бирергә;
 
– кардәш әдәбиятлар арасындагы багланышларның нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлекләрен эзләргә;
 
– даими үткәрелеп килгән халыкара әдәби форумнарда язучыларыбыз ирешкән казанышларны югары кимәлдә күрсәтергә.
 
 
 
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»