|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Ике баласы белән югалган Мазов хатынына язу калдырганАртем Мазовның ике улын алып югалуына шактый вакыт үтте. Хокук саклаучылар әлегә кадәр аларның эзенә төшә алмый. Шулай да бу тарихта яңа факт пәйда булды. Артем Мазовның хатыны Эльмира кәгазьләр арасыннан үзенә атап язылган записка табып ала. Анда ир “ничек телисең, шулай яшә, ә мин китәм” дип язган. Балалар турында ләм-мим. “Записканы Артем Мазов язган, моны почерк тикшерү экспертизасы раслады, – дип сөйләгән “UFA1.RU”га тикшерү эшләренә якын торучы чыганак. – Әле записка кайчан язылганы ачыклана”.
Артемның записканы өстәлдә түгел, ә кәгазьләр арасында калдыруы аның балалар белән качу карарын ашыгыч хәл итүен, әмма мондый уйлары электән дә булганлыгын күрсәтә дип белдергән әлеге эксперт.
Исегезгә төшерәбез, Артем Мазов ике улы – 5 яшьлек Слава һәм 8 яшьлек Илья – белән 26 октябрьдә югалды. Аерылышу турында сүз кузгаткан хатыны белән талашканнан соң, ир балаларын алып чыгып китә. Соңрак аның машинасын таптылар.
Шуннан соң алар хакында бер мәгълүмат та юк иде.
Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: ufa1.ru
Фото: vk.com
--- |
Иң күп укылган
|