|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2019 Мәгариф
«14:00 буласы бәйгенең нәтиҗәләре 12:00дә дипломнарга бастырылырга тиеш түгел!» - Эльвира Хамматова татар бәйгесен гаепләп чыктыПопуляр татар җырчысы Эльвира Хамматова Казанның Вахитов районында урнашкан 27нче гимназиядә педагог-оештыручы булып эшли. “Татар кызы, татар егете – 2019” бәйгесендә әлеге уку йорты вәкилләре дә катнашкан. Эльвира Хамматова әлеге бәйгенең җиңүчеләре гадел билгеләнмәде дип саный. «14:00 буласы бәйгенең нәтиҗәләре 12:00дә дипломнарга бастырылырга тиеш түгел!» – дип сыкрана педагог. “Татарлыгым белән горурланып йөри идем... кичәгегә кадәр... болай булгач – тел дә сатылды”, – ди ул. Эльвира Хамматованың эмоцияләргә бай язмасын аның “Вконтакте”дагы битенә кереп укый аласыз:
--- |
Иң күп укылган
|