|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2019 Шоу-бизнес
"ТЯ" укучысы: Җырчыларны тыңлап үз рейтингымны төзедемИртән йокыдан торуга кухняда «Болгар» радиосын тоташтырам. Тавышын кысыбрак куеп, берәр сәгать, иртәнге чәемне эчкәнче тыңлыйм. Аннары залга үтеп телевизор кабызам. Монда күбрәк «ТНВ» һәм «Мәйдан» каналларын карыйм. Журнал өстәлемдә һәрчак ручка белән блокнот тора. Телевизорны бик текәлеп карап утырмасам да күз уңыннан ычкындырмыйм, өстәлдәге газеталарны караштырам, барлыйм. Үзем өчен җырчыларның рейтингын төзедем. “Эш югында эш тапкан: ыштаныннан бет баккан” дип әйтер иде әнкәй мондый кешегә. Ә шулай да бу бик мавыктыргыч, кызыклы гамәл. Ир-ат җырчылардан беренче урында Ришат Төхфәтуллин. Андагы моң, аһәң, өстәвенә Ходай чибәрлекне, буй-сынны да жәлләмичә биргән. Клипта аның шәһәр урамнарында, рестораннарда, су буйларында җырлап йөргәнен күрсәтәләр. Сокланып, дөньяларымны онытып тыңлыйм, карыйм. Ришат белән янәшә торырлык (минем өчен) җырчы – Филүс Каһиров. Әйдә, икесе дә беренче урында булсын.
Икенче, өченче урыннар гел алышынып тора. Исемләп тезмим инде боларны. Исемлегемдә хатын-кызлардан беренче урында күптән инде Эльмира Сөләйманова. Ул буй-сын дисеңме, йөз, чәч – барысы да карап туймаслык. Инде килеп хәзер рейтингымда беренче урынны Илсөя Бәдретдинова яулап алды. Үзәкләрне өзеп, күңелнең әллә кайдагы почмакларына барып җитә аның җырлары. Фани дөньялардан аерылып моң-җыр дәрьясына чумасың. Чибәрлекне, буй-сынны да өеп биргән аңа Ходай. Сәхнә түренә быел гына бөтен татар халкын гашыйк иткән Сарман кызы Зәлилә күтәрелде. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазовлар белән фестивальдә җиңү яулаган Зәлилә халыкны “Сарман” җыры белән таң калдырды. Әле моңарчы ул җырга алынган яшьләр юк иде дип беләм. Тик клипта Сарманның йортлары, урамнары бөтенләй төшерелмәгән. Без үскәндәге салам түбәле, ихаталары киртә белән тотылган ярлы Сарман түгел бит ул хәзер.
Үзем дә төрле очрашуларга барганда машина тәрәзәсеннән генә күреп үтәм Сарманымны. Халыкта агач бакчалары да юк, урамнарда хәтта өрәңге агачы гына да үсми торган Сарман хәзер искиткеч матур, төзек.
Яз көне, имтиханнарга әзерләнгәндә Ленин бакчасына бара идек. Агач төбе саен көтү-көтү укучы китап тотып шунда ауный, бераз ял иткәндә җырлап та җибәрәбез. Беренче җыр-көй, әлбәттә инде – “Сарман”. Район үзәгендә бары өч-дүрт хуҗалыкта гына агач бакчасы бар иде, ә урманлы авыллар 8-10 чакрым ераклыкта.
Ир-егет җырчылардан “Сарман”ны Илһам Шакиров җиренә җиткереп башкарды. Без аны Сарман егете, Сарман җырчысы дип йөрдек, шулай булып калды да. Эшсезлектән аптыраган түрәләр Илһам туган Яңа Бүләк авылын әле Чаллыга, әле Сарманга, соңыннан Тукай районына кертеп мәш килделәр. Тик Илһам барыбер безнеке – Сарманныкы ул. Әле безнең тагы “Сарман вальсы” бар бит. Нишләптер аның исемен соңрак “Чыгарсыңмы каршы алырга” дип үзгәрттеләр. Тик безнең өчен ул барыбер “Сарман вальсы” булып калды. Сүзләрен үзебезнең район егете Дамир Гарифуллин язган, ә көен минем белән бер урамда үскән Валерий Әхмәтшин иҗат иткән. Бу җырны белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Ә Дамир Гарифуллин “Академик” исеме бирелгән шәхес. Тагын кайсы районның үз академигы бар икән әле?
Дамирның 80 яшьлек юбилеена Җәлилдән, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсеннән берничә шагыйрә чакыру алдык. Сарманның мәдәният йорты халык белән шыгрым тулды. Өч сәгатькә сузылган кичәдә әле кайберләренә котлау өчен чират та җитми калды. Җәлил делегациясен сәхнәгә чакырып менгезделәр. Бик зур чәчәк бәйләмен тапшыру, котлау сүзләрен әйтү миңа йөкләнде. Дамир күп сандагы китап авторы, барлык татар дөньясына танылган шәхес. Элегрәк, бер очрашудан соң әле ул безне фатирына чәй өстәле әзерләп тә чакырган иде. Хатыны Фәһимә вафатыннан соң кабат тормыш та кормады. Аның өендәге тәртип, чисталык! Бер дә хатын-кызсыз тормыш димәссең. Булганнан бар да була дип белеп әйткән борынгылар. Дамир Гарифуллин белән Валерий Әхмәтшин шушы “Сарман вальсы” белән генә дә тарихка кереп калачаклар инде.
Сарманның Илексаз авылына таба басуда өр-яңа коттедж поселогы үсеп чыкты. Мин 13-14 яшьтән шул басу-кырларда комбайнда салам төшерүче, капчык атучы булып эшләп үстем. Бервакыт язу эшләре буенча танышым Клара белән Илсөяр Вәлишиннарга кереп чыгарга туры килгән иде. “Сезнең йорт-бакча урыннарында элек басу иде, анда арыш, бодай, солы үсә иде. Тракторист, комбайнер, аның ярдәмчесе, ике салам төшерүче, ике капчык атучы караңгы төшкәндә генә җәяүләп, аллы-артлы тезелешеп Сарманга кайта идек. Иртән сәгать бишләрдә яңадан эш башлана иде”, – дип, аларга да сөйләгән идем.
Менә Зәлилә “Сарман” җырын башкарганнан соң күңелемдә күпме хатирә кузгалды. Ә Ваһапов фестивале җиңүчеләренә алдагы иҗат юлларында уңышлар, тагын күп төрле мактаулы исемнәр алу насыйп булсын дип телим. Яшә, гөрлә, җырла, Сарманым!
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман районы, Җәлил поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|