|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2019 Ир белән хатын
Читкә китә калсак, хыянәт итмәбезме?Бу мәгълүм мәзәктәге кебек: тәмугтагы татарлар казаныннан берсе өскә үрмәли башласа, аны астагылары тартып төшерә, шуңа аңа капкач та кирәкми, имеш. Чит илләргә китеп тәҗрибә тупларга, ят җирдә көчен сынап карарга теләүчеләр белән дә шулай: китәргә теләмәгән яки мөмкинлеге булмаганнар аларны төрлечә атап, патриотлык хисләре булмауда оялтырга маташып, хәтта «хыянәтче» дигән ярлык тагарга ашкына. Бу хәл социологик сораштыру нәтиҗәләре басылып чыкканнан соң булып ала. Кайберәүләр аның нәтиҗәләрен дөрес түгел дип бара, әмма бу теманы өйрәнеп, тикшеренүләр уздыручыларның да нәтиҗәләре шундый, бөтенесе дә килешенеп, алдап утырмыйдыр инде. Социология ул – безнең көзгебез, бу очракта үз-үзеңне гаепләргә кирәк. Чит илгә барып карарга теләгән һәркем – ул әле илен, ватанын саткан хыянәтче түгел. Глобальләшү чорында кешенең үзе өчен дөньяны ачарга теләве башкаларда нормаль күренеш булып санала, яшь буын, белем алгач, чит илләрдә көчен сынап карый. Ә безнекеләр алардан киммени? Бөтен бәла – аларның күп булуында. Ләкин алар беркем көтмәгән, беркем бернәрсә вәгъдә итмәгән чит-ят җирләргә китәргә һәм бәхетләрен сынап карарга тели икән, димәк, алар үз көчләренә ышана. Аларны гаепләгәнче, китү сәбәпләрен ачыклау кулайрак булмасмы? Әлеге китүләрне төрле тыюлар, кануннар ярдәмендә киметеп була. Әмма бөтенләй бетереп булмый, элеккеге тимер чаршау яңадан эленмәс шул инде хәзер. Бу юл белән хәл ителми. Җәмгыятьнең бүгенге хәле – хәзерге буынның хезмәте нәтиҗәсе, яшь буын анда үзенә урын тапмый икән, бусы инде безнең җаваплылык.
Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН |
Иң күп укылган
|