• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 20 Октябрь Вахит Юныс (1930-2006)
  • 20 Октябрь Нәбирә Гыйматдинова
  • 20 Октябрь Әсгать Сәфәров
  • 20 Октябрь Алсу Каюмова
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • 20 Октябрь Георгий Ибушев
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077

 

 

 
Архив
 

15.06.2010 Интернет

ӘЙТМӘ СИН АВЫР СҮЗ...

Интернетны авызлыклау, яңа тәртипләр кертү турында дәүләт органнары көннән-көн күбрәк уйлана. Бүген виртуаль пәрәвез хокук бозу мәйданына әверелә бара кебек. Бу бигрәк тә кулланучылар калдыра торган комментарийларга карый. Интернетта чикләү чаралары кертергә кирәкме? Әллә инде әлеге контроль - цензурага китерерме?

Русия Югары мәхкәмәсе интернетка кагылышлы яңа карар проекты тәкъдим итә. Аның буенча, сайтка керүчеләр саны тәүлегенә 1000 кешедән артса, ул массакүләм мәгълүмат чарасы итеп теркәлергә тиеш була. Ә кулланучылар калдырган комментарийлар өчен сайт хуҗалары, администраторлар җавап бирәчәк. Интернет җәмәгатьчелек бу проектны берникадәр гаҗәпләнеп кабул итте, пәрәвезне кысарга тырышу чалымнарын эзли башлады.

 

Әйтик, кайбер сайтлар шул кадәр популяр ки, тәүлек дәвамында аларга керүчеләр саны берничә йөз меңнән артып китә. Халык анда чүпләп бетерә алмаслык комментарий калдыра. Димәк, бу сайтлар модераторлар штатын бермә-бер арттырырга тиеш буламы? Бәлки, бу очракта бөтенләй ябылу отышлырактыр?

 

Дөрес, монда бер мөһим момент бар. Сайт администраторларына шелтәне “начар” комментарий өчен түгел, ә шул комментарийны сөртергә сорагач, сүзне тыңламау өчен генә белдерергә була. Ягъни администраторларга “начарлыкны” күрми калу рөхсәт ителә дигән сүз. Яңа проект турында “Безнең гәҗит” басмасының баш мөхәррире, интернетта актив аралашучы, хәтта начар комментарий өчен берзаман судлашырга җыенып йөргән кеше Илфат Фәйзрахманов белән әңгәмә корабыз.

 

– Илфат абый, интернетны авызлыкларга кирәкме?

 

– Авызлыклау дөрес түгел дип саныйм. Чөнки бу – цензура кертү. Бүгенге көндә матбугат ирекле түгел. Ирекне чикли торган бик күп кануннар бар. Аларны кайчан ничек кулланасын беләләр. Уңайсыз моментта теге яки бу мәгълүмат чарасын ябып куярга, аның җитәкчесен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлбәттә, бәйсезрәк газетлар бар. Радио-телевидение исә бөтенләй бәйсез түгел. Гадел, хак, дөрес мәгълүмат табу бик кыен бүген. Тулы ирек әлегә интернетта иде, әмма аны да кысарга тырышалар.

 

Дөрес, интернет-форумнарда тәртип урнаштырырга кирәк иде. Минем бу хәлгә күптән эчем поша. Интернетта борчылырлык әйберләр бик күп. Әмма тәртип урнаштырырлык кануннар моңарчы да бар иде. Әйтик, экстремистик чакырулар, пропаганда була икән, шунда ук тиешле чарасын күрергә мөмкин. Хәтта кушамат артына яшеренү дә ярдәм итмәс. Провайдердан IP-адрес аша язманың авторын табу берни тормый. Пәрәвез чиксез дисәләр дә, ул чиксез түгел.

 

– Үзегез дә интернетта еш кына низагка керәсез. Провайдердан кешене эзләткәнегез булмадымы?

 

– Мин бу теманы өйрәнгән идем. Бүген IP-адрес буенча кешене таба торган түләүле сайтлар да, бушлайлары да бар. Эчке эшләр министрлыгында әлеге юнәлеш буенча махсус бүлек эшли. Мөрәҗәгать итсәң, ярдәм итәргә тиешләр. Дөрес, хәзер кафе-рестораннарда, кунакханәләрдә үзеңнең ноутбугың белән интернетка керергә мөмкин.

 

Бу очракта комментарий авторын эзләп табу авырлаша. Монысын юридик, технологик яктан тикшергәнем юк. Әмма бу хәл ителмәслек проблема түгелдер дип уйлыйм. Иярченнән кайсы ишегалдында нинди шырпы тартмасы ятканын да күреп булганны, моны гына хәл итеп буладыр. Шуңа күрә интернет-форумнарда язганда бик сак булырга киңәш итәр идем.

 

– Сезнеңчә комментарий өчен беренче чиратта кем җаваплы: аның авторымы, яки сайт хуҗасымы?

 

– Сайтны оештыручылар мәгълүмат җиткерү максаты белән үз акчаларына зур эш башкара. Ә ниндидер провакатор – акылсызлыгы аркасындамы йә махсус рәвештәме – начар комментарий яза. Акча алып эшләүче провакаторлар да булырга мөмкин. Иң беренче чиратта комментарий өчен аның авторы җаваплы. Шулай да, үзебезнең beznen.ru сайтын гел тикшереп торам. Комментарий авторы үзе җаваплы булса да, мин читтә кала алмыйм. Чөнки мин сайтның хуҗасы.

 

– Сез интернетка үз исемегез белән чыгасыз. Ә сезгә каршы язучылар еш кына ник, ягъни псевдоним куллана. Димәк, алар сездән отышлырак позициядә булып чыга бит, чөнки куркусыз яза алалар. Ник сез дә ник эченә яшеренмисез?

 

Форумнарга мин еш керсәм дә, даими утырмыйм. Ник белән утыру җитди түгел, дип саныйм. Ул вакыт сарыф итү генә, ниндидер үз ихтыяҗыңны канәгатьләндерү. Дөрес, мин дә ихтыяҗымны канәгатьләндерәм. Әмма мин җитди сәяси, икътисадый проблемаларга гына тукталам. Гайбәт, сары язмалар кызык түгел. Мине кызыксындыра торган мәкалә күренә икән, үз фикеремне язып калдырам.

 

– Күптән түгел интернеттагы бер оппонентыгызны судка бирмәкче булып йөрдегез. Ник кире уйладыгыз?

 

– Мин юристлар белән тыгыз бәйләнештә эшлим. Үзем дә юридик нәрсәләрне чамалыйм. Суд өчен барлык документыбыз әзер иде. Кайда, кемгә, нинди оешмага мөрәҗәгать итәсе дә – барысы да уйланылган иде. Әле дә юристлар үгетли, нишләп тукталып калдың дип. Ул егет югары уку йортында укыта, татар өчен начар эш эшләмидер. Судка бирсәм, укучылары алдында дәрәҗәсе төшәр иде. Гомумән, татар белән татар судлашып йөрисе килми. Уйладым уйладым да суындым. Мин ул кешене күзәтәм. Ул хәзер икенче төрле.

Данил СӘФӘРОВ
Азатлык
№ | 15.06.2010
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№40 (60747) / 12.11.2010 20:50:58

Җаваплар бик дөрес.Ярый әле сайтлар массакүләм мәгълумат чарасы булып саналмый.Күрер иде баш күрмәгәнен.Файдаланып калыйк инде.Дөресен әйткәндә,бүген инде кукып торып булмый Илфат әфәнде.Уңышлар сезгә!Идәрәле Юлаучы.

№39 (50552) / 03.08.2010 10:46:58

Булат, "ананны" дигэн сузне куштырнаклар эченэ алырга иде.

№38 (50542) / 03.08.2010 02:19:13

//Бүген IP-адрес буенча кешене таба торган түләүле сайтлар да, бушлайлары да бар//
Илфат әфәнде беренчедән, шәхси мәг лүматны өченче кешегә бирү закон буенча тыела , минемчә. IP адрес буенча кеше табып бирүче бушлай сайтлар гомумән чүп һәм әкият сервер перегружен , попозже зайдите дип утыра. Түләүле сайтлар аркылы алынган информация буенча провайдерны судка биреп хәйран кесә калынайтырга була, икенчедән анонимайзерлар аркылы кереп эшне катлауландырырга була, өченчедән провайдер IP адрес аша кеше турында мәгълүматны авыр җинаять эшләнгән очракта гына бирә ала. Ә кайсыдыр форумга кереп , гафу итегез, анаңны дип әйткән өчен генә кем икәнеңне ачыклый башласалар, андый провайдерның 3 көндә 3 клиенты да калмый.

№37 (48533) / 26.06.2010 22:37:14

куке
Пока бергә-бер, сез дә бит "елисейские поля" ны яратасыз, хәттә юкә чәчәге исе белән тиңлисез.)))

№36 (48493) / 26.06.2010 11:52:39

улэээм! Валлахи Сэнифэ хакында шундый югары фикерлэр ишеткэн юк иде!
Но жаны телэгэн жылан ите ашаган..

№35 (48486) / 26.06.2010 00:07:24

Менә \"Син онытма\" белән \"Собханалла\"сын итнде 7еме, 8нчеме тапкыр әйләндерәм (башеорт дусттар сайтыннан). Тавышы гына ни тора бит! Җырлавы да туй җырчылары гына түгел инде!

№34 (48481) / 26.06.2010 00:00:03

Сәнифәнең кайсы җиренә мөккибән соң син Соры корт! Шул хәтле онытылмаслык ни җырлады? " Җирән песи,песс-песс" или теге бер егет килә урамнан акбүз атка атланган?

№33 (48480) / 25.06.2010 23:55:04

Рәхмәт башеорт дусттарга, Сәнифә Рангулованың 2 җыры булса да, аларның сайтында бар. Безнең сайтларда Салават белән Хәния кебек туй җырчыларыннан башкалар юк бит. Әллә җырларны сайлаучылар үзләре шул тирә генә микән?

№32 (48067) / 22.06.2010 00:02:29

ӘЙТМӘ СИН АВЫР СҮЗ...

№31 (47696) / 17.06.2010 22:10:46

хы!
Репликагыз кемгә адресланганы аңлашылмый, интервьюда андый реплика ташларлык урыннар күренми, астагы язмаларда да күрмим.

№30 (47678) / 17.06.2010 18:42:24

начар комментарий дигәне тәнкыйть кенә иде бит аның! кызылга кабарган күркә кебек булды Илфат дигәннәре тәнкыйтькә! докажи башта начар икәнен!

№29 (47677) / 17.06.2010 18:39:56

Халыкның "ә" дигәнгә "җә" дип торуы бугенге генә хәл түгел инде җәмәгат, Пушкин да үз чрдашлары турында:
Паситесь, мирные народы!
Вас не разбудит чести клич.
К чему стадам дары свабоды?
Их должно резать или стричь.
(сүзе-сүзгә булмаса, ачуланмагыз, хәтер начаррак) дип язган бит.
Шулай да бу халыкның революция ясавын онытмаска кирәк! (Сыер дуласа, аттан яман)

№28 (47589) / 16.06.2010 23:13:04

Ә инде интернетта пычрак сүзләр язуга килсәк, бер көнне шуны рәхәтләнеп яза, икенче көнне андый нәрсә белән интернетны тутырмаска иде дигән сүзләр белән "чыгыш" ясау-чепуха! Матбугатта да шул ук бу законны яклаучылар үзләре үк рәхәтләнеп төрле начар сүзләр кулланып, язалар, ә хәзер "журналистлар да үзләрен әзрәк тыярлар иде" дип җикеренәләр.

№27 (47550) / 16.06.2010 20:33:54

Рәсим әфәнде! без бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләшәбез. Монда интернет турында сүз бара.
теләсә кем сайтында пычрак сүз , дәлилләнмәгән сүзләр, урам җыенында тупланган фикерләрне калдыру турында сөйләшәбез.
Ә тәнкыйть, агрофирмаларга килсәк - сез хаклы!

№26 (47545) / 16.06.2010 20:13:09

Гафу итегез, журналистика димәкче идем:)

№25 (47544) / 16.06.2010 20:12:05

Сүз теләсә нәрсә язу турында түгел бит, теләсә нәрсәне сары басмалар гына бастыралар. Ә инде син ниндидер бер агрофирмадагы эшчеләргә хезмәт хакы бирмәүләре турында язарга уйласаң, язмаң белән редакциягә килеп җиткәнче үк кирәкле җиргә һәм кирәкле кешегә шалтырату була инде. Син шул язмаң белән кабинеттан ничек чыгып очканыңны да сизми каласың. Кайда монда сүз иреге? Әллә бар ңурналистика кемне дә булса да мактаудан гыйбарәт булырга тиешме хәзер?

№24 (47509) / 16.06.2010 05:38:05

Соры корт №6.
С.Р. ның җырларын

http://www.bashpoisk.ru

дан яздырырга була

№23 (47505) / 16.06.2010 00:13:01

Гузэл, Татарстаннан ...

№22 (47504) / 16.06.2010 00:04:20

матбугат иреген: теләсә кайчан, теләсә нәрсә язарга ярый!- дип уйлаучылар өчен куркырга сәбәп бар.

№21 (47503) / 15.06.2010 23:59:44

Начармы,яхшымы, әгәр дәүләтебез бу эшкә тотынган икән, бу килеп чыгачак. Рәсәйдә матбугат иреге юк һәм булмаячак та.

№20 (47502) / 15.06.2010 23:54:07

кайбер сайтларны чистатрсаң кызык булыр иде

№19 (47499) / 15.06.2010 23:33:43

Комментарий язырга вакыт юк, сез язганнарны да укып бетереп булмый, хормэтле матбугатчылар. Безне шулай опросларда катнашмаган очен гаеп итмэгез инде.
Чувашиядэн сэлам!

№18 (47490) / 15.06.2010 22:39:02

ну җаныкайларым.. Хәния битен ачсаңмы анда... кем үзе турында шундый нәрсәләр укырга һәм башкаларга укытырга теләр икән популярлык хакына?

андый очракта җае чыккан саен машина, кыйммәтле тун яисә чит илгә барулары турында кыстыралар.

но кемнең кемнән ничә бала..., һәм

тагын бер өем пычрак өчен теләсә кайчан эш ачтырырга мөмкинлекне халык бездә чынлап та аңлап бетерми дигән фикер кала әлегә.

№17 (47489) / 15.06.2010 22:30:07

admin, анлашылды. Актив аралашучылар купкэ эзрэк икэн. Шулкадэр кеше кереп тэ берэр фикер язып калдырмыйлар инде.
Минем дэ шул эштэгелэр ни язганым белэн кызыксыналар. Икэу алар, лэкин узлэре татар сайтларында сирэк булалар, калганнары татарча белми.

№16 (47487) / 15.06.2010 22:19:21

Мишэр
Минем ваклар, әтием ни яза микән дип, хәрвакыт керәләр, берәр җирдә арттырып җибәрсәм, телефоннан шалтыратып, кисәтү ясыйлар.
Энекәш белән абзыкай да укыйлар, апам керми бугай, менә бер үз фикерен белдерүчегә-5 керүче. Минем өчен цензура-туганнарымның һәм вакларымның укуы.

№15 (47485) / 15.06.2010 22:13:04

күке, Илфат.Фнын хаклы. ул гайбетлерне артистлар узлере чыгара. артислар узлере тугел, дошманнары чыгарган гайбетлер де бар. шуна курэ чэчкэнен бите ябылды. анда чонки анын турында бик начар уйдырмалар яза башлаганнар иде.

№14 (47484) / 15.06.2010 22:09:51

Бэлки перекличка үткәрергәдер?

№13 (47483) / 15.06.2010 22:07:32

Мишэр, 16 000 - ай дәвамында "Матбугат.ру"га кергән IP-лар саны. Бер IP-дан берничә компьютер кергән булырга мөмкин (мәсәлән, офислардан, редакцияләрдән). Керүчеләр санын чамалар өчен "Сораштыру"га карыйсы түгел, анда бик сирәк кеше генә катнаша. Сайтның уң ягында иң аста урнашкан счетчикларга карыйсы. Курсорны китергәч кайсы сан нәрсәне аңлатканын күрсәтә.

№12 (47482) / 15.06.2010 22:06:15

\"Ул хәзер икенче төрле.\" Хата киткән, \"Ил хәзер икенче төрле.\" дип язарга кирәк иде))).

Ил ул хәзер икенче төрле. )))

№11 (47481) / 15.06.2010 21:58:12

Соры корт, менэ сул якта ялны кая уткэрэсез дигэн сораштыру эленеп тора. Анда жаваплпр 200гэ дэ тулмый. Эле купме повтор. Минеке икесе - эштэге хэм ойдэге комптан. Эгэр шундый повторлар булса шул 100 чамасы гына кала инде. Бигрэк эз бит бу. Монын сэбэплэре нидэ икэн? Авылларда да комплар йорт аша дисэн дэ була, лэкин балаларга контактта утырыр очен генэ кулланыладыр инде алар. Э матбугат.руга эллэ 16 мен, эллэ 16 млн. кеше керэ дигэн хэбэр йореп торды бит куптэн тугел генэ. Бу цифралар каян барлыкка килэ икэн? Монда аралашучы никлар да 100гэ дэ тулмыйдыр инде.

№10 (47480) / 15.06.2010 21:48:56

Мишэр
Җавапка тартырга булса, тылмачын да, җиткерүчесен дә тиз табарлар.
Минем нык субъектив фикер-берничә йөздән артмыйдыр. (просто укырга гына керүчеләрне дә кушып)

№9 (47478) / 15.06.2010 21:43:44

Их Сәнифә Рангулова белән Газинур Фарукшин берләшеп концерт куйсалар, хакына карамас, бөтен гаиләне алып барыр идем.

№8 (47477) / 15.06.2010 21:43:07

Татарга нэрсэ язучы булса да ярар иде эле элегэ. Кем белэ икэн - интернетта ничэ татар аралаша? Татар телендэ элбэттэ.

№7 (47476) / 15.06.2010 21:35:00

белмим шул Соры корт! Сәнифә соңгы арада җырламый да бугай. ахырысы спонсоры юк..

№6 (47475) / 15.06.2010 21:24:55

күке
Ул гайбәтчеләрнең һәр берсеннән 100сум гына отсудит итсә дә АСЫЛ ЯР миллионер булыр иде, Сәнифә Рангулованы гына никтер әз карыйлар. Сүз уңаеннан, Рангулова җырларын кайдан скачать итеп була? 

№5 (47474) / 15.06.2010 21:16:58

Менэ бит, кемгэдер гайбэт кирэк, э кемнер анын очен судка бирергэ момкин.

№4 (47473) / 15.06.2010 21:11:53

күке, ул гайбәтне артистлар үзләре чыгара. аларга игътибар гына булсын, нинди булса да ярый. Сөйлиләр икән, димәк популяр... Аларга ул кирәк. Әмма судлашырга мөмкин. Бездә аңа мисаллар юк бездә. Ә мисаллар бар Россиядә.

№3 (47471) / 15.06.2010 20:47:36

Илфат дәдәй, Сез артистлар тормышы турындагы сайтны карасагыз хуштан язар идегез..ул АСЫЛ ЯР , лӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА,АЕРУЧА ИРКӘ ҺӘМ ЛАНДЫШ НИГ.ВАЛАР СУДТАН КАЙТЫП ТА КЕРМӘСЛӘР инде. җырларга вакытлары калыр микән?
җырламагач гайбәтчеләргә дә эш калмаячак.

№2 (47469) / 15.06.2010 20:37:51

Данил әйткән закон кабул ителде, шушындый укылышта. Сайт теркәлсә җиңелрәк, кисәтү көтеп ятасың, ә теркәлмәгән булсаң, шунда ук үзең җавап тотасың... Бу законнар чынлап та авызлыклау өчен кирәк. Тәртип урнаштыру өчен түгел. Интервьюда Данил урынлы файдаланган бу сүзне

Верховный суд освободил интернет-СМИ от обязанности модерировать комментарии
15 Июня 2010,15:40
Согласно решению пленума Верховного суда интернет-СМИ должны удалять комментарий лишь после соответствующего требования Роскомнадзора.
(Казань, 15 июня, «Татар-информ» . Российские интернет-СМИ не могут нести ответственность за комментарии читателей, размещенные на их сайтах, если к ним не поступало обращение Госкомнадзора с просьбой удалить эти комментарии. Такое разъяснение дал сегодня пленум Верховного суда России.
В принятом сегодня в окончательной редакции постановлении «О практике применения судами Закона РФ «О средствах массовой информации» Верховный суд разъяснил: если на сайте в Интернете, зарегистрированном в качестве СМИ, комментарии читателя размещаются без предварительного редактирования (например, на форуме читателей материала), то в отношении них следует применять правила, установленные законом «О СМИ» для авторских произведений, идущих в эфир без предварительной записи.
Как говорится в постановлении пленума Верховного суда, «в случае поступления обращения уполномоченного госоргана, установившего, что размещенные комментарии являются злоупотреблением свободы массовой информации, редакция указанного СМИ вправе удалить их с сайта либо отредактировать», сообщает vesti.ru.
Ответственность для СМИ может наступить только в том случае, если комментарий останется в неизменном виде и СМИ не сможет доказать, что претензии к нему необоснованны, отмечает «Интерфакс». При этом, по словам зампреда Верховного суда Василия Нечаева, описанная выше процедура касается только зарегистрированных интернет-СМИ. «Незарегистрированные СМИ будут нести ответственность сразу, в то время как для зарегистрированных она наступит лишь после обращения надзорного органа», - заметил он.

№1 (47468) / 15.06.2010 20:30:40

Ник астында язу да вакыт уткэру тугел дип саныйм. Куп кенэ вакытта кемнен язуы, кемнен фикере булуы тугел, э шул фикернен гомумэн булуы мохим.
Э провакаторларга килгэндэ: беренчедэн, минем уйлавымча, бу эле куп кенэ форумнарнын хэм анда аралашучыларнын, ни телисен шуны язырга момкин булган шартларга олгереп бетмэуеннэндер. Кемнер эйткэн бит: теперь у нас демократия - я могу послать президента, дип. Лэкин тора-бара бу шарлтларга да халык жайлашыр эле. Провакатор белэн топле фикер эйтергэ телэгэн кеше форумда куренэ, мона жавап кына бирмэскэдер дип уйлыйм.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments