|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2019 Шоу-бизнес
Салават белән Элвин Грейның беренче күрешүе ничек узганСтадионнар җыючы җырчы Элвин Грей белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов арасында моннан берничә ел элек кара мәче йөгереп узган иде. Өлкән мэтр һәм яшm мэтр матбугат битләре аша, социаль челтәрләр аша бер-берсенә төрле ямьсез сүзләр атыштыргалаштырды. Менә, ниһаять, Элвин Грейның инстаграм битендә дуслашу фотосы пәйда булды. "Матбугат.ру" бу фотоны бик җентекләп карады. Сурәттән күренгәнчә, Салават белән Элвин кул кысышалар. Бер-берсенә карашлары бер дә дошманнарча түгел. Фото астында Грей русча болай дип язган (башкорт егете татарча язмас бит инде): "Первая встреч, первое рукопожатие, первый разговор". Чынлыкта бу ике җырчы инде кайбер "солянка" концертларда, фестивальләрдә бергә катнашты. Әмма сәхнә артында күрешмәгәннәр, күрәсең. Яки администраторлары күрештермәс өчен бар көчләрен куйган. Менә бу юлы күрешкәннәр. Дус булганнар. Ярар, котлыйбыз. Ә ни өчен Салават та инстаграмына Элвин Грей белән фотосын куймаган? Әллә дус түгелме?) Фото: instagram.com/elvin_grey_music
--- |
Иң күп укылган
|