|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2019 Дин
“Минем иманым бар, Аллаһыга шөкер!” (Ислам динендә байлык һәм хәерчелек турында)Узган Җомгада Казанның “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле вәгазь укылды. Ни өчен кайбер мөселманнар бай яши, ә кайберләре очны-очка ялгап? Ислам динендә булсак та, ни өчен барыбыз да бертигез түгел? Мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов байлык та, хәерчелек тә ул Аллаһы Тәгалә нигъмәте һәм Аллаһы Тәгалә сынавы дип аңлатты. Һәм мисал итеп шушы кыйссаны китерде. “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез. Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем әһеле, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар һәм мул, әмма яшәвемнең тәме юк” дип әйтә ул.
Гайсә исә аңа “булганына шөкереңне кылып яшә” дип әйтә һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең читендә урнашкан чүплеккә алып бара. Алар анда аламаларга төренгән бер фәкыйрьне табалар. Бу кеше үзенә чүпләр арасында ашарга яраклы берәр ризыкъ эзләгән була.
Моны бай күреп бераз җирәнеп ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди яхшы хәлдә яшәгәнен аңлый. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршына куя һәм бу күренеш үзе бер вәгазь була. Бай Аллаһының илчесенә карап “зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганына шөкер итүем кирәк” дип әйтеп борылып китә.
Боларны күргән фәкыйрь Гайсә янына барып ниһаять үзе шикәят итә башлый: “Нигә мине Аллаһ шундый түбән хәлгә төшерде? Киергә киемем, ашарга бер телем ипием, тыныч итеп йокларга бер почмагым юк”.
Гайсә исә аңа “булганына шөкереңне кылып яшә” дип әйтә һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең ташландык гарип кешеләр тора торган урынга алып бара. Монда алар аяксыз, бер кулы гына булган бәндәне күрәләр. Ул үткән кешеләрдән хәер-сәдака сорап яткан була.
Фәкыйрь моны күреп бераз куркып ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди күркәм хәлдә яшәгәнен аңлый. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршында куя һәм бу күренеш аңа үзе бер вәгазь була. Фәкыйрь үзенең гәүдәсе исән, сәламәтлеге яхшы икәнен тиз аңлый һәм шунда ук Аллаһының илчесенә карап “зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганыма Аллаһка мең шөкер, мең рәхмәт” дип әйтә һәм борылып китә.
Боларны күргән гарип Гайсәне үзенең янына чакырып ала һәм ниһаять аңа авыр тормышы турында шикәят итә башлый: “Ни сәбәпле мине Аллаһ шундый чирле, гарип хәлдә булдырды? Әллә берәр хата кылдыммы мин?”.
Гайсә исә аңа “бу Аллаһының сиңа булган сынавы, сабыр бул һәм Раббың биргәнеңә шөкереңне кылып яшә” дип әйтә. Гарип аңардан тагын сорый “ә нәрсәгә мин шөкер итим соң? Минем бер әйберем дә юк, мин бит әнә синең белән килгән фәкыйрьдән дә хәерчерәк!”.
Шул вакыт Гайсә аны кулына күтәреп алып шәһәрнең үзәгендә булган мөшрикләр (язычниклар) гыйбадәтханәсенә алып бара. Аның кырыенда урнашкан таш потларга кешеләр корбаннарын чалып, аларга үзенчәлекле намазларын кылып, елый-елый дога сорыйлар, башлары белән ташларга сугылалар. Гайсә гарипкә бу хәлне күрсәткәч теге күргәненнән аптырап кала вә җирәнеп куя. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршында куя һәм бу күренеш үзе бер вәгазь була. “Сиңа нигә шөкер кылырга дисеңме?” дип сорый аннан Аллаһының илчесе. “Минем иманым бар, Аллаһыга шөкер!” дип тәмамлап куя теге гарип кеше.
Иң зур бүләк безгә Аллаһы тарафыннан ул иман вә тәүфик булып тора. Аны кибеттә сатып алып яисә базарда башка кешедән алыштырып һич ала алмыйсың. Иман хәтта мирас кебек күчми ул. Ул Аллаһыдан үзенең иң сөекле колларына бирелә генә. Кемнең күңелен бу иң зур байлык өчен Раббыбыз ачып җибәрә – ул иң бәхетле кеше, әмма кемнең күңелен Аллаһы Үзенең нуры өчен каплады – бу бәндәне берсе дә коткара алмас.
Шул сәбәптән әйтәсем килә, гыйбадәтнең асылы ул сиңа Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итеп, киләчәгең өчен бәракәт сораудыр. Раббыбызга рәхмәт әйтүдән туктамыйк!
--- |
Иң күп укылган
|