поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.12.2019 Җәмгыять

Тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз

Газетабызның үткән санында “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан үткән җыелышның пленар утырышы турында язып чыккан идек. Ул айсбергның өске өлеше генә иде әле. Татар матбугатын, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча төп сөйләшүләр, фикер алышулар секцияләрдә булды. Бүген сезнең игътибарыгызга “Милли матбугат” секциясендә яңгыраган чыгышларның өземтәләрен тәкъдим итәбез.

Бу секциядә өлкә үзәгендә чыгып килүче милли газеталар һәм журналларда эшләүче матбугат хезмәткәрләре, авыллардан, район үзәкләреннән килгән хәбәрчеләр һәм Татарстан Республикасы делегатлары катнаштылар.

Беренче сүз Самара татарлары тарихчысы Шамил Галимовка бирелде. Ул кыскача гына Самара өлкәсендә революциягә кадәр чыгып килгән Мөхәммәтфатыйх Мортазинның “Икътисад” журналы, 1928 елдан башлап нәшер ителгән “Урта Идел”, “Колхозчы” өлкә газеталары, 1931 -1962 елларда татарлар күмәкләшеп яшәгән Камышлы районы буенча таралган “Югары уңыш өчен” газетасы, ә татар районы Кләүле белән берләштерелгәч, безнең беренче редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин каләм шомарткан “Ватан байрагы” газеталары турында сөйләп үтте.

Үзгәртеп кору җилләре искән 1990 елда Куйбышевта “Бердәмлек” өлкә татар газетасы оеша. Ул башта өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте органы булып тора, аннары, төрле сәбәпләр аркасында, “Туган тел”дән аерылып чыга һәм үз юлын ярып бара башлый. Шулай да газета татар гореф-гадәтләре, милли мәгариф, мәдәният һәм сәнгать темаларыннан аерылмый, өлкәдә барлыкка килгән күпсанлы милли оешмалар эшчәнлеге, алар үткәргән чаралар турында да даими рәвештә язып тора.

“Бердәмлек” газетасының бүгенге проблемаларын аның баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева яңгыратты. Төп проблема, әлбәттә, газетага язылучылар саны кими баруда. “Хәзерге яшьләр татар телендә укый-яза белмиләр диярлек. Моны Россия милли мәгарифе системасының камил булмавы белән аңлатырга була. Үткән гасырның 90нчы елларында Куйбышев педагогия институтында, педучилищеда татар теле факультетлары бар иде. Шунда укып чыккан кызлар бүгенге көндә дә өлкә мәктәпләрендә татар теле укыталар, газета-журналларда эшлиләр. Ул факультетлар ябылганнан бирле җирле матбугат чаралары һәм мәктәпләр милли кадрларга кытлык кичерә. Нәтиҗәдә, татар балалары татарча укый-яза белмиләр, газетага язылучылар саны кими, бу редакциянең матди хәле начарлануга китерә һәм аның хезмәткәрләренә башка эш эзләргә туры килә. Ә татар газетасы ябылса, татарлар тагын да таркаурак булачак, тагын да руслашачагы турында уйлаучылар бармы?” - дип ачынып сөйләде баш мөхәррир. Ул, авыллардагы хәлләр белән кызыксынып, Гали авылы вәкиле, газетаның штаттан тыш хәбәрчесе Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВАга мөрәҗәгать итте.

- Элек безнең авылда тел проблемасы юк иде. Балаларны күрше Рысайкино авылындагы балалар бакчасына йөртү генә руслашуга зур йогынты ясагандыр. Бакчада рус телендә сөйләшкән балалар хәзер өйдә дә, мәктәптә дә русча аралашалар. Бәхетебезгә, 18 декабрьдә Гали авылында яңа балалар бакчасы ачылырга тора. Без инде аны үзебезчә, чын татарча итеп оештырырга ниятлибез.

Шуны да билгеләп үтәсем килә: соңгы вакытларда мәктәптә татар теле дәресләре укытуга каршы булган ата-аналар бөтенләй юк. Киресенчә, проблеманы аңлап, өйдә татар телендә сөйләшергә тырышалар, ана теле дәресләрен кирәксенәләр.

Модератор:

- Бик әйбәт. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында балалар бакчасы күптән бар. Тик анда да тәрбиячеләр балалар белән никтер рус телендә сөйләшәләр. Иске Ярмәк социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА шул турыда ни әйтер икән?

- Безнең авылда тәрбиягә алынган рус балалары күп. Шунысы гаҗәп, рус балалары тиз арада оста итеп татарча сөйләшергә өйрәнәләр, ә тәрбиячеләр алар аркасында рус телендә сөйләшеп, татар балаларын ана теленнән мәхрүм итәләр.

Модератор:

- Татар авылларында хәлләр әле чыдарлык. Ә менә өлкә шәһәрләрендә татар балаларының үз телендә укырга-язарга өйрәнү мөм-кинлеге бармы? Зөлфия ханым ГАЛИХАНОВА, Тольяттида элек татар мәктәбе бар иде бит. Хәзер анда хәлләр ничегрәк?

- Россиянең бөтен шәһәрләрендәге кебек. Заманында Тольяттида бер балалар бакчасында һәм 81 санлы мәктәптә факультатив рәвешендә татар теле дәресләре укытыла иде. Аларны мәчеткә күчергәч, ул татар теле һәм гарәп графикасы дәресләренә әверелде һәм анда, башлыча, олы яшьтәге кешеләр йөри.

Ә менә Тольятти милли-мәдәни автономиясе бинасында Алия Мусина җитәкчелегендәге түгәрәкләргә балалар бик теләп йөриләр. Башта алар рус телендә аралаша, әлбәттә. Ияләшә төшкәч, акрынлап татарчага күчәләр. Ата-аналар да бала белән татарча сөйләшергә кирәк булуын аңлый башлыйлар. Без шундый өч чыгарылыш ясадык инде. Шулай ук Тольяттиның мәдәният һәм сәнгать йортында "Идел" татар ансамбле дә эшләп килә. Тик бу, Тольятти кебек зур шәһәр өчен, бик аз, дип саныйм.

Модератор:

- Данияр СӘЙФИЕВ – “Самар татарлары” журналының баш мөхәррире. Ул безгә журналдагы проблемалар турында сөйләп бирер.

- Журналыбыз 2012 елдан бирле чыгып килә. “Ипозембанк” булганда хәлләр әле ярыйсы гына иде. Ә хәзер акча мәсьәләсе бик кискен тора. Ә шулай да журналның сыйфатын төшерергә минем дә, хуҗасы Ильяс Гомәр улының да кулы бармый.

Журналистларыбыз да һаман шул “Бердәмлек”, “Сәләм” газетасы хезмәткәрләре. Кадрлар җитешми. Журналны укучыларга җиткерү мәсьәләсе дә зур кыенлыклар тудыра: халык калын һәм кыйммәтле басмага язылырга теләми, аны күп вакытта бушлай таратырга туры килә. Бәлки, Казан кунаклары журналны саклап калуның берәр юлын күрсәтерләр?

“Самар татарлары” исемендәге сайтыбыз да бар. Анда керүчеләр саны көненә 700 кеше. Кызыграк вакыйгалар булганда 2000гә дә җитә. Бәлки, кәгазьдә басылган газета-журналлар көнкүрештән чыгып бардыр?

Модератор:

- Казан кунаклары бу турыда ни уйлый? Политолог Руслан АЙСИН, рәхим итегез.

- Бу гомуми проблема. Олы буын кешеләренең институтлары да, газеталары да, язучылары һәм укучылары да вакыты белән тормыштан артта кала. Бу табигый хәл һәм аны туктатып булмый. Яңа тормышка яраклашырга теләсәк, интернетка чыгарга туры киләчәк.

Интернет кешегә күп мөмкинлекләр бирә, тик анда белмичә кереп китсәң, югалырга да мөмкинсең. Сораштыруларга караганда, татарлар интернетта бик актив халык. Без милли сәясәт, милләт, мәгариф, үзоешу темалары белән кызыксынучылар өчен “Татполит” дигән сайт оештырып җибәрдек. Аңарга язылучылар күп һәм аларның фикер алышулары күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, идеяләр белән баета. Аралашу икеяклы булуы белән алдыра интернет.

Ә газетаны саклап калу өчен эстоннарның тәҗрибәсен тәкъдим итәр идем. Хөкүмәт эстон телендәге газеталарга акчаны 100000 язылучысы булса гына бирә башлагач, һәр гаилә газетаны 2 - 3 данә яздырып алып, тиражны тиешле дәрәҗәдә тотканнар. Әлегә шул юл белән барып карарга да була.

Модератор:

Сүз тарихчы, демограф, “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир ИСХАКОВка бирелә.

- ...Кайбер ата-аналар бик кызып китеп баланы рус телендә генә укытсалар, дөньялары түгәрәкләнә, дип уйлаганнар иде. Юк икән, карасалар, оныклары инде урыслар. Шуңа күрә бу темага фикер алышырга гына түгел, юлларын да юлларга кирәк. Иң зур проблема – Бөтендөнья татар конгрессы каршында экспертлар советы булмау. Татар дөньясында баш мие яхшы эшләгән кешеләр күп, ләкин алар конгресс тирәсендә тупланмаган.

Дөрес аңларсыз, дип уйлыйм: Россиядә дәүләткә буйсынмаган ике шәхси яһүд университеты эшләп тора. Анда бик зур дәрәҗәле яһүд галимнәре тупланган. Югары икътисад мәктәпләрен дә нәкъ алар алып бара. Яһүдләрнең миләре бергә тупланган, ә безнеке таралып ята. Болай булса, җиңүгә ирешеп булмаячак. Интеллектуаль ягыбыз, халыкның аңын үстерү ягыбыз әлегә бик зәгыйфь. Шуңа татарның милли аңы тиешле дәрәҗәдә үсмәгән.

Газета-журналларның сыйфаты да югары дәрәҗәдә түгел. Миңа, мәсәлән, галим буларак, башка чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәм минем кебекләр бик күп. Шул турыда да уйларга кирәк.

Модератор:

- “Бердәмлек” газетасын Татарстан хәбәрләре белән баетучы, “Без - бергә” кушымтасын туплап, Россия киңлекләренә таратучы “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик САБИРОВка сүз бирелә.

- Менә сез монда елына ничә милли җанлы кешенең бакыйлыкка күчкәнен язылучылар саны кимүгә карап беләбез, дигән идегез. Бездә дә шул хәл. Йөз мең тираж белән чыга башлаган “Без – бергә” кушымтасы быел 78 меңгә генә калды. Без дә “Без – бергә” кушымтасының тиражы төшүгә карап, милли матбугат проблемасы никадәр тирәнәя баруын күрәбез.

Басма газеталарның тиражы төшкәнгә карап кына утырып булмый, заман белән бергә атларга, интернетка чыгарга кирәк, әлбәттә. Мәсәлән, безнең “Шәһри Казан” газетасы сайтына, “Интертат”тан кала, көненә 5500 кеше керә. Керүчеләр саны күбрәк булган саен, реклама өчен күбрәк акча да төшә. Шулай ук Татарстан, Федераль грантларына да дәгъва итәргә кирәк. Хәзер Татарстанның район газеталары, Республика газета-журналлары грантларга гариза язалар һәм күп очракта оталар. Куркып тормагыз, шул юл белән барып карагыз.

Модератор:

- Секция эше бик эчтәлекле булды һәм милли матбугатның бөтен кырларын яктыртты, дип уйлыйм. Хәзер без резюме язарга тиешбез. Кемнең нинди тәкъдимнәре бар?

Ирек НУРИЕВ:

- Милли үзаңны күтәрү юнәлешендә эшләргә кирәк. Шул чакта гына милли мәгариф, әдәбият, сәнгать, матбугат проблемалары да чишелеш табар.

Шамил ГАЛИМОВ:

- Газеталарның интернет-сайтларын булдыру һәм өлкә басмалары белән хезмәттәшлек итү.

Рәшит ШАКИРОВ:

- Татар мәктәпләрендә “Яшь журналистлар клубы” булдыру, газета-журналларда “Минем беренче мәкаләм”, “Тәүге шигъри юллар”, “Әгәр мин редактор булсам” дигән рубрикалар ачу;

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллыгына язылган мәкаләләр конкурсы игълан итү;

- авылларда һәм шәһәрләрдә “Татар матбугаты көннәре” уздыру;

- газетада “Татарча ликбез” колонкасы ачып җибәрү;

- Мактаулы гражданнар турында язмалар әзерләп бастыру...

Менә шундый конструктив тәкъдимнәр белән тәмамланды милли матбугат секциясе эше. Хөрмәтле газета укучылары да милли матбугатны үстерү буенча тәкъдимнәрен редакциягә язып җибәрә алалар. Хатларыгызны көтеп калабыз.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»