|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2008 Мәгариф
ҺАМАН ТЫНГЫ ЮККазан шәһәренең Мәскәү районындагы икенче лицей-интернат ачылган вакытында татар-төрек лицее дип атала иде. Ул ачылуга, шәһәрчегебездән Казанга алып килергә укучылар эзли башладым. Ләкин тәүге елларда сәләтле дә, мөмкинлеге дә булган балаларны таба алмадым. Балалары сәләтле булса да, кайбер ата-аналарның матди мөмкинлеге кысан, кайсыбер баланың сәләте чамалы. Лицейда исә бик сәләтле һәм тырыш балалар гына укый ала.
Хәтта "төрек", "татар" дигән сүзләрдән өркүчеләр дә очрады. Имеш, анда ваһһабчылар, муллалар әзерлиләр һәм башкалар. Ниһаять, туганымның баласы алтынчы сыйныфны тәмамлады, аны лицейга сынауга алып килдем. Үземнеке баргач, миңа тагын өч укучы иярттеләр. Шулай итеп тугыз ел элек безнең өлкә укучылары беренче тапкыр лицейга аяк басты. Бер урынга алты дәгъвачы булуга карамастан, алып килгән дүрт укучының икесе лицейга керде. Шуннан боз кузгалды".
Сигез елда унике бала барып, җидесе керде. Өчесе инде югары уку йортлары студентлары, шул җөмләдән берсе – МГУныкы. Быел тәмамлаучы ике укучыбызның берсе – алтын, икенчесе көмеш медальгә лаек булды. Эш хәтта медальдә дә түгел. Ул укучылар лицейда бер ел эчендә инглиз һәм төрек телен өйрәнде. Үзебезнең мәктәпләрдә исә 9-10 ел укып та, иң сәләтле укучылар да бер чит телне дә юньләп өйрәнә алмый.
Моңарчы газиз телебезне белмәгән булсалар, лицейны бетергәнче татар телен дә яхшы өйрәнәләр. Биредә бер ел укып кайту белән алар элеккеге сабакташларыннан белемнәре белән генә түгел, тәртип, пөхтәлекләре белән дә аерылып тора. Инде лицейны бетергәч, җир белән күк аермасы.
Уку әйбәт. Әмма бәгъзе берәүләр яхшы укып та, соңрак әлләни майтара алмый. Лицей тәмамлаганнар исә вуз бетереп эшләп йөри, эшләрендә дә алдынгы. Мин ун лицейчының эшләгән җиренә барып таныштым. Бар җирдә дә бер фикер: булдыклылар, әдәплеләр, инсафлылар.
Вә ләкин шул лицейлар кемгәдер ошамый. Мин белгән тугыз елда аларга һаман тынгы юк. Башкортстанда инде лицейларны бетерделәр, Чабаксарда да япканнар. Тик Татарстанда гына җиде лицей эшләп килә һәм җәбер-золымнан башлары чыкмый.
Аллаһының бирмеше – түзәләр, һәм киләчәктә дә түземлелек насыйп әйләсә иде. Чөнки мин быел да ике укучы алып килдем. Аларны сигез теләүчедән сайлап алдык.
Үзебезнең Оренбург өлкәсендә дә төрек лицейлары ачылса, яхшы булыр иде дә бит. Тик әле безнең өлкә үзәгендә ачылган ялгыз бер мәктәпнең исемен "Школа №38 с преподаванием татарского языка"дан "Школа №38 с этно-культурном компонентом"га үзгәрттеләр. Кая ди ул лицей?! Менә шундый илдә яшибез, җәмәгать. Шундый федерация.
Ә менә күршебез Казахстанда төрек-казах лицейлары шәһәрләрдә генә түгел, шәһәрчекләрдә, район үзәкләрендә дә гөрләп эшли. Төркестан шәһәрендәге халыкара казах-төрек университеты үзе бер шәһәр диярлек. Анда укучы 19 мең студент 29 илдән җыелган. Аларга 10 илдән килгән укытучы, галим белем бирә. Лицей-университетларны бетергәннәр инде киң күләмдә Казахстанда уңышлы эшли. Өстәвенә әле Казахстан Хөкүмәте бик күпләрне Төркиядә укытырга акча кызганмый. Нәтиҗәдә ул ил бик тиз алга бара.
Хикмәт Казахстан булуда гына түгел. Төрекләр катнашында ачылган лицейлар хәзер дөньяның кырыктан артык илендә эшли. Аларның саны инде 500 дән артык. Күпчелеге бәйлелектән азат булган мөселман илләрендә булса да, алдынгы саналган Германия, АКШта да төрек лицейлары бар. Бездәгечә кысу, ябу түгел, аларда тагын да ачуны үтенәләр. Чөнки анда файданы бәяли беләләр. Хәер, бездә дә файданы төшенә башладылар, ахры. Казандагы пикетлар, хакимият вәкилләренең чыгышлары шуңа саллы дәлил.
Шулай да пикетлар әле Казанда гына оештырыла. Лицейлар бер Казанда гына түгел, югыйсә...
Дамир РӘФЫЙКОВ, Оренбург өлк, Сорочинск |
Иң күп укылган
|