поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2010 Мәдәният

РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА: ҺӘР ӘСӘРЕМДӘ ТАМЧЫ-ТАМЧЫ МИН БАР

Кайберәүләр иҗат өлкәсенә әрсезләнеп керә, әрсезләнеп үзен күрсәтергә омтыла... Андыйлар, язганнарына караганда, үзләре яхшырак таныш. Ә икенче берәүләр укучылар күңеленә әсәрләре белән үтәргә омтыла. Язучы Рәмзия Габделхакова менә шундыйлар рәтенә керә. Моңарчы китаплары басыла торып та, газетларда күп сандагы хикәяләре, шигырьләре чыгып та интервьюлардан баш тартуы шуңа ишарә. Димәк, без бу санда беренче булып Рәмзия Габделхакова дигән бүгенге заман хатын-кыз язучысының шәхси йөзен ачабыз...

«Хөкем карары» көтеп йөргән көннәрем...

 

– Рәмзия ханым, Сезне авылга «качып» иҗат итүчеләр рәтенә кертәләр, чыннан да шулаймы? Әйдәгез, сүзебезне шуннан башлыйк әле.

 

– Авылда түгел, урманда яшәп иҗат итә дисәләр дә, бер сүзем юк. Кайда да язып була. Иң мөһиме, әйтер сүзең булсын. Тормышны белү кирәк. Ә мин шактый күрдем-кичердем. Шатлыктан бигрәк, борчу-кайгылар күбрәк булды. Гаделсезлекнең, мохтаҗлыкның, югалтуларның ни икәнен беләм. Эшсез, йортсыз калуның, суд юлында йөрүнең ни икәнен беләм. Язмышым катлаулы, тормыш тәҗрибәм бай.

 

Казанга күчәргә өлегә теләгем дә, мөмкинлегем дә юк. Шау-шулы, зур калаларны яратмыйм. Ә Лениногорск искиткеч матур, тыныч шәһәр. Күренекле язучылар Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимев, Рәшит Шиһап, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров, Альберт Хәсәнов гомер буе шунда яшәп иҗат иткәннәр. Шөгер төбәге иманлы, мәгърифәтле як, талантлы шәхесләрне күп биргән. Ризаэтдин Фәхретдин, Габдрахман Утыз Имәни, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның биредә яшәве, укытуы эзсез узмагандыр. Мондагы халык, чынлап та, бик укымышлы, сәләтле, һәр икенең берсе диярлек шагыйрь дә җырчы, тел остасы... Кешегә, торган урынына түгел, эшенә карап бәя бирелә. Авылда яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев шигырьләрен, Фоат Садриев әсәрләрен халык йотылып укый бит. Башкаладан читтә яшәүче әдипләр тормышны, халык язмышын бәлки ныграк та аңлый-беләдер.

 

– Рәмзия ханым, “Көмеш тун» дигән китабыгызда хикәяләр, парчалар урын алган. Әлеге китапка кадәр шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде. Хәзер күләм ягыннан зуррак жанрга – роман язарга алынуыгыз хакмы?

 

– Апрель саныннан «Казан утлары»нда зур күләмле «Тау артында кояш бар» дигән әсәрем басыла башлады. Яшьләр өчен җиңел укыла, шул ук вакытта уйландыра, тәрбияли, гыйбрәт бирә торган мавыктыргыч әсәр тудырасы килгән иде. Ничек килеп чыккандыр, укучы үзе бәяләр. Романда үткән гасыр ахыры, яшьлеге катлаулы елларга туры килгән кыз бала язмышы сурәтлөнө. Ул - Наргизә, гомер юлы буйлап егыла-тора атлаучы, ялгыш-югалтулар аша үз мәхәббәтен, бәхетен эзләүче, һич тә фәрештә түгел. Үзсүзле, усал, чая кыз. Коеп куйган уңай герой булмаса да, мин аны яраттым. Бу әсәрне язу озакка сузылды, аңа 1994 елда ук керешкән идем. Тик әнинең каты авыруы, аны югалту хәсрәте язу дәртен сүндереп торды. Бары 2006 елда гына, студиябез ябылып, эшсез калгач, тулаем шул әсәр эченә кереп чумдым. Ел буе шуның белән яшәдем, үзем дә Наргизәгә өйләндем дисәм, арттыру булмас. Менә быел, ниһаять, «балам» дөньяга чыкты... Ничек кабул итәрләр дип, «хөкем карары» көтеп йөргән көннәрем.

 

– «Көмеш тун» китабына кергән хикәяләрдә чынбарлык үзәккә үтәрлек итеп язылган. Мондый тәэсир ясар өчен язучыдан шактый рухи ныклык, энергия, тырышлык таләп ителә бит. Иҗат белән шөгыльләнергә нәрсә этәрә һәм көч бирә? Әллә инде каләмегез «үзе йөгерәме»?

 

– Мин үземне уңган кешеләр рәтенә кертә алмыйм. Кәеф, теләк булганда гына утырып язучы. Илһам, димим. Чөнки язасы әйбер илһам килгән мизгелдә күңелдә туган була инде. Шул туган әйберне матди дөньяга күчерергә кирәк. Тик ялкаулыгым аркасында кәгазьгә кунмыйча кала. Вакытында утырып язмасаң, күбесе онытыла, күңел төбенә күмелә. Башланган да ташланган хикәяләр күп. Бер язармын әле дип теркәп куйган кыйссалар да шактый. Теләк, талант белән генә булмый, тырышлык та кирәк. Язу – зур хезмәт ул. Акыл, күңел хезмәте. Тик бәяләнми генә... Халыкка рухи азык, тәрбия бирүче әдипләрне, галим-укытучьшарны мохтаҗлыкта яшәткән ил ахыр чиге кая барып чыгар... Хәзер иҗатка этәрүче матди стимул юк, гонорарлар түләнми диярлек. Бары күңел ихтыяҗы да, укучылар мәхәббәте генә. Кулдан каләм төшкән чакларда, кешеләрдән бер җылы сүз ишетсәм дә, язу теләге кабат уяна.

 

– Әсәрләрегездә тормыштагы кискен моментлар тасвирлана, һәм менә шул чакта геройларныц бөтен эчке дөньясы, кем икәнлекләре, монарчы ниндирәк юлдан барулары ачыклана. Аларның прототиплары бармы?

 

– Күбесенең тормышта прототиплары бар. Булган вакыйгага, реаль геройга иң якын торганы –  «Сират күпере»ндәге Рамил бугай. Ә «Көмеш тун» хикәясе юмореска буларак уйланган иде. Бер мәзәк хәлгә нигезләнеп языла башлады да, аннары бөтенләй икенче юнәлеш алды. Кызыктан сызыкка әйләнеп куйды. «Тыңлар идем тавышыңны...» хикәясе янәшәдәге бәхетне күрмичә, ерактагы «боз-йоддызлар» белән саташып, гомерләрен заяга уздыручы яшь кызларга гыйбрәт булсын дип язылган иде. Акчалы әтисенә сатылып, газиз әнисеннән йөз чөергән «кәлүшле кыз» да безнең арада яши... Бер әсәр дә буш урында тумый, һәркайсының үз тарихы бар.

 

– Бүгенге заманда укучылар күңеленә юл салу өчен татар язучысына иң мөһиме нишләргә кирәк: чит ил каләмдәшләре кебек көчле рекламалар ясаргамы, әллә авылдан авылга китапларын күтәреп сатып йөрергәме яки бөтен тормышын бик шәп әсәр язуга гына багышларга һәм шуннан соң укучылар үзләре кайчан да булса бер бәяләр дип көтәргәме?

 

– Мин үземә реклам ясаучы да, китап сатучы да, дан артыннан куучы да түгел. Чөнки тормышымны иҗатка багышламадым, ул беркайчан да беренче урында булмады. Шуңа ниндидер бәя дә көтмим. Укыйлар икән, бик яхшы. Әгәр укымасалар, вакыт, кәгазь әрәм итеп язмас та идем. Ләкин кулыңа каләм алгансың икән, начар язарга хакың юк. Кеше күңеленә юл табарлык яхшы, мәгънәле әсәрләр генә язарга кирәк. Бу мәсьәләдә мин үземә бик таләпчән. «Начар эшләргә хурланам», – дип әйтә иде әнием. Мин дә начар язарга хурланам. Сан түгел, сыйфат беренче урында тора.

 

– Соңгы вакытларда укыган нинди китап, әсәр күңелегезгә кереп калды?

 

– Балалар йортында эшли башлагач, бала тәрбияләү, үксезләр язмышы турыңда китаплар укырга керештем. Чөнки моңарчы балалар белән эшләгән юк иде, минем өчен өр-яңа дөнья. Бу өлкәдә ни тиешле белем, ни тәҗрибәм юк. Күп эзләнергә, укырга туры килде. Балалар психологиясен тирәннән белеп язучы Альберт Лиханов әсәрләре, бигрәк тә «Никто» дигән китабы нык тетрәндергән иде, укып бетергәч тә, озак айный алмый йөрдем. Минем бәхеткә, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар ятимнәр йортында эшләгән якташым Рәисә Фәтхуллина үзенең тормыш юлы турында ике китабын чыгарды. Бик бай язмышлы шәхес. Истәлекләрен бер тында укып чыктым. Рәйсә апа белән танышуыма шатланып бетә алмыйм, бер киңәше мең алтынга торырлык.

 

Яраткан язучым Шәриф Хөсәенов турында истәлекләр, Рабит Батулланың «Урыннары җәннәттә булсын», Фирүзә Җамалетдинованың «Догалы корт», Марат Кәбировның «Мәхәббәт яңгыры», Сирень Якупованың «Яшәү сере» китаплары истә калды. Эч пошканда шигырьләр укый торган гадәтем бар. Күңелем якын иткән шагыйрьләрне.

 

Өйдә иң зур байлык китап булды...

 

– Китапта әбиегез, әниегез, әтиегез турында бик тә җылы итеп язылган парчалар урын алган. Ничек уйлыйсыз, алардагы күңел байлыгы Сезгә язучы булып китәргә булышмады микән?

 

– Әбиемне әнигә караганда ныграк та яраттым бугай... Чөнки әти белән әнине өйдә сирәк күрдек. Әбиемнең бөтен сөйләгәннәре күңелгә уелып калган. Бик зирәк, җор телле, укымышлы карчык иде. Гарәпчә, латинча, урысча укый-яза, динне бик тирәнтен белә иде. Әтием гел җитәкче урыннарда эшләде. Әнием мәктәптә математика укытты. Без үскәндә дингә тискәре мөнәсәбәт иде бит. Шулай да әбием җайлап кына күңелебезгә иман нуры сала алды. Аның үз язмышы үтә дә катлаулы. Әтисен, бердәнбер абыйсын ачлык елында югалта. Әнисе – Миңниса әбиебез – бик булдыклы, кыю хатын була, сәүдә белән шөгельләнә, үз кибетен тота. Колхозлар оешкач, аларның бар байлыгын тартып алып, карт әбиебезне төрмәгә озаталар. Бу афәттән коткарып калыр өчен, унҗиде яшьлек кызын (әбиемне) өч балалы тол иргә, ярлылар комитеты рәисенә кияүгә бирә. Әбием бик сабыр кеше иде, кайгы-хәсрәтләрне «язмыш-күрәчәктер» дип кабул итте. Аллаһыга ышанды, намазын, уразасын калдырмады. Сиксән яшенә кадәр мал асрап, үз хуҗалыгы белән яшәде...

 

Әдәбиятка тартылуымда әбиемнең, әти-әниемнең күңел байлыгы, гаиләдәге тәрбия, мохитның йогынтысы бар, әлбәттә. Безнең өйдә иң зур байлык китап булды, яздырган газет-журналлар почта әрҗәсенә сыймый иде. Әнием йомшак күңелле, хисчән һәм бик зирәк кеше иде. Вафатына байтак еллар үтсә дә, киңәшләре гел истә. Әтием гомере буе актив хәбәрче булды, үзе турында да күп яздылар. Ул – сугыш ветераны, Псков өлкәсендәге Остров шәһәренең почетлы гражданины булып тора, чөнки бу каланы фашистлардан азат итүдә катнашкан. Әтием бик тыйнак яшәде, үзенә берни сорамады, хәтта тиешлесен дә алмады. Ул өч елдан артык алгы сызыкта булган, сугышта абыйсын, иптәшләрен югалткан. Шуңа да тормыш кадерен белә, ут эченнән исән-имин кайтуына шат иде.

 

– Хатын-кыз ин беренче чиратта гаилә өчен яшәргә тиеш дияргә яратабыз, килешәсезме?

 

– һәркем үз юлын үзе сайлый. Холыклар төрле, ният-максатлар, язмышлар төрле. Кемдер гомерен фәнгә, спортка, кемдер иҗат-сөнгатькә, кемдер исә мәче, эт асрауга багышлый... Үз ярын табалмыйча ялгыз калучылар, бала табу бәхетеннән мәхрүмнәр бар. Андыйлар гадәттә эшкә чума, карьера ясый. Әмма, әгәр син ир хатыны, бала анасы икән, әлбәттә, гаилә иң беренче урында булырга тиеш. Тик безнең илдә бу мөмкинме соң? Дәүләт ирләребезне мескен, хатын-кызларыбызны эш аты итмәдеме? Намуслы хезмәт белән баю түгел, хәтта кешечә яши дә алмыйбыз ич. Әниемнең үләр алдыннан әйткән сүзләрен мәңге онытасым юк: «Гомерем кеше балалары көйләп үтте, сезне күрми дә калдым...» Бервакыт мин аннан: «Яшьлегеңне сагынасыңмы? – дип сораган идем, ул: «Юк, балачакта да, яшьлегемдә нужадан башка берни күрмәдем, ялга чыккач кына кешечә яши башладым», – дигән иде. Ләкин озак яши алмады шул... Әниемне юксынып язган шундый шигырем бар:

 

Әнкәй, без бит сине күрмәдек тә рәтләп:

Тартып алган иде сине бездән мәктәп.

Мәктәп юлларында калды синең эзләр,

Гомер елларыңны санадылар көзләр.

Яңа уку елы, яңа чыгарылыш...

«Бишле», өлгерешләр-җыеп алган уңыш.

Гел ашыга идең минутларны санап...

Мәктәп тәрәзеннән олы юлга карап,

Озатып калган чакта безне-балаларың,

Мең кат үртәлгәндер,өзелгәндер җаның...

Юк, җитмәде безгә,әнкәй, йөрәк җылың.

Илгә хезмәт итеп үтте гомер юлың...

Мәктәптән соң сине үлем тартып алды...

Безнең өчен бары салкын кабер калды...

 

Иҗат кешесенең шәхси тормышы үзгә...

 

– Бик тә четерекле язмышлы геройлар турында язасыз, ә үзегезнең шәхси тормышыгыз турында ни әйтерсез?

 

– Үзеңнән качып булмый, һәр әсәремдә тамчы-тамчы Мин бар. Бигрәк тә шигырьләремдә. Шигърияттә мин үтә дә ихлас булдым, башкача мөмкин дә түгелдер. «Сагынсагыз мине, җырларымнан эзләп табарсыз», – дигән сүзләрдә хаклык бар. Чөнки шигырьне күңел яза.

 

Иҗат кешесенең шәхси тормышы үзгә иңде аның. Ул күбрәк хыял дөньясында югалып йөри. Шуңа түзеп яшәгән якыннарыма рәхмәт. Ялгыз түгелмен. Ирем, ике балам бар. Кызым белән улым Казан дәүләт унивеситетын тәмамлады, икесе дә эшлиләр.

 

– Бер хикәягездәге кебек, кем өчендер кыйммәтле тунга ия булу – зур бәхеткә тиңләшергә мөмкин. Шәхсән Сезнең өчен хатын-кыз бәхете ул – нинди бәхет?

 

– Тунда гына түгел бит хикмәт. Кимсенеп яшәүче ятим кызга күңел җылысы, мәхәббәт җитми. Кыйммәтле тун кигәч, үзен кешегә санарлар, яратырлар, хөрмәт итәрләр дип хыяллана ул. Мәхәббәт, үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тою гына кешене бәхетле итә. Ата-ана, туганнар, сөйгән яр мәхәббәте... Балалар, оныклар мәхәббәте. Аллаһка мәхәббәт. Кешене шул изге хис яшәтә, көннәрен ямьле итә. Мәхәббәт - тормышны бизәүче, нурлаучы иң зур көч, иң зур байлык ул. Чөнки яратып-яратылып, гармониядә яшәгән кешенең генә җаны тыныч, күңеле аяз, рухы сәламәт була. Ә рух нык-таза икән, акыл да, тән дә сәламәт.

 

– Рәмзия ханым, Сезгә көнләшү хисе хасмы?

 

– Ул һәркемдә бардыр иңде, көнләшү хисе кешегә тумыштан бирелә бугай. Бер гөнаһсыз сабыйлар да бер-берсеннән көнләшә бит. Чөнки аннан башка үсеш, алга китеш юк. Алдагыларга, өстәгеләргә карап үрнәк, көч аласың. Башкаларның уңышы күңелгә ышаныч, җиңүгә этәргеч бирә. Кеше булдыра бит, әллә мин кимме, дип син дә тырышасың. Тирәбездә бәхетле кешеләр күбрәк булган саен яхшырак, күңеллерәк. Чөнки бәхетле кеше җирдәге кояшка әйләнә, аңардан яктылык, җылылык бөркелә. Шөкер, кемнеңдер байлыгын, уңышын күпсенгән булмады, һәркемнең үз өлеше, үзенә тиеше. Тәкъдирдә язылганнан ким дә, артык та түгелдер. Мин шулай уйлыйм. Власть белән байлык сынавын үтә алмыйча, артыгын кыланучылар бар. Ләкин артык мал өчен җавап тотасы, динебез чама хисен югалтмаска, тыйнак булырга куша.

 

Ә яраткан кешене көнләшүгә килгәндә, бу инде ике якны да кимсетә, мәхәббәтне рәнҗетә торган ямьсез хис. Көнләшә – димәк, ярата түгел. Көнләшә – димәк, ышанмый, тугры, намуслы булуыңа шикләнә! һәр кеше ирекле, үзеңне яратмаган кешене бәйләп тотудан әлләни шатлык-юаныч юк. Бары алдашу, икейөзлелек, бурычтан качу гына булмасын. Хатын-кыз балалар хакына ир хыянәтен кичерә ала, тик оныта алмый. Иргә ышаныч, хөрмәт югала, мәхәббәт үлә. Мәхәббәтсез калган йорттан бәхет тә кача...

 

– «Пар алма»ны укучы туташларга, ханымнарга нинди киңәшләр бирер идегез?

 

– Хатын-кыз рухи яктан бик көчле зат. Табигать безгә зирәклек, сизгерлек, зур чыдамлык биргән, тырышлык, кыюлык та җитәрлек. Ләкин ирләргә ияреп, аларны уздырырга тырышу кирәкмидер. Үзебез булып калыйк, кадеребезне белеп, мәрхәмәтле, назлы, горур булып яшик. Хатын-кыз йомшаклыгы белән көчле, диләр. Теләк шул: безне аңлаган-санлагын, тиешенчә бәяли алган, игътибарлы, киң күңелле ир-егетләр күбрәк булсын иде.

 

– Сөйләшүебезне йомгаклап, тормышыгызга аваздаш берәр шигырегезне искә төшерегез әле.

 

– Мине шагыйрә түгел, прозаик буларак таныдылар. 2005 елда «Рухият» нәшриятында ике йөздән артык шигырем тупланган «Көзге яшен» китабым чыккан иде. Ләкин тиражы аз булу сәбәпле, күпләр аны белми дә калды. Тагы бер җыентыгым тупланган килеш тора, вакыты җиткәч, дөньяга чыгар... Әгәр тормышымны бакча дисәм, шигырьләрем – шунда шыткан-үскән, чәчәк аткан гөлләр. Кайсын гына алсаң да, гомеремнең бер мизгеле, шул мизгелдәге күңел халәте. Купшы тел белән әйткәндә, җырларыма җаным түгелгән. Хәтта бер бик акыллы дустым (Тянь-Шань тауларыннан кайткан кеше): «Алай ярамый, китап ул тауар гына. Ә син аңа җаның салып, гомереңне кыскартасын,» – дип әйткән иде. Белмим, хаклык бармы бу сүзләрдә... Уйлап карасаң, талантлы, ихлас шагыйрьләр, чынлап та, озак яшәми бит. Бәлки бәхетемәдер, шигырьләрне хәзер бик сирәк язам.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»