поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2019 Җәмгыять

"Гел ветераннарны гына кайгырталар, ә сугыш ятимнәрен уйлаучы да юк?" (ХАТ)

«Ватаным Татарстан» гәҗитенең 29нчы апрель санында «Ветераннарга игътибар җитәме?» дигән басма дөнья күрде. Җитү генә түгел, артыгы белән җитә инде. Гел ветераннарны гына кайгырталар, ә сугыш ятимнәрен уйлаучы да юк? Бу игътибарсызлык аларның ачуын чыгара.

Владимир Путин Указы белән май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсияләренә 10 мең сум акча өстәп бирделәр. Аларның пенсияләре инде болай да күләмле югыйсә. Араларында берне генә түгел, икешәр, өчәр фатир алучылар бар. Бернинди авырлык күрмәгән, бу ил өчен бармакка бармак та сукмаган оныкларына алып бирделәр.

Ә бит алар үзләре, ветераннар диюем, элек кайда яшәгән булсалар, соңрак та шунда яшәп калдылар. Бу ил җитәкчеләре шуны күрмиме? Нишләп соң торыр урыннары алай начар булгач, яңа фатирларына үзләре күченмәде? Элек кибетләргә затлырак товармы, киемме, тәмлерәк ашау-эчү әйберсеме кайтса, аны беренче чиратта ветераннарга бирәләр иде.

«Гел сезне кайгырталар, ә безнең әтиләр үлеп калсалар да, безгә бернинди ярдәм юк», – дигәч, бер ветеранның: «Алар үзләрен саклый белмәгән», – дигән җавабы әле дә колагымда яңгырап тора. Әйе шул, безнең әтиләр, абыйлар үзләрен саклый белмәгәннәр. Гаделлек буенча, ярдәм иң беренче чиратта сугыш ятимнәренә тиеш ул.

Кызык та, кызганыч та, вафат булганнарның балаларына ярдәм итәсе урынга, үзләре исән-сау кайтып, балаларына гына түгел, оныкларына да зур ярдәм иткән ветераннарга бар да бар. Ветераннар үзләре үк бу хакта әйтергә тиеш өстәге җитәкчеләргә. «Рәхмәт, гел безне генә кайгыртуыгызга. Ләкин сугыш чоры ятимнәренә, ягъни безнең яу кырында ятып калган иптәшләребезнең балаларына да өлеш чыгарырга кирәк», – дип. Минемчә, ятимнәрнең ризасызлыгын аңлап, чын ветераннар сугыш кырында калган иптәшләре, якташлары истәлегенә шушы указ нигезендә биреләсе акчалардан баш тартырга тиешләр иде. Мин үзем шулай итәр идем, ул акчаларны сугышчан дусларымның ятим үскән газиз балалары алсын, дияр идем. Чын патриотлар шулай эшләр иде.

 
Аллага шөкер, мескенләнә белмәдек, үз юлыбызны үзебез таптык, хыялларыбызны тормышка ашырдык.
 
Кәүсәрия МОСТАФИНА,
 
Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»