|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2019 Бәйге
«Яңа татар пьесасы» конкурсына 53 пьеса кабул ителгән (ИСЕМЛЕК)2003 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры милли драматургияне һәм театр сәнгатен үстерү максатында «Яңа татар пьесасы» конкурсы игълан итеп киләләр. Әлеге конкурсларның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30дан артык әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде. Җиңеп чыккан һәм махсус бүләкләргә лаек дип табылган пьесалардан торган 14 томлык альманах басылды, томнарга 100дән артык әсәр керде.
Быелгы конкурска барлыгы 53 пьеса кабул ителде. Хәзерге вакытта жюри тарафыннан пьесаларны уку дәвам итә.
«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова.
Сезнең игътибарыгызга конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген тәкъдим итәбез:
Яңа татар пьесасы 2019
1. Резидә Шәрифуллина “Бәхетнең җиденче каты”
2. Романтик “Ай, әле бик еракта идек без...”
3. Авыл малае “Мәхрүм итмә”
4. Әхтәм Әмин “Алдакчы”
5. Айсын Сәйар “Бозлавык”
6. Сәет Низаметдин “Төнбоеклар”
7. Җиһангир “Соңгы сер”
8. Әнәс Чурагай “Үчле кешеләр”
9. Атаморат Акын “Һәлакәткә бер адым”
10. Ясаул Өлкән “Никах элмәге”
11. Хәйдәр Углан “Укытучым очрады”
12. Яран Мәмлүк “Кызымны кем урлаган”
13. Якуб Сәфәргилде “Әниемнең җылы кочагы”
14. Локман Дәртмунчалы “Гуд бай, Хәмдия”
15. Мәхмәт Доган “Янгын”
16. Мәснәви Асылгәрәй “Эх, егетләр”
17. Кичбатыр “Миләш төбенә утырдым да, елыйсым килгән иде”
18. Зәкәрия Нәриман “Сагынырсызмы?”
19. Фатих “Син кайда идең?”
20. Гали “Яратып туялмадым”
21. Шәмсетдин “Соңгы уен”
22. Кырмыска “Булмас, димә...”
23. Лачын “Кичер мине, кичерә алсаң”
24. Нурһәдия “Хатирәң белән яшим мин”
25. Нурһәдия “Күке каргышы”
26. Актай “Ут өстендә Әптәнә”
27. Кит Моннан “Безумный никах или Похищение жениха”
28. Хыял “Җәйнең бер көне”
29. Нефтяник “Җирсу”
30. Абый “Качышлы уен”
31. Җик Мәргән “Багучыга барма”
32. Нигез коручы “Бурыч”
33. Б.М. ООО “Аркаим”
34. Базариада
35. Моя левая рука
36. Тугызынчы Планетов “Телисеңме, без үлмибез һичберкайчан”
37. Профессиядә кунакта “Балачакның олы хатирәсе”
38. IRL 27 “Тараканы”
39. Дерин Дениз “Балачакның олы хатирәсе”
40. ALIENOR “Шесть дней из жизни трамвая”
41. “Волшебный гребень”
42. Остазбикә “Уен”
43. Шәүлә “Чия тавы”
44. Умартачы “Автобус бичурасы”
45. “Үги кыз”
46. “Баш очымда түбә”
47. Тамчыгөл “Абыстакай”
48. “Бар ул яхшы кешеләр”
49. Серле дөнья “Яулыклы шайтан”
50. Шүрәле “Татар бабайга ярдәм”
51. Гөлчәчәк “Әллә өнем, әллә төшем”
52. Тимерхан Таңгатаров “Авария”
53. Тимерхан Таңгатаров “Китмә”
--- |
Иң күп укылган
|