|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Шоу-бизнес
"Кышкы сандугач" - Раяз Фасыйховның өр-яңа җыры тамашачылар күңелен яулыйТатар эстрадасының талантлы, моңлы һәм матур тавышлы җырчыларының берсе булган Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов үзенең өр-яңа җырын тәкъдим итте. 2 сәгать эчендә 1000нән артык карау җыйган "Кышкы сандугач" дип аталучы җыр тамашачылар күңелен яулый. "Матбугат.ру" җырчының үзеннән белешкәнчә, көен Урал Солтанов, сүзләрен Зифа Нагаева язган. Аранжировканы танылган композитор Марат Мухин ясаган. "Кышкы сандугач, бәлки, сәер яңгырыйдыр, тик кышын гашыйк булучылар өчен түгел. Андый кешеләрнең нинди салкыннарда да күңелендә сандугачлар җырлый башлый бит," - дип уртаклаша җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|