|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Шоу-бизнес
"Болгар радиосы" премиясендә акча түләп катнашу мөмкинме? Илфар Кәримов җавап бирде14 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бүген бу уңайдан матбугат конференциясе оештырылып, анда "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә катнашты. Әлеге фестиваль быел җиденче тапкыр үткәрелә. Һәр килүче өчен вестибюльдә фотозона булып, теләгән һәркем фотога төшә алачак. Килгән кешеләргә бушлай фотомагнит ясап бирәчәкләр. Чараны Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм тагын бер әлегә исеме сер булып сакланучы хатын-кыз алап барачак. Аның кем булуын 14 декабрьдә генә белеп булачак. "Болгар" радиосының баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов чарага каралган бюджет суммасын төгәл әйтмәсә дә, 36 номинациядә 36 җырчының бүләкләнәчәген белдерде. Билет бәяләре 1600 сумнан башлап 3000 сумга кадәр. Билетлар инде сатылып беткән диярлек, әмма алып өлгереп була әле, ди ул. Хәтерләсәгез, күптән түгел шундый сүз чыккан иде: ТНВда Яңа ел кичәсен төшерүдә катнашу 25 мең сум тора дип бәхәс куерып алды. Матбугат очрашуында бу хәлне дә искә төшереп сорау бирелде. Илфар Кәримов белдерүенчә, фестивальдә катнашу бушлай, премияне акча түләп сатып алып булмый. Әмма әлбәттә башка радиостанцияләрдәге, башка продюсерлык үзәкләрендә кебек үк еллык даими эшләгән җырчылардан ротация өчен акча алынырга мумкин. Ләкин бу әле төгәл син фестивальгә эләгәсең дигән сүз түгел. "Матбугат.ру" хәбәрчесе ротация һәм хезмәттәшлек бәяләренең күпме булуын да белеште: "Нольдән башлап җырчыны популяр итү ничә сумга төшә?" - дип сорады. Илфар Кәримов төгәл бәяләрне атамады. Аның әйтүенчә, әгәр дә кеше акча белән килеп керә икән, бу әле берсүзсез аның җырлары радиода яңгыраячак дигән сүз түгел, чөнки "Худсовет" дигән әйбер бар. Көнгә унлап җыр кертәләр һәм, күпчелек очракта, аларның унысын да кире борып җибәрәләр. Монда бернинди акча да роль уйнамый, дип ассызыклады ул. Сүз уңаеннан, фестивальне туры эфирда күрсәтмәячәкләр, аны Яңа ел бәйрәмнәрендә ТНВ күрсәтер дип планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|