|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Мәдәният
Бүген Казанда легендар артистка Исламия Мәхмүтова белән хушлашалар3 нче декабрь көнне РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат булды. Әле 1 декабрьдә генә туган көне булып үтте. Аңа 76 яшь иде... Хушлашу бүген 10:00да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Игътибарыгызга Исламия Мәхмүтованың "Шәһри Казан" хәбәрчесе Люция Хәбибуллинага 2018 елда биргән интервьюны тәкъдим итәбез. “Артист булу катлаулы һәм авыр хезмәт. Ләкин мин үзем сайлаган язмыштан бик канәгать. Чөнки мин туган халкыма хезмәт итәм. Аннан да зуррак бәхет юктыр ул”,− дип сөйли Исламия апа.
Әйе, шул авыр хезмәтенә гомер буе тугрылыклы, кабатланмас артист булды ул. Чын мәгънәсендә бәхетле гомер кичерде. Аның искиткеч талантына баш июче тамашачының исәбе-хисабы юк. Бүгенге көндә югары үрләр яулаган, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова гомер буе халыкның яратуын тоеп яшәде. Артист өчен иң зур бүләк – тамашачы мәхәббәте. Тамашачысын ул ярты гасырдан артык берсеннән-берсе матур рольләре белән сөендерде.
− Исламия апа, сүзебезне Сезнең балачак, яшьлек эзләре калган туган якларыгыздан, андагы хатирәләрдән башлыйк әле.
− Минем кечкенәдән үк артист буласым килде. Шуңадырмы, артистланып йөргән чаклар, шуклыклар да булды. Бервакыт әти белән күрше авылга печән урларга баргач, ”Әти, тагын бер алып барсаң, председательгә җиткерәм. Павлик Морозов әтисен саткан әнә, мин дә пионер бит!”− дип әйткәнем истә. Аннары үсеп буйга җиткәч, чаялыгым артты. Бервакыт авылга театр килде. Барасы килә бит. Минем комбайн урган көлтәләрне исәпләп, илтеп тапшыручы булып эшләгән чак. Бригадирдан сорыйм, җибәрми. Озак уйлап тормадым, борчак көлтәсенә таш кыстырып бәйләдем дә комбайн ургычы астына ыргыттым. Ватылды. Комбайнчы Мәгъсүм абый:”бәхетең бар икән”,− дигән булды. Ә мин армиягә китәчәк егетем белән күрешергә ашыгам.
− Егет дигәннән, чибәр кызга күз атып йөрүчеләр шактый булгандыр. Сез Хәлил абыйны сайлап ялгышмагансыз. Гомер буе тирә - юньдәгеләрне сокландырып яшәдегез. Сезгә яратып әйтә торган сүзе нинди иде аның?
− Без Хәлил белән 46 ел гомер иттек. Арабыздан киткәненә 6 ел булса да, бер генә минутка да исемнән чыкканы юк. Кая барсам да, Хәлил янымда йөри сыман. Ул каядыр киткән кебек кенә. “Карчыгым, мин кайттым”, − дип ишектән килеп керер төсле тоела. Элегрәк иң яраткан сүзе − “сандугачым” иде аның..
− Сез каенанагызны да бик хөрмәтләп яшәгәнсез. Килен булып төшкән чакларыгыз хәтердәме? Ничегрәк кабул итте каенана үзегезне? Тормышның ачысын-төчесен татыган бу гаилә хакында да сәхнә әсәре язарлык бит.
− Мин әнкәйне кияүгә чыкканчы ук күргән идем. Ул чакта Хәлил театр училищесында укып йөргән.Без аларның авылы − Катмышка спектакль куярга баргач, Земфира Досаева белән фатирга бер ялгыз апага кердек. Иренең фотосы диварда эленеп тора. Хәлилнекен дә күрсәтте. Мин аңа игътибар да итмәдем. Хәлил белән беренче кайтуыбызда ук: “Нихәл, кызым!” дип эндәште ул. Кияүгә чыкканнан соң: “Артист ничек суга бара икән?” дип авыл хатыннары мине карарга чыкканнары күз алдымда әле. (Син ике чиләгеңне бергә бәйлә дә, дыңгыр-дыңгыр урамнан тартып бар”,− дип шаярта иде үземнең әтием.) Хәлилнең әнисе күп авырлыклар күргән сабыр холыклы хатын иде. Хәлил дә әнисен бик хөрмәт итте. Аларның язмышын язарга хыялланып йөргән чаклар да булды. Әмма тотынганым юк әле.
− Исламия апа, заманында Сезнең хакта режиссер Равил Тумашев: “Күктән төшкән бәхет”, дип тикмәгә әйтмәгәндер. Сәхнәдә Сез фаҗигале язмышларны да, мәхәббәтенә тугрылыклы яшь кызларны да, мөлаем, ак яулыклы әбиләрне дә бик оста итеп гәүдәләндердегез. Сезне тамашачы тискәре рольдә күрмәде дә сыман.
− Урамда булсынмы, театрдамы, тамашачыдан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Аларның җылы, ягымлы сүзләре һәрвакыт рухландыра.”Сезгә тискәре рольләр килешми. Сезне матур итеп күрәсе килә”− диләр.
− Артист кеше нинди генә кайгы - хәсрәте булуга карамастан, аны сәхнәдә сиздерми. Елар чакларында да елмаеп уйный. Үзегезнең дә андый чаклар булмый калмагандыр.
− Бервакыт Омск шәһәрендә гастрольләрдә йөрибез. Көндез “Әниең авыр хәлдә”, дигән телеграмма килеп төште. Шул кичне “Әниемнең ак күлмәге” дигән спектакль уйнаганда, йөрәгем авырта башлады. Ул мизгелләрдә әнием үлем белән тарткалашып яткан икән.
− Исламия апа, Сез пьесалар язып, аларны үзегез куеп та тамашачыны шаккаттырдыгыз. Сез куйган спектакльләргә халык яратып йөри. Аның сәбәбе нидә икән? Иҗатка нәрсә этәрде үзегезне?
− Бервакыт театрда репертуарга кытлык чак. Шул вакытта Илдар Юзеев, Наил Гаетбаев, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди кебек авторларның пьесаларын сәхнәләштердем . Аннары авылларда йөргәндә, әллә нинди вакыйгалар, кызганыч язмышлар белән очрашырга туры килде. Шундый гыйбрәтле язмышлар турында яза башладым. Үзем язып, сәхнәдә куйган әсәрләремне халык яратып кабул итте. Алар барысы да тормыштан алынган. Халыкка шундый спектакльләр ошый. Тамашачылар арасында аяныч язмышлылар үзләрен танып елап утыралар. Бервакыт Арчада “Син бит минем бергенәм” спектакленнән соң, бер тамашачы сәхнәгә менеп, Лилияне кочаклап елаган иде. Ул анда Алинәне уйнаган иде. Ул кеше спектакльдә үзен күргәндәй карап утырган икән.
− Сезнең ул спектаклегезне тиздән кабат сәхнәдә күреп булачак. 21 −22 декабрьдә үзегезнең юбилей уңаеннан, ”Син бит минем бергенәм”не тамашачы хозурына тәкъдим итәсез. Ни өчен аны яңартырга булдыгыз?
− Аны тамашачы бик яратты. Анда бөтен кеше өчен дә зур фаҗига булган Чечня сугышы, аналарның ачы күз яшьләре халыкны нык тетрәндерә. Халыкка да тормышчан спектакльләр ошый.Шуңа күрә аны кабат күрсәтәсе килә.
* * *
Исламия апа пьесалар гына түгел, шигырьләр дә яза. Шуларның берсен, 2002нче елда язылганын укучыларга да тәкъдим итәбез.
Әниемә
Ап-ак күлмәк киеп, ак яулыгың бәйләп,
Төшләремә,әнием, керәсең.
Чәчәк аткан кына гөлләреңә,
Җырлар җырлап, сулар сибәсең.
Яшь киленнәр кебек, җиң сызганып,
Һаман эштә, һаман чабасың.
Көтүең куган, мунчаң яккан синең,
Кайдан шулай вакыт табасың?
Ак алъяпкыч ябып, мичеңә ягып
Пешерәсең юка, коймаклар.
Оныкларың йөри йөгерешеп,
Тик тормаслар, йомры йомгаклар.
Пешкән ризыгың, кайнар чәең эчеп,
Гөр киләбез табының түрендә,
Балаларың бергә җыелган бит,
Шатлык нуры балкый йөзеңдә.
Без киткәндә әллә нигә,
Моңсуланып елап аласың.
Җылы сүзләр әйтеп, сабырлыкка өндәп,
Ак яулыгың болгап каласың
Люция Хәбибуллина, 2018 ел, декабрь.
--- |
Иң күп укылган
|