поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.12.2019 Мәдәният

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат

Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә 3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды. Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итә.

Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элеккеге Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый.
 
Татар театр сәнгатенең якты йолдызы И.Мәхмүтова иҗатының беренче көннәреннән үк үзен төрле пландагы катлаулы рольләрне дә табигый уйный алырлык талантлы, әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә Шәмсекамәр («Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев) кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды. Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады, дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде.
 
И.Мәхмүтова театр сәнгатенең башка өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешкән киңкырлы шәхес. Ул 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын та башкара. Режиссер сыйфатында Данил Салиховның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, Наил Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар”, Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның “Резидәкәй”, Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” һ.б. театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган әсәрләр сәхнәләштерә. Берүк вакытта ул үзен драматургия өлкәсендә дә сыный.
 
Аның үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...», «Син бит минем бергенәм» әсәрләре бүген дә тулы залларга уйнала. Моннан тыш И.Мәхмүтова Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» пьесасын татарчага тәрҗемә итте, бик күп телевизион фильмнарда катнашты. Татар җырларын халыкчан, моңлы башкаручы буларак та танылды.
 
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1973 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган артисты”, 1981 елда “Татарстан АССРның халык артисты”, 1987 елда “РСФСРның атказанган артисты”дигән мактаулы исемнәр бирелде.
 
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Фото: Татар-информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»