|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2019 Криминал
Бер бала качып котылган: Татарстанда ир ике бала һәм хатынын суйганТатарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнлә Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.
Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|