поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2019 Әдәбият

Төркиядә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале узды

13-16 ноябрьдә Төркиянең Әдирнә шәһәрендә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә.

27 ел дәвамында фестиваль Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Азербайҗан, Косово,  Кыргызстан, Казахстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән узды. 2015 елда ул Казан шәһәрендә үткәрелгән иде.
 
Әлеге чараның максаты  узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган  бүгенге төрки галәмендәге шагыйрьләрне бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.
 
Төркиянең  Әдирнә шәһәрендә үткәрелгән быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән (Төркия, Кырым, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Гыйрак, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Болгария, Косово,  Греция, Румыния, Кипр,  Дагыстан, Молдово, Алтай, Македония, Кытай, Татарстан, Башкортстан һ.б.) 56 шагыйрь катнашты. Татарстанны шагыйрьләр Рәмис Аймәт белән Булат Ибраһимов тәкъдим итте.
 
Шагыйрьләр өч көн дәвамында Яхья Кемаль, Мәхмәт Акиф, Мимар Синан, Нәшати Дәдә исемендәге “Шигырь фасыллары”нда бәйге тоттылар, шигърият хакында фәнни чыгышларда, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләрдә катнаштылар.
 
Кунаклар шулай ук ГрециянеңГүмүлҗүнә, Болгариянең Кырҗали шәһәрләренә сәфәр кылып, шигъри кичәләрдә катнаштылар. Фестивальнең ябылу тантанасында шагыйрьләргә дипломнар һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»