|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2019 Медицина
Дәваханәдә бер табиб та калмаган, барысы эштән киткәнТабиблар эштән китү сәбәпле, Ростов өлкәсендә дәваханә ябылган. Түрәләр авыруларга дәваланыр өчен башка шәһәрләргә барырга киңәш биргәннәр. Башка сыймаслык бу хәл Новочерскасск шәһәрендә теркәлгән. Шәһәр хакимияте сайты бердәнбер йогышлы авырулар хастаханәсе пациентларны башкача кабул итә алмавын язып чыккан.
“Махсуслаштырылган йогышлы авырулар хастаханәсе”нең пациентларны кабул итүне туктатуы моңача хастаханәдә эшләгән стационар табибларының эштән китүе белән бәйле”, - диелә хәбәрдә.
Түрәләр дәваханәнең стационар бүлегендә 3 табиб эшләгәнен билгели. Икесенең яше 70тән өстә, алар ноябрьдә үз теләкләре белән эштән киткән. Тагы бер табиб башта больничныйга киткән, соңыннан шулай ук гариза язган.
Клиникада урта медицина персоналы гына калган.
Өлкә властьлары пациентларга дәваланыр өчен Аксай һәм Дондагы Ростов шәһәренә барырга туры киләчәк дигән фикердә.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Rambler.ru
Фото: 123ru.net
--- |
Иң күп укылган
|