поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.06.2010 Авыл

КАЗ КӨТТЕК...

Иртән торгач та, әни сайлау мөмкинлеге бирде: “Кызым, бәрәңге төбен йомшартасыңмы, әллә каз көтәсеңме?” Бу: “Өчпочмак пешеримме, әллә мантый белән сыйлыйммы?” – дигән сорау түгел инде. “Кайсын пешерсәң дә ярый инде, әни, составы бер үк бит”, – дияр идең дә. Мин каз көтүенә өстенлек бирдем. Күршем Альбина белән пакет бәйләнгән таякны алдык та икәү елга буена киттек.

Каз көтүе сезнең якларда да бармы соң, хөрмәтле укучылар? Бездә ул моннан берничә ел элек, казлар колхоз кырында үскән игенгә нык ияләшкәч, аптыраганнан кертелде. Кызык чара да таптылар: кемнең казы иген кырында йөри, шуңа штраф салалар. Җитәкчеләр үз күзләре белән күреп тоткач, кайбер танышларыма әллә 500 шунда, әллә 1000 сум салганнар да иде бугай. “Тәртип бозучылар” түләдеме икән, анысын белмим дә. Менә шуннан соң безнең урам һәм түбән урамдагы берничә гаилә чиратлашып елга буенда каз саклый башлады. Ул колхоз кырлары сукаланып, кап-кара җир калганчы дәвам итә.

 

Аның үз тәртипләре бар. Әгәр казың 20 тирәсе булса, бер көн көтәсең. Димәк, 40ау икән – 2, 60ка җитсә, 3 көн буе каз сакларга туры килә. Вакыты – иртәнге сәгать 6дан кичке 5-6га кадәр. Быел урамдашларым казлар санын тагын да арттырган. Һәр гаилә диярлек 40-50шәрне асрый. Шуңа көтүне дә икегә бүлгәннәр. Безнең урам кешеләре – аерым, түбән урамнар аерым саклый. Әле авылыбызда 100әр каз сатып алучылар да очрый. Ә Буа якларында, гомумән, азартка бирелгәннәр. Ышанмассыз да, 1500не алучы гаиләләр дә бар. Андый йортта каз өмәләре 20шәр көнгә сузыла. Ничек карап, ашатып бетерәләр диген.

 

Альбина белән яр буена төшеп яттык. Әле ярый кызу кояштан ышыкланып ятар өчен уң як күршем Илмир берничә таяк кагып калдырган. Узган көндә каз көтүчесе ул иде. Шул казыклар өстенә алып төшкән зур җәймәне яптык та шалаш әзер булды. Көне буе шуннан чыкмадык та диярлек. Иптәшкә 4 яшьлек Регина белән 1 классны тәмамлаган Илназ да ияргән иде. Үзебез ял иткәндә, иген кыры ягына аларны бастырдык. Бер дивизия булдык диярсең, эчәргә су җиткерә торган түгел. Альбина велосипед белән берничә тапкыр өйне әйләнде. Эсседә казлар да судан чыкмый. Шуңа игенгә йөгереп бик азапламадылар. Дөрес, арада берничә азгынрагы бар иде, менә алары бирде инде кирәкне.

 

Биредә көне буе эшсезлектән интексәк тә, эссене санамаганда, каз көтүебез хәвеф-хәтәрсез үтте. Сәгать 6да елга буенда тормыш кайный башлады. Судан барысы бергә берләшеп чыккан казларны аерып бетерә торган түгел. Өстәвенә, ике көтү бергә кушылган. Анда тавыш, монда тавыш. Кем нәрсә әйткәнне ишетеп тә булмый. Берәүләр канатына зәңгәр сөртелгәннәрен, икенчеләре муенына яшел буяу буялган тамгалы казларын эзли. Мин әйтәм, ярый әле бер-ике көннән кабат Казанга китәм. Әниләргә көн саен шул мәшәкать бит. Итен ашамаска да риза булырсың.

 

Көтүдән кайткач, Альбина белән рәхәтләнеп мунча кердек. Аннары кичке ашны ашап, карыйсы сериалларны карап, сыер савып эшләр беткәч тә, 3-4 хатын-кыз, ил-көн яңалыклары белән уртаклашырга, капка түренә кич утырырга чыктык. Ул көнне төп тема итеп казларны алдык. Сул як күршем Әлфия апа Хәкимова белән аны асрауның файдасы, плюсы-минуслары, чыгымнары-керемнәрен санап утырдык.

 

Әлфия апа элек-электән казларны яшь бала тәрбияләгән кебек карый. Иртә таңнан кичкә кадәр аларга хезмәт күрсәтә. Бер дә иренми үзе. Шуңа аның, күз тимәсен, бер генә бәбкәсе дә үлми һәм барысы да көр булып үсә.

 

Әлфия апа быел май башында 25 бәбкә алды. Бер көнлекләрне Чуашстаннан өй түренә китереп, 150 сумнан саттылар. Димәк, 3750 сум акчасы бәбкә өчен чыгып китте. “Бәбкәләрне ышанычлы сатучылардан алдык. Үзләре шунда эшләгән кешеләр китерде. Бүгенгә кадәр барысы да исән торды”, – ди Әлфия апа. Кайчакта партиясе бик начар туры килеп, күпләп үлгәннәреннән зарланган кешеләр дә була бит.

 

Казларны якынча 6 ай тәрбиялисе. Аларны ашату өчен күршем 250 сумга 1 капчык (25 кг) карабодай, 300 сумга бер капчык (25 кг) борчак, 3000 сумга 1 тонна арпа сатып алган. 800 сумга казлар өчен махсус витаминнар кушылган комбиазык алучылар да бар. Шушы күләмдә азык аларга суйганчы җитәчәк, ди. Боларның барысы өчен Әлфия апа 8100 сум акча сарыф иткән булып чыга. 25 каз исән-имин үссә, аларның 1 түшкәсен якынча 1 мең сумнан сатканда, 25 мең сум акча эшләп була. Моңа тагын 1 мең сумлык мамыгын да кушсак, 26 мең керем дигән сүз. Асраган кеше, бу очракта Әлфия апаны күздә тотам, чиста 18 мең сум табыш ала. Шуны 6 айга бүлсәк, бер айга 3 мең сум керем керткәнсең булып чыга. Дөрес, ул бу очракта хезмәте өчен акчалата түгел, ә итләтә ала.

 

– Мәшәкате күп булса да, каз асрауның отышлы ягы бар. Нужасыз рәхәт юк. Авыл җирендә бигрәк тә. Аннары казның бит әле күпме баш-аягы, мае кала. Үз хезмәтеңне санамыйсың инде. Әгәр бакчаңда шикәр чөгендере белән бәрәңгене мулдан үстерсәң, арпага экономия була, нәтиҗәдә казлар өчен киткән чыгымны тагын да киметергә мөмкин. Аннары, алар бераз үскәч, елгага йөртә башлагач, ашату кими төшә. Су аларны үстерә, чыныктыра.

 

Шәһәрдән кайткан бер танышым: “Әлфия апа, җәфаланма инде болай. Көзен 5 мең сумга 5 каз түшкәсе сатып ал да аша”, – ди. Шәһәр кешесе үзенчә дөрес уйлыйдыр инде ул. Ә без, авыл халкы, куйган көчне, вакытны санамыйбыз. Эшсез торырга ияләнмәгән. Аннары, көзен туганнар, күрше-күлән бергә җыелып, каз өмәсе оештырып бәйрәм ясау – үзе бер күңелле бит. Мәшәкать онытыла инде ул. Шуңа каз асраудан баш тартырга уйламыйбыз әле, – ди Әлфия апа.

 

Эх, эше күп тә, ите бик тәмле шул. Күрше Рәзинә апа үткән ел тозлап куйган каз итеннән мантый пешергән. Кызлары белән бергә мине дә чәйгә чакырды. Каз маен агыза-агыза мантыйны бөкләп салдык. Һәр нәрсә, асрый алсаң, үз урынына яхшы шул. Түшкәсен мең сумнан сатып ала башласаң, маен бик агызып ашап утыра алмассың.

 

Ә иртәнге сайлауга килгәндә, каз көтүенә өстенлек бирсәм дә, бәрәңгесе дә бик яхшы эләкте. Анысын әни белән икәүләшеп көчкә төгәлләдек. Буразнаның озынлыгы искиткеч. Икенче башына менеп җиткәнче, йөз тапкыр күтәрелеп карыйм... Күп зарлана башладым бугай, туктыйм әле шул урында. Эштән бәхет бар инде минем. Африкага китсәң дә, итәгеңә ияреп барыр, билләһи.

 

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»