поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2019 Мәгариф

“Яктылык” мәктәбендә бәйгеләр

Шәһәр мәгариф департаменты боерыгы нигезендә Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар һәм инглиз телләре буенча шәһәр олимпиадасы узды. Чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Балаларны һәм ата-аналарны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов сәламләп, уңышлар теләделәр.
 
Татар теленнән биремнәрне “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина әзерләгән иде. Балаларның язма эшләрен СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Галия Тупасова һәм Рәмзия Зарипова тикшерделәр. Ә инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен Самара дәүләт техник университетының инглиз теле укытучысы Ләйсән Ибәтова бәяләде.
 
Ниһаять, олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Татар теле буенча беренче урынны 149 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Дания Хаметова, икенче урынны 45 санлы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Айдар Булатов (ул “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә) яуладылар. Өченче урында - 152 санлы мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Алсу Йосыпова. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бәйгедә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды. Ә җиңүчеләргә әле акчалата бүләк тә бар иде.
 
 
Инглиз теле буенча көч сынашкан балаларның барысы да мактауга лаек, дип белдерде Ләйсән Ибәтова. “Шулай да арадан Азалия Низамованы, Камилә Газизованы, Камилә Зиннурованы, Алсу Мостафинаны, Риана Сөнгатованы һәм Дания Хәметованы аерып әйтер идем”.
 
Ә бу вакытта мәктәпнең актлар залында “Шигърият дөньясында” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе бара иде. Чараны Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, “Болгар мирасы” мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе ярдәмендә региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе уздырды. Бәйгедә җитмешкә якын бала катнашты. Иң кечкенә бәйгече Алинә Сәлаховага нибары 4 яшь иде. Балаларның чыгышын “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина, Фәния Гыйлаҗева, Рәхимә Хәйрова һәм Айгөл Хәкимова бәяләделәр.
 
Бәйгедә катнашкан бөтен балаларга һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Ә иң оста укыган Сөмәйрә Аслан, Дамир Вагыйзов һәм Әнвәр Мифтахов 3-4 апрельдә Самарада үтәчәк “Мирас” фестивалендә катнашуга сертификат белән дә бүләкләнделәр.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 29.11.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»