|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2019 Фаҗига
"Биш баласы калды...": Җеназадан кайтып барганда һәлак булганнарКичә Стәрлетамак-Стәрлебаш юлында аваия булган. Коточкыч фаҗига ике кешенең гомерен өзде, тагын өчесе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәдә ята. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ике чит ил машинасы бәрелешкән. Һәлак булучыларның шәхесләре билгеле булды. Фаҗига көнендә Бакый авылында яшәүче 54 яшьлек Клара, аның ире, иренең 80 яшьлек апасы һәм аның ире «Renault Symbol»да өйләренә кайтып барганнар. Туганнары әйтүенчә, алар бу көнне җеназада булган. Һәм шушы көнне үзләренең гомере өзелә...
Кинәт каршыларына килеп чыккан "Skoda Fabia" белән бәрелешкәннән соң, хатын-кызларның исән калу мөмкинлеге булмый: алар «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән. Клараның ире хәзер бик авыр хәлдә реанимациядә. «Skoda Fabia»ның 20 яшьлек шоферы шулай ук күптөрле имгәнүләр белән дәваханәгә озатылган.
"Алар-безнең күршеләр, искиткеч кешеләр. Клараның биш баласы калды, аларның икесе кечкенә. Алар ире белән күптән түгел генә нәни сабыйны кызлыкка алганнар иде", - дип яза бер танышлары.
Кызы Гөлназ бу хәл турында сөйли алмый әле. Хәзер аларның бөтен гаиләсе иртәгә узачак җирләүгә әзерләнә. "Икеләтә җирләү оештыру бик авыр», - ди Гөлназ.
"Әти әле дәваханәдә. Табиблар әлегә берни дә әйтми, хәле бик авыр. Гәүдәсенең бөтен аскы өлеше чәрдәкләнгән, йөрерме-юкмы, белмибез", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|