поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2008 Милләт

КИРӘК ИКӘН, МӘСКӘҮГӘ ДӘ ҖӘЯҮ БАРЫРБЫЗ!

Үз Ватаныбызда ана телебезне укытыйк инде дип, Мәскәү түрәләренә ялыныр чаклар җитәсен бер генә татар да моңарчы башына китермәгәндер әле. Бүген мәктәпләрдә милли төбәк компонентын бетерү куркынычы милләт язмышына битараф булмаганнарны башкала мәйданына митингларга чыгуга кадәр җиткерде хәтта. Туган телнең, милләтнең кадере баш очыбызга кара болытлар агыла башлагач кына искә төшә икән шул.

– Бу җыелыш оештырылуын ишеткәч, кырык эшемне кырык якка ташлап, башкалабызга ашыктым. 90 нчы елларда азатлык өчен көрәшеп йөргән заманнар искә төште. Бер төркем яшьләр, җитәкчеләр, 2013 елда Универсиаданы Казанда үткәрүгә рөхсәт сорап, Брюссельгә кадәр җәяүләп бардылар бит. Ни өчен безгә тел мәсьәләсендә дә тырышып, үз морадыбызга ирешмәскә? Кирәк икән, җәяүләп Мәскәүгә дә барырбыз! Халыктан имзалар җыеп та тапшырырбыз. 30 августка кадәр 3 ай вакыт бар. Әйдәгез, бергәләшеп бу айлыкларны телгә багышлыйк! – дип көрәшкә чакырды милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова.

 

 Шөкер, бездә үзләренең кыю фикерләрен бөтен халык алдына чыгып әйтергә курыкмаган язучы-шагыйрьләр шактый әле. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һ.б. Г.Камал каршында уздырылган чарада да җанны тетрәндергеч шигырьләре аша ана телебезгә мәхәббәтләрен белдерде. Җырчы Рөстәм Маликов, гармунчы Сәүбән Закиров та моңнары белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Ләкин барыбер дә мәйданда халык күп түгел иде. Бүген татарларның күбесе әллә инде дөнья мәшәкатьләренән арына алмый, әллә бу хәлгә күз йомып калмакчы була.

 

– Милли төбәк компонентын юкка чыгарырга тырышу мәгарифкә генә түгел, милләт өстенә килгән тәре явы ул. "Юаш булсаң, басарлар, усал булсаң, асарлар, уртача хәрәкәт итсәң, ил агасы ясарлар", – диләр. Бердәм булыйк! – диде Ркаил Зәйдулла үз чыгышында.

 

Татар дөньясында кайнаучы, митингны оештыруда башлап йөрүче журналист Искәндәр Сираҗиның күңеле тынгы белми. "Әлеге компонент юкка чыкса, безгә татар теленең, әдәбиятының, матбугатының, шулай ук безгә бүген микрофон кызганган Камал театрының да кирәге калмаячак", – диде ул, үпкәсен белдереп. Беренче җыенны оештырганда гозерләрен кире какмасалар да, икенче юлы камаллылар ярдәмгә атлыгып тормаганнар шул. Төбәк компонентын бетерүгә, башкаладагы татар-төрек лицейларын ябуга юл куймаска кирәклеген дә кат-кат искәртте Искәндәр Сираҗи. Әби патша язып калдырган: "Бу биләмәләрдә яшәүче халыкны акрынлап шундый хәлгә китерергә кирәк ки, алар урыслашсыннар һәм бүре кебек урманга караудан туктасыннар", – дигән сүзләрен дә хәтердә яңартмыйча кала алмады ул. Чөнки милли төбәк компонентын бетерүгә омтылу да халкыбызны милләт булудан туктатуга корылган түгелме соң?

 

www.azatliq.org фотосы.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 105-107 | 04.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»