поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.11.2019 Ана теле

Ана теле: Җөмләңне төзергә нәхү (синтаксис) фәне булышамы? Тавыш та төп корал

Үткән язмалардан гади генә сөйләмне оештыру да шактый катлаулы гамәл икәнлегенә, моның өчен җөмлә төзелешен үзләштерү, димәк, синтаксис (нәхү) фәнен тырышып өйрәнү кирәклегенә төшенә барабыз. Җиңел бирелми шул – бу турыда студентлар белән сөйләшкәндә кайберләренең чырае сытылып, "мәктәптә юньләп укытмаганнар” дигәнрәк сыктау ишетелгәләде.

Шунда мәшһүр язучыбыз Фатих Кәриминең  унтугызынчы гасыр башында басылган “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы” дигән хикәясеннән бер күренеш искә төште. Авыл мәдрәсәләре хәле белән кызыксынган студент болай ди: “ Мәдрәсәләрегездә сез әүвәле үз телегезнең сарыф-нәхүене укымыйча, белмичә туп-туры гарәпчә  сарыф-нәхү укырга башлыйсыз икән. Үз теленең сарыф-нәхүене, кавагыйдәне (кагыйдәне) белмәгән кешегә башка ят бер телнең сарыф-нәхүене үгрәтү таштан су чыгарырга тырышу кебек бер нәүгы (төр) ахмаклыктыр...”. 
                                   
Сөйләм оештырганда җөмлә нәзәриясе белән бәйле кайбер гамәли закончалыкларны берникадәр үзләштердек инде. Без тырышып өйрәнә торган нәхү (синтаксис) фәне – хәрәкәттә, ул яңадан-яңа фәнни күзәтүләр, нәтиҗәләр белән байый тора. Җөмләне куллану өлкәсендәге яңалыкларны сөйләмият фәне  даими күзәтергә, телне кулланучыларга җиткерә торырга тиеш. Без моңарчы барлаган нигезләмәләрдән әлегәчә тәфсилле  телгә алынмаган, шул ук вакытта сөйләм оештыруда бүген гамәли әһәмияте булган кайбер фикер-тәкъдимнәрне өстәп китү фарыздыр дибез. Әйтик, В.Хангилдинның бүген дә актуаль кайбер нәтиҗәләрен искә төшереп  китик: – “Безнең тикшеренүләребез  бер баш кисәкле җөмләнең атау җөмлә дип аталган төреннән башка төрләре сөйләү теле һәм фольклор сөйләме өчен характерлырак икәнлекне күрсәттеләр. Язма әдәби телдә исә иң зур урынны ике баш кисәкле җөмләләр тота”. –  Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә карата ул болай дигән: “Диалогик сөйләмнәр еш кына ике баш кисәкле җыйнак җөмләнең ким төре белән биреләләр “(423 б.).– Тулы җөмлә һәм ким җөмләгә карата:  җөмләнең төп эчтәлеген тәшкил итә торган мөстәкыйль төшенчәләрне белдерүче сүзләр, ягьни җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре һәрберсе аерым-аерым әйтелеп бирелергә яки кайберсе әйтелмәскә, кыскартылырга мөмкин. Соңгы очракта, җөмләнең кыскартылган сүзләре контекст яки чолганыш (обстановка) ярдәмендә табыла, күрсәтелә алалар (Хангилдин, 473 б.).
   
Бу урында, бүленеп, хөрмәтле галимебез белән “әңгәмәләшеп” алырга җөрьәт итмәкче булабыз. Әйтик, без ассызыклаган категорияләрнең соңгысы – контекст (эчтәлек), мохит – ул грамматика төшенчәсе түгел бит, ә бәлки сөйләм факторы. Сөйләү, сөйләшү процессында кайбер җөмләләрнең кыскартылган кисәкләре чолганыш ярдәмендә дә билгеләнергә мөмкин (Син көймәне иш, дип тормый, иш, әйдә, дип кыскарта) (Хангилдин, 474 б.).
 
Тагын бер тезис:  – Иярчен кисәкләрне төркемләү мәсьәләсенә карата: җөмләнең иярчен кисәкләренең (аергыч, ачыклагыч, тәмамлык, хәлнең) берсен дә галим сөйләм категориясе буларак тикшерми-анализламый, берсендә дә җөмләнең төп сыйфатларыннан – өн-интонация билгесенең бу категорияләргә карата ничек кагылуы турында ләм-мим, әйтерсең болар бөтенләй дә җөмлә кисәге түгел;
   
Тагын, ким җөмләгә карата: сөйләм оештыруда бу категориянең гамәли әһәмиятен истә тотарга кирәклек аны синтаксиста җитдиерәк өйрәнү ихтыяҗын тудыра. Аерым алганда, ким җөмләнең сөйләм мотивларына карап активлыгын өйрәнү кирәк. Мәсәлән сөйләм иясенә карап. Әйтик,  мөрәҗәгать иткәндә (бигрәк тә реклам текстларында) атау, ким җөмләләр белән күбрәк эш ителә, эллипс формасы да актив кулланыла: Август. Салават. 15 тапкыр. 15 бүләк;
   –Киләчәк бәйрәм белән!
   – Рәхмәт. Сезне дә шулай ук (Сөйләшүдән).
 
Хәзер аеруча актуаль тезиска тәфсиллерәк тукталырбыз. Искә төшерегез әле: җөмләнең асылын-хәсиятен төшендергәндә беренче урынга аның өн-интонациягә нигезләнеп билгеләнүен иң әһәмиятле фактор дип билгеләгән идек; сөйләмият фәне җөмләнең төп сыйфаты итеп нәкъ менә шул хәсиятен истә тотарга тиеш тә. Аңлашылса кирәк, димәк ки, җөмлә категориясе  белән бәйле һәр төшенчәнең асылы-функциясе менә шушы төп сыйфатка (өн-интонациягә нигезләнгән булуы) кайтып калырга тиештер. Иянең белдерелүе яисә хәбәрнең белдерелүе дигәндә иң беренче күз алдына аның өн-интонация үзенчәлеге алгы планга чыгарга тиеш. Ә безнең грамматикаларда (мәсәлән, В.Хангилдин хезмәтендә) бу таләпнең үтәлеше эзлекле күзәтелми, гомумән дә, җөмлә кисәкләрен аңлатканда бу асыл сыйфат хакында телгә дә алынмый. Әлбәттә, яшәештә, сөйләм төзегәндә аннан башка мөмкин түгел икән, грамматикның игътибар итми хәле юк, нинди генә дәрәҗәдә “катып калган шәкли грамматик (формалист)” булмасын, ул моны танымый кала алмый. В.Хангилдинның моны таныган очракларын искәртү кирәк:
   – ия белән хәбәре ярашу төре буенча бәйләнмәгән мөстәкыйль формалы җөмләләрдә бәйләнеш... төп ике чара ярдәмендә белдерелә: тәртип, интонация-пауза.
   
Интонация-пауза сыйфатының беренче урынга чыгуы фактын да автор таный. Мәсәлән: Суың тәмле, кырың ямьле. шифалы – һаваларың (Г.Кутуй). Монда тәртип “бозылган”: ия артта, хәбәр алда, ә аларның мөнәсәбәтен өн-интонация хәл иткән. “Монда соңгы җөмләдәге сүзләрнең бер-беренә ия-хәбәрлек мөнәсәбәте интонация ярдәмендә белдерелгән: шифалы – һаваларың. Шуңа яраклы интонация-пауза ясалмаса, алар арасында аергыч-аерылмыш мөнәсәбәте аңлашылырга мөмкин: шифалы һаваларың;
   – җөмләнең иясе белән хәбәре арасында кискен пауза ясалмау аркасында, аларның иялек-хәбәрлек мөнәсәбәтләре яки функцияләре бөтенләй йомшара, мондый очракларда пауза һәм интонация андагы бәйләнешне белдерүче хәлиткеч чара була: Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе //Ләкин һаман сәламәт ул, матур – йөзе (Г.Тукай).
   
Менә шушы “хәлиткеч чара” очраклы гына белдерелеп китмичә, төп фактор буларак анализланырга тиеш иде дә, тик ”структуралист”ның үз туксаны туксан: “Шул ук вакытта мондый җөмләләрдәге ия, хәбәрнең янәшәлек юлы белән бәйләнешен белдерә торган чараларны ... тәртип, пауза-интонация кебек күренешләргә генә сылтап та булмый. Монда бәйләнешне тәгъбир итә торган т ө п (ассызык безнеке – И.Н.) чараларны бәйләнешкә кергән сүзләрнең мәгънә тартымлылыгыннан һәм, кайбер очракларда, аларның бер-берсе белән янәшә үк торуларыннан гына эзләргә кирәк була. Тәртип, интонация кебек күренешләр әнә шуларга өстәлгән чаралар булып кына каралырга мөмкин (Хангилдин, 414 б.).
   
Һәрхәлдә, әйтүне язуда белдерү заман проблемасы булып кала бирә: Әнә   радиоларның күпчелеге  еш кына “куштырнак  эчендә” ди. “Авыру”, тырнак эчендә... (Татарстан радиосы).  Язганны ничек әйтергә белмичә “ыңгырашу”лар аз түгел. Ә безгә аны кем өйрәткән?! Монда тавыш белән, аһәң-интонация белән бәйле һәр пара,-экстралингвистик чараны , телнең шулар белән бәйле һәр канунын фәнни нигездә өйрәнү зарур. Менә мисалга сөйләмдә басым канунының үтәлешен алыйк.
   
Бу очракта да аңлатуны аваздан башларга кирәк. Җөмлә эчендә
 авазны  аерым әйтеп, күп кенә мәгънә һәм хис төсмерен белдереп була: И-и-и-и, туган тел...; Аба-а-ау килбәтсез, тагын килгән! Тр-р-р-р, тукта инде!  Тик шунысы шарт: җөмлә эчендә алар үзара  яисә бүтән берәмлекләр белән тавыш ярдәмендә (кеше яки көй, музыка тавышы) белән) бәйләнгән булуы зарур. Авазларны аерым-аерым әйтү мәгънә хилафлыгы, “җилемсезлек”, өтеклек,  аһәңсезлек китереп чыгара;
   
Бу кимчелек иҗекләрне әйтүдә аеруча ризасызлык тудыра. Көндәлек сөйләмдә  ул аерым шәхесләргә генә караса (тумыштан тотлыгу, сакаулык, зәгыйфьлек, чит телгә күнегә алмау  һ.б.), әдәби сөйләмдә (сәхнә, радио, телевидение һ.б.) ул хата саналырга тиеш. Ә бит бүген аларга юлыгып торабыз. Аеруча җыр сөйләмендә. Мәсәлән,”иҗекләп” җырлау чире күзәтелә. Көйгә, ритм-рифмага буйсынып. сүзне, тезмәне иҗекләргә бүлгәлиләр; бәла шунда ки – бүленгән өлешнең мәгънәлеме-юкмы икәне искә алынмый, көтелмәгән, теләсә нинди мәгънәле яисә бөтенләй мәгънәсез морфлар барлыкка килә: Минем дә килми – ки-и-и– тәсе-е-ем; Шул тәсе-е-ем бер ун тапкыр кабатланып, бер сүз булып колакта ишетелеп тора башлый. Ә нәрсә соң ул  тәсем? Янә менә бу мисалларны үзегез анализлагыз әле: Ялтырап – агар – и-и-идем-дем-дем (агар инде онытылган, ә идем яисә дем нәрсә ул? ...Уянасың – дыр – инде.
   
Ә бит, беләмсез,  мондый кимчелекләрне без бернинди кимчелеге булмаган  – күңелгә сызылып кына үтеп керә торган, җанга рәхәтлек кенә бирә торган җырны тыңлаганнан соң үткенрәк тоя башлыйбыз.
Ки-лә-идем-мин/-ямьле-ур-ман/-га, кәк-күк-моң-на-рын/- тың-лар-га; Бернинди гайре табигый тавыш үзгәреше (аерым басым, көчәнеп сузу һ.б.) юк бит.  Яшьләрне “җыр ул мәҗбүри бүлгәнләнгән  сөйләм” дигән кагыйдә белән өйрәтмиләрдер ич?! Ә нигә соң  алайса “Я-шер-мә-син- күз-ләр-ең-не” дип,  мәгънәсез кисәкләргә бүлгәләп, шуларның һәркайсын унар тапкыр тәкърарларга мәҗбүр итәләр!!! Өстәвенә әле басым иҗекләргә тигез төшмәгәнгә, мәгънә үзгәрә: утырып карамадым (ә ул “тутырып” икән); кыйгач кына ашлары ( ә ул “кашлары” икән); Бәрә–кәт...; Нәрсә ул кәт, аны нигә бәрәләр?  Кире кайтыр бала–чак...; Нәрсә ул чак, аның балага ни кысылышы бар? Бездә чак начар, ямьсезнең синонимы; бала нигә ямьсез? “Ай-һай гөл–кәем дигәндә дә кәй мөстәкыйль сүзгә әйләнә, тик ул минем аңда тискәре мәгънәле бит, җырның асылына туры килми. Ә бит җырда мәгънә төгәллеге иң әһәмиятлесе, дидек. Ә бездә уйландырган, борчыган очраклар адым саен: Бер-бер артлы таң–нар ата-лар (Ана таңнар да була микәнни!?;  Сөн буенда – ю –ган– иң элек;
 
Кабатларга мәҗбүрбез: дөрес иҗек дөрес аваздан (ә ул гына дөрес мәгънә бирә) башлана. Бу яклап бездә әле “вак” хилафлыклар да җитәрлек: куш авазлар әйтелми: ...кояш нурларынан (“Уракчы кыз”);  басым сингармонизм канунына тәңгәл килми, ягъни чын татар аһәңе белән әйтелми: кэз кэнәте (“Үзгәреш җиле”нә яраклаштырып җырлый); Ак чәчәкләрдә басым дөрес төшмәгәнгә хис биреп җиткерелми;  
 
Тел берәмлеге эреләнә барган саен басым хатасы катлаулана, тирәнәя. Әйтик, мөнәсәбәтлекле тезмәдә басымга карап мөнәсәбәтлек  йә кушыла, йә аерыла – мәгънә “томаны” барлыкка килә;  Синең янга килә барасым; Кыз бала кунак кына;  Бәхет кошы – булып – төшләремә керәсең; Барып – җитмәс – юллар булмый диләр//Сиңа барып җитеп булмады; ...Яннарымда – син – булганда – гына; Янарга – калган – йөрәгем – янар да – янар – инде;
 
Мөнәсәбәтлек, ярдәмче фигыльләргә хас “басым мөгезләре” сүзләргә, сүзтезмәләргә карата да күзәтелә. Аларның рәвешләре, ясалу сәбәпләре  төрлечә. Менә кайберләре генә: көтелмәгән омоним (омограф) барлыкка килә: ал–матур-ыйм; телбизәк (фразеологизм “ватыла”: абага – чәчәк – атмый (чәчәктән соң шундый пауза, чәчәк инде онытылды, ә хәтердә мылтык атмый дигән гыйбарә көчлерәк уелып калган); Керфек – очың –  чыланса; Нәрсә ул чылан?
 
Чамалыйсыз булыр,  җырлардагы “кытыршылыклар”ны без көндәлек сөйләмебездә, хәтта әдәби телгә корылган сөйләм төрләрендә дә җибәргәлибез. Шуңа күрә моңа кадәр дә сүзләрне, сүзтезмәләрне ялгыш басым белән әйтеп юл куелган хаталарны анализлаган махсус язмалар  бәян иткән идек. Аларны кабатлап, искә төшерергә Матбугат,ру мөмкинлек бирә. Рәхмәт. Форсаттан файдаланырга тырышыйк.
 
Ә тезисны дәвам иттерү ихтыяҗы әле бетмәгән – сөйләм бит җөмлә белән генә канәгатьләнә алмый, фикер агышы тамчыдан үсә барган дәрья, яфрактан зурайган агач кебек җөмләдән дә эрерәк берәмлекләр белән үсә бара. Хәтерлисездер, нәхү (синтаксис) фәнен үзләштерергә керешкәндә без мондый фикер әйткән идек: ”... аралашу максатында сөйләм оештырганда сөйләмнең эчтәлек-фикри күләменә барәбәр форма-рәвеше дә сайлана; тулаем фикер аерым өлешләрдән торганга, аның формасы да төрлечә килеп чыга, төрлечә атала да. Бөтен бер әсәрнең эчтәлеге фикерләмә булса, формасы текстны тәшкил итсә, фикерләмәнең өлешләре микротекст, макротекст дигән тел берәмлекләре белән бәян ителә. Сүз, сүзтезмә, фраза дигән форма берәмлекләре төшенчә дигән аерым-аерым мәгънәви берәмлекләрен атау өчен яраклашкан. Менә шул аерым төшенчәләрдән чагыштырмача бербөтен, тәмамланган берәмлек җөмлә дип атала. Сөйләм менә шул җөмләләрдән оеша-укмаша башлый да. Берничә җөмләдән синтаксик бөтен (хәзерге грамматикада микротекст диләр) оеша, алардан инде – макротекст һәм текст”. Нәхү фәне дә менә шуларны өйрәнергә махсуслаша дип,  без нәхүнең шул бүлекләрен дә өйрәнергә ният белдергән идек. Шул ниятебезнең чыннан да кирәкле, тормышчан икәненә инанганга күрә, аны гамәлгә ашырырга керешик.
                                                                           Илдар Низамов,
                                                                      филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»