|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2019 Мәдәният
Казанда «Һөнәр» фестивале узачак«Һөнәр» фестиваленә аккредитация ачыла. Аккредитациягә гаризаларны kariev_theatre@mail.ru адресы буенча 2019 елның 2 нче декабренә, 12:00 сәгатькә кадәр җибәрү шарт. Гаризада һәрбер гаммәви-мәгълүмат чарасы вәкиленең басма чыганагы, фамилия, исем һәм әтисенең исеме (тулысынча), элемтә мәгълүматлары (телефон номеры һәм электрон почта адресы) урын алырга тиеш.
Гаризада шулай ук сез карарга теләгән спектакль исеме һәм белем бирү программасының лекция темасы күрсәтелергә тиеш.
«Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале Казанда 2019 елның 6-11 декабрендә узачак.
10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел Г. Кариев театрына күчә. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.
Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.
Афишага 23 спектакль кертелгән. Алар Казанның 8 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г. Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, "Угол" иҗат лабораториясе, Казан Ратушасы һәм «WERK» арт-пространствосы.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|