|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2019 Мәдәният
Тиздән Татар филармониясендә (АФИША)30 ноябрь18.00дә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуга 20 ел тулуга багышланган «Идел – йорт» юбилей концерты була. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов. 1 декабрь 11.00дә «Музыкаль вернисаж. Музыка һәм рәсем сәнгате» чарасы узачак.
Татарстан Республикасы халык уен кораллары Дәүләт оркестрының мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен музыкаль-белем бирү тамашасы.
Музыкаль тамаша вакытында, виртуаль музей форматында, рәсем сәнгатенең дөньякүләм танылу алган үрнәкләрен күреп булачак.
Балалар өчен тамашаларның сценарий авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нина Короева.
Лектор-алып баручы –Татарстанның атказанган артисты Лилия Апакова
--- |
Иң күп укылган
|