|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2019 Шоу-бизнес
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында бер кем кулланмаган алым белән КЛИП төшергәннәр
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында беренчеләрдән булып клип-ситком төшергән. "Синнән башка" дип аталучы өр-яңа җырның көй һәм сүзләр авторы - Венера Мәхмүтова, аранжировканы композитор Марат Мухин ясаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге клипта җырчылар бер гаилә тормышын чагылдырырга теләгән, ләкин гади гаилә түгел, ә үзләре кебек ижади гаиләне. "Моңарчы татар эстрадасында мондый үзенчәлекле клип төшергәннәре юк иде - без беренче булдык. Бер кадр белән генә төшерелә торган кызыклы эш башкарып чыктык. Һәрберебезнең бу тормышта ирләребез, хатыннарыбыз эш буенча командировка яки гастрольгә киткәч ялгыз калганы бардыр. Тормыш юлында һәрбер гаилә моңа юлыгырга мөмкин. Килешәсездер, бу вакытта бик күп кызыклы мизгелләр «кадр артында» кала. Бу клипта без шушы «кадр артында» калган мизгелләрне сурәтләргә булдык, - дип уртаклашты "Матбугат.ру" белән Гөлназ Шәрипҗанова. - Аларның аралары ерак булса да, сюжет буенча, гамәлләре охшаш. Үзенчәлекле төшерү стиле һәм режиссер планының жентекләп төзелүе аркасында, без геройларның ара ераклыклыгын бары тик бер стена калынлыгы гына итеп калдырдык", - дип аңлатты ул. Әлеге видеоны сайтыбызда сез дә карый аласыз: Видеоны төшерүдә җырчылар ярдәм күрсәткән «БАЛМАЙ» һәм продюсерлары BALMAY PRODUCTION компанияләренә, сценарий идеясе BALMAY BAIRAM. режиссёр-куючы Рафил Галимуллинга, режиссёр Марсель Мәхмүтов, режиссёр ярдәмчеләре Наилә Ханнанова, Ләйсән Вәлиәхмәтовага, оператор-куючы Илсур Заһретдинов, оператор Алмаз Нуруллинга, тавыш режиссеры Альберт Тирещенко, администратор Илнар Рәҗәповка рәхмәт белдерә.
"Аерым рәхмәтебез актерлар Айрат Ильясов һәм Гөлназ Галимуллинага, шулай ук локацияләр тәкъдим иткән "Мебельный базар" сәүдә үзәге генераль директоры Ирена Исмәгыйлова һәм "CUCINA" компаниясе җитәкчесе Наталья Скирдега. - ди Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар.
--- |
Иң күп укылган
|