• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

11.06.2010 Җәмгыять

ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ

16 июнь көнне күренекле язучы һәм әдәбият белгече гомәр галинең тууына 110 ел тула. Гомәр Гали (1900-1954) – күренекле татар язучысы, әдип, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, егерменче-утызынчы еллар әдәби мохитендә зур урын биләгән җәмәгать эшлеклесе. Ул – Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе. Озак еллар дәвамында "Безнең юл" (хәзерге "Казан утлары") журналының баш мөхәррире һәм Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Кулга алыну

 

Гомәр Галине 1937 елның 10 март төнендә кулга алалар. Иртә белән бу хәбәр инде бөтен Казанга тарала. Таныш-белешләр, алан-йолан карап, чышын-пышын гына бер-берсенә атаклы тәнкыйтьче Гомәр Галинең "халык дошманы" икәнлеген җиткерәләр. "Троцкийчы" булган, "солтангалиевчеләр" белән бәйләнештә торган, имеш..." Бу гаепләүләргә шик-шөбһә белдерергә беркем дә җөрьәт итми. Тик яшь шагыйрь Фатих Кәрим генә, Хәсән Туфанның өендә утырганда, барлык кунаклар алдында үзенең ризасызлыгын күрсәтергә курыкмый.

 

– Гомәр Галинең халык дошманы булуына һич ышанмыйм! – дип ярсый ул. – Үтерсәгез дә ышанмыйм. Ул – намуслы, чиста күңелле кеше.

 

Хәер, бу сүзләре өчен аңа бераздан бик күп кыен ашарга туры килә.

 

Әлбәттә, самими җанлы Фатих кебек кычкырып әйтмәсәләр дә, бик күпләр Гомәр Галинең нахакка кулга алынуына шикләнмиләр. Бөтен тормыш юлы күз алдында бит... Аннары ул вакыттагы байтак әдипләр кебек мулла малае да түгел, хәерче гаиләдән – бала чагында байга батрак булып эшләгән. Гражданнар сугышы вакытында Гомәр Кызыл Гаскәргә языла, кулына корал тотып, совет властен яклый. Унтугыз яшендә аның исеме матбугатта күренә башлый. Ә егерме биштә инде ул – калын әдәби журналның баш мөхәррире.

 

Гомәр Гали үзенең хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән тиз арада әдәби җәмәгатьчелекнең ихтирамын казана. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ, Х.Туфан, М.Крыймов турында язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бүген дә әдәбият белгечләрендә тирән кызыксыну уята.

 

Моңарчы исеме телдән төшмәгән кеше әдәбият мәйданыннан юкка чыга. Китапханәләрдән аның китапларын җыеп алалар, аның исеме күренгән газета-журналлар "спец-хран"га озатыла. Хәтта Гомәр Галине яхшы белгән кешеләр дә кулга алына. Кунакта әйтелгән саксыз сүзләре өчен Фатих Кәримне дә "кара козгын машинасында" алып китәләр. "Фаш ителгән халык дошманы, троцкийчы Г.Галине яклавы" аның төп гаепләреннән берсе булып кәгазьгә теркәлә. Күрәсең, теге кичәдә утыручыларның берсе тиешле "органнарга" барып тизрәк үзенең уяулыгын күрсәтергә ашыккан...

 

Гаепләү

 

"Галиев Гомәр Билалович... Татарстандагы контрреволюцион троцкийчыл-милли оешманың әгъзасы була. Бу оешманың, җитәкчеләре троцкийчыл-зиновьевчыл террористик үзәкнең барлыгы һәм эшчәнлеге турында беләләр, троцкийчыларның, ВКП(б) җитәкчеләре һәм Совет хөкүмәте белән көрәштә террорис­тик ысулларга күчүе турында хәбәрдар булалар.

 

Оешмада катнашучыларның Советка каршы эшчәнлекләре сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына, мәдәнияткә зыян-зәүрәт салудан гыйбарәт. Алар үз араларына яңа әгъзаларны кодалыйлар, авылларда фетнә кузгатырга котырталар.

 

Галиев Г.Б., троцкийчыл-милли оешма әгъзасы буларак, әдәбият фронтында зыян-зәүрәт салган, Баембәтов, Абдуллин, Сәйфи, Гафуров һәм башка троцкийчы-милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Галиев Г.Б.ның җинаятьчел эш­чәнлеге түбәндәгеләрнең (фамилияләр санала) шаһитнамәләре белән раслана".

 

Әлеге сүзләр Гомәр Галинең гаепләү карарына язылган.

 

Документтан күренгәнчә, язучыны "троцкийчыл-милли оешма" әгъзасы булуда гаепләгәннәр. Бүген инде без бу оешманың НКВД хезмәткәрләре хыялында гына тууын беләбез. Нәкъ менә Черек күлдә бу оешманың структурасын, кешеләр санын, җитәкчелеген уйлап чыгарганнар. Шуңа күрә әлеге документның бер кәлимә сүзенә дә ышанырга ярамый.

 

Ә хакыйкать шундый: татар милләтенең иң асыл улларын максатчан рәвештә берәм-берәм юкка чыгарганнар. Гомәр Галинең дә төп "гаебе" шунда – әдәби һәм иҗтимагый тормышта күренекле бер урын тоткан, әдәби журналның баш мөхәррире буларак, җөмһүрият җитәкчеләре белән дә аралашкан. Бигрәк тә алар "солтангалиевче" дип гаепләнеп кулга алынган дәүләт эшлеклесе Баем­бәтов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булалар.

 

Бәйләнер өчен башка сәбәпләр дә шактый җыела. 1925 елда Г.Гали Парижда үткәрелгән Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә Татарстан вәкиле буларак катнаша. Органнар фикеренчә, ул анда, әлбәттә, дошман разведкасына ялланган!

 

Бервакыт ул Берлинда яшәүче мөһаҗир Галимҗан Идрисидән хат ала. Алар анда очрашкан булганнар икән. Димәк, гаепләнүче "чит илдәге ак эмигрант мәркәзләре белән даими элемтәдә торган!"

 

Хөкем

 

Г.Галине башта 58 нче статьяның 11 нче пункты (Советка каршы оешмада катнашу) буенча гаеплиләр. Ә ике айдан гаепләүгә шушы ук статьяның 8 нче пункты да өстәлә (чит ил файдасына шпионлык). Май аенда аны Пләтән төрмәсенә күчерәләр.

 

Бик күп башка тоткыннардан аермалы буларак, Гомәр Галигә карата сорау беркетмәләре юк дәрәҗәсендә. Ә бит аның эшен тикшерү ярты елга кадәр сузылган. Бәлки, ул авыргандыр... Тикшерү эшенә ике медицина белешмәсе дә теркәлгән. 1937 елның 24 маенда бирелгән белешмәдә Г.Галинең бронхит белән авыруы турында язылган. Икенчесендә (вакыты күрсәтелмәгән) кискенләшкән хроник простатит хакында сүз бара. Әгәр дә бу белешмәләргә ышансак (күп очракта әлеге кәгазьләр җәзалау­ларны яшерер өчен генә язылган), авыруларның төп сәбәбе бозлы һәм сулы карцерларда утыруның нәтиҗәсе дип тә уйларга мөмкин.

 

Шуны да истә тотарга кирәк: тоткын тикшерүче таләп иткән җавапларны бирсә генә беркетмәләр тутырылган. Ә Гомәр Гали, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, үзенең гаепләрен танымаган һәм бер генә "тарафдарының" да исемен атамаган.

 

Ул Әүхәдиев һәм Каменщиков дигән тикшерүчеләр карамагында була. Соңрак аларның икесен дә "тикшерүдә законсыз ысуллар кулланган өчен" хөкем ит­кәннәр. Болар тоткыннарга карата даими рәвештә "стойка" (стенага каратып бастырып тәүлекләр буе тоту) һәм "конвейер" (айлар буенча йокларга бирмичә сорау алу) ысулларын кулланганнар. Билгә кадәр бозлы су тутырылган карцерга яисә акылдан язарлык эссе "мунча"га утырту да бу палачлар өчен гадәти тоелган. Алар тоткыннарны үтергәнче кыйнаудан һәм төрлечә җәзалаулардан да тайчынмаганнар.

 

Тоткын

 

Гомәр Галинең төрмәдәге тормышы турында безгә бик аз билгеле. Документ­лардан күренгәнчә, ул башта Владимир, аннары Орел төрмәләрендә утыра. Тоткынлыкның төп өлешен ул төньякта, Норильск лагеренда үткәрә, анда металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Г.Гали концлагерьның бөтен дәһшәтен үз башыннан үткәрә һәм исән кала.

 

Нәкъ ун ел үткәч, 1947 елның 10 мартында аны азат итәләр. "Азат ителү" дигән сүз биредә, бәлки, туры да килеп бетмидер, чөнки ул шушы ук заводта хуҗалык мөдире булып эшен дәвам иттерә. Бары тик июль аенда гына Гомәр Гали туган авылы Иске Тинчәлегә (Буа районы) картайган әти-әнисе янына кайтып егыла.

 

Ярты елдан соң Гомәр Галигә Казанга гаиләсе янына да кайтырга рөхсәт бирәләр, һәм ул медицина институтының иске клиникасына статист булып эшкә урнаша. Моңардан да аз түләүле эш шәһәрдә, мөгаен, бүтән булмагандыр да... Күрәсең, тоткынлыктан котылган әдип күләгәдәрәк яшәргә омтылгандыр. Ләкин барыбер иҗат итәргә омтылу хисен үтерү мөмкин түгел икән шул. Бу хакыйкатьне язучының балалар өчен 1948 елда язылган бер повесте да раслап тора.

 

1948 елның 28 февралендә Гомәр Гали СССР Югары Советы Президиумына үзен аклау һәм гражданлык хокукларын кайтару турында зур хат яза. "СССРда яшәүче ике йөз миллионлы халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам", – дигән юллар бар анда.

 

Мәгълүм ки, тоткынлыктан исән кайтучыларны кырыгынчы еллар ахырында яңадан кулга ала башлыйлар. НКВД бер мәртәбә тырнагына эләккән корбанын ычкындырмаган! Кабат кулга алынучыларга хәтта яңа гаеп тә тагып маташмаганнар. Биредә мантыйк гади: "халык дошманнары"ның урыны Себердә!

 

Гомәр Галине 1949 елның 23 июнендә алып китәләр. Менә минем алда аның шул вакытта төшерелгән төрмә фотосы. Бу арыган, таушалган өлкән кешенең күзләрендә шулкадәр әрнү һәм сагыш, аңа карагач, ирексездән йөрәк сыкрап куя.

 

Үлем

 

Илленче еллар уртасында Гомәр Галинең фаҗигале үлеме турында Казанга томанлы хәбәрләр килеп җитә. Имеш, ул сөргендә хисапчы булып эшләгән, кайдандыр акчамы, алтынмы алып кайтканда аңа юлбасарлар һөҗүм иткән.

 

Моңа кадәр бу имеш-мимешләрне раслап та, кире кагып та булмый иде. 1989 елның ахырында мин Татарстанның Дәүләт иминлеге комитетына Гомәр Галинең язмышын ачыклауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Өлкән тикшерүче капитан И.Селивановский кул куйган җавап хатында: "Галиев Г.Б. 1954 елның 5 июлендә Краснояр краеның Подпорожье авылында сөргендә үлде", – дип язылган иде.

 

...1954 елның 5 июлендә кич белән Гомәр Гали янына Иванова фамилияле сөргендәге яшь кенә хатын килеп керә. Бу хатын аңардан үзе өчен кассацион шикаять язуны үтенә. Мондый үтенеч белән аңа еш мөрәҗәгать итәләр, һәм ул һәр кешегә булышырга тырыша. Бераздан хатын чыгып китә. Күп тә үтми, Гомәр Галинең бүлмәсенә хатынның сөяркәсе, рецидивист, бандит үзбәк Бүребай атылып керә. Көнчелектән күзләре акайган.

 

– Кайда минем хатын? – дип акыра ул.

 

Бәхетсезлеккә күрәме, Гомәр Гали теге хатынның бирегә кермәве турында ялганлап әйтә. Күрәсең, аңарчы Бүребайны кемнәрдер котырткан булганнардыр. Алар Иванованың Гомәр Гали янына кереп, озак кына торып чыкканын күреп калганнар. Шуңа күрә Бүребай, Гомәр Галинең сүзләрен ишеткәч, ерткычланып аңа ташлана һәм, куенындагы балтаны алып, аның башын чаба. Аннары гәүдәсен идән астына ташлый, туфрак белән күмештерә. Өйдән чыкканда, бандитка ыңгырашу тавышы ишетелгәндәй тоела, ул яңадан идән астына төшә, "көндәшенең" башына тагын бер-ике тапкыр балта белән ора.

 

Әлбәттә, бу җинаять турында шул ук көнне беләләр. Бүребайны хөкем итеп, аңа тагын ун ел өстиләр.

 

Ләкин киселгән гомерне яңадан кайтарып булмый шул. Гомәр Галинең канлы гәүдәсен авыл зиратына җирлиләр. Хәзер инде бу урыннар Краснояр диңгезе астында...

 

Бу вакытта аның хаты буенча яңадан тикшерү башлана. КГБга К.Нәҗмине, И.Газины, Г.Кашшафны чакыралар. Алар барысы да Г.Гали иҗатына югары бәя бирә. 1937 елда чыгарылган хөкем карары да, сөрген дә гаделсезлек дип табыла. 1955 елның 24 августында СССР Югары судының хәрби коллегиясе Гомәр Билал улы Галине "җинаяте булмау сәбәпле" тулысынча аклый.

 

Тоталитар системаның көче шунда: ул бүген үтерергә, иртәгә ярлыкарга мөмкин. Ләкин халыкның үз асыл улларын гаепләгәне булмады. Гомәр Гали язганча: "...халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам, һәм беркем дә мине кайчан да булса ниндидер җинаять эшләде дип әйтергә җөрьәт итмәс..."

Рафаэль МОСТАФИН
Ватаным Татарстан
№ 120-121 | 11.06.2010
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (47653) / 17.06.2010 15:12:40

Рузия, минемчэ, кемгэдер каршы шахитлык кылучыларнын купчелеге шулай ук мэжбур ителгэн, рэнжетелгэн кешелэр. Фэтхи Бурнаш язмышын карагыз (http://www.matbugat.ru/news/?id=1925) Ана каршы хатыны Фатыйма Ильскаяны шикаять язарга мэжбур иткэннэр бит. ШУна курэ барысы очен дэ дога кылырга гына кала хэм мондый хэллэр бутэн кабатланмасын очен ботен кочне куярга кирэк.

№3 (47395) / 14.06.2010 20:22:32

Рузия! ул "фамилияләр" исән түгелләр бит инде. Ә аларның балалары һәм оныклары алар өчен кызарып яшәргә тиеш түгелдер мөгаен.

№2 (47265) / 12.06.2010 23:22:29

Rafaäl Äfändegä zur rähmät.
Min berence märtäbä Kazan\'da bolganda, 1992 yılınıñ Oktyabr ayında üz başıma Kazan uramnarın taptap yörim. Ä ul Boumın uramında şak katıp (gomrem buyınça Türkiye\'dä tormış itsäm dä)ber ike ay elek töşemdä kürgän bina (tuman tösle Kitap Neşriyat Yortı)nı küreüma anda taba yünälep şul yortıñ astındagı Kutap satu kibetenä kergän idem.
Karim anda barısı üzebezneñ keşelär, üzebezneñ kitaplar..Sukkalap ukim min äli ul vakıt krilitsanı.. Alırga inde barısın, ä läkin niçek alıp kitärge.. şulayda bolsa ber niçäsen saylarga kiräk.
Niçek saylarga..? Bez bit gomer gomergä vatanıbıznı tanımiça belmiçä.. kaygırıp kına yäşädek!
Ä menä kibet hucası miña bulışır inde dip endäşäm: -Apa miña ber niçä kitap kiräk ide.. läkin min belmim kaysısın alırga?
Apa -sez närsä belän kızıksınasız di. Min dä äytäm:-Miña şul karangı 70 yılnı yaktırta torgan ber kitap tavsiyä itä alasızmı ? dim.
Ul, borılıp kitte de ber niçä minuttan kulında kafe tösle bir kitap kiterde. -Menä di bu kitapnı ukıgız, barısın belep başlarsız.
Şul kitap İbrahim Salahov\'nıñ, Kolıma Hikayäläre isemle kitabı ide.
Öyemä kaytıum belän şul kitapnı ukırga başladım. Tele bezgä avır ide. Çönki bez bit ber kayçan da ädäbi tel belän gazit, jurnal kitap ukımagan bändälär.
Şulay da bolsa äkren äkren ukıp şul facigalarnı, facigalı yıllarnı öyränü mömkinçelegem boldı. Ä hazır, şul kitapta şul facigaga eläkkän ädiplärebezne işetkän sayın, menä şul internet ya ki gazit, jurnallarda ukıgan sayın haman küz yäşläreme tota almim.
Äbiyem \"mämläkät\" ne añlatkanda nigä küz yäşlären totalmi ide. Menä şularnı, şundilarnı ukıganda aña hak biräm.
Bu yazunı Gomär Gali\'ne dä şulayuk küz yäşlärem belän ukıdım.
Şundi facigalarnı onıtmaska, onıttırmaska kiräk. Balalarıbızga yäş boınnarga şul yıllarnı tagında kiñäytep añlatırga, öyrätergä kiräk!
Bik zur rähmät sezgä

№1 (47229) / 12.06.2010 01:06:01

Рафаэль абыйга һәм нахакка рәнҗетелгәннәрнең исемнәрен безгә кайтарып бирүдә тырышкан бүтән шәхесләребезгә зур рәхмәт. Егерме-утыз еллар элек алар архивларда эзләнеп бик күп мәгълүмат җыймаган булса, хәзер инде берәр нәрсә эзләп табуы да бик кыен булыр иде. Белүемчә, архивлар бүген яңадан \"ябык\"! Әлеге язма Гомәр Галинең дә, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һәм бер гаепсезгә төрмәләрдә-лагерьларда җәзаланган күп кенә башка шәхесләрнең дә рухларына дога булып ирешсә иде.
Тик менә артыгын да \"әдәп саклап\", сатлыкҗаннарның фамилияләрен күрсәтмәү кирәкме соң? Мәкаләдән кечкенә генә мисал:

\"Галиев Г.Б., троцкийчыл-милли оешма әгъзасы буларак, әдәбият фронтында зыян-зәүрәт салган, Баембәтов, Абдуллин, Сәйфи, Гафуров һәм башка троцкийчы-милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Галиев Г.Б.ның җинаятьчел эш­чәнлеге түбәндәгеләрнең (фамилияләр санала) шаһитнамәләре белән раслана\".

Минемчә, халык \"фамилияләре санала\"ның да кем булуын белергә хаклы. Алар инде арабызда барыбер юктыр, алардан беркем үч алырга җыенмый. Ә балалары күптән фамилияләрен алыштырып яки чит илләрдә көн күреп ятадыр, бәлки. Әмма нәсел корытучыларыбызны - палачларны, хаиннәрне күз уңыннан җуймасак иде. Киләчәк буыннарга сабак һәм гыйбрәт булып торсын өчен. Гомумән, дәһшәтле 30 нчы елларда кемнең кем булуы, НКВД тикшерүчеләре турында мәгълүмат бирү - өлкән әдипләрнең дә, архивларда эзләнү мөмкинлегенә ия галимнәрнең дә гражданлык бурычы дип санарга кирәктер.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D