|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2019 Шоу-бизнес
“Күп эчмәсәң, сөяркәләр белән йөрмәсәң...” - Рөстәм Закиров нәрсә турында әйтәРөстәм Закиров белән бер кафеда сөйләшеп утырдык, ди журналист Габдерәхим. Әңгәмәне бераз кыскартып бирәбез: – Рөстәм, ник 33 яшьтә генә өйләндең?
– Тәкъдир, шулай язылган.
– Аңа кадәр йөргән кызларың булдымы соң?
– Студент чакта кызлар белән йөрерлек акча юк иде. Укып бетергәннән соң, 26 яшьтә Люция очрады. Люция белән аралаштым, берара икенче кыз белән дә йөреп алдым.
– Аннары кире ничек кайттың?
– “Сез бергә яшәргә тиеш!” – дип Аллаһы Тәгалә кайтарды. 18 ел яшибез.
– Бизнесың бармы?
– Юк.
– “Пошалым чаналары” бизнеска кермиме?
– Керми. 7-8 тапкыр үткәрдем. Киләчәктә кирәк буламы-юкмы, карарбыз. Ул район күләмендә оештырыла башлады. Район үзешчәннәре катнаша, җыр фестивале ул, чана шуу фестивале түгел.
– Главалар, җитәкчеләр белән дуслыгың бармы?
– Якын иткән җитәкчеләрем бар.
– Кемнәр алар?
– Әйтмим. “Халык артисты” исемен йөртсәм дә, бер караганда гади җырчы гына бит инде мин. Зур түрә турында: “Ул минем дустым”, – дип әйтү ярамас. Шуңа күрә исемләп әйтмим. Студент чактан ук мине якын итүчеләр бар, алар мине беркайчан да ташламаячак. 50 яшьлегемне үткәргәндә дә шушы дусларымны чакырып, филармониядә концерт куйдым.
– Җитәкчеләр белән дуслык урнаштыру өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Татар халык мәкалендәгечә, кемгә нәрсә ошый, баганага терәү ошый. Кем белән җенең килешә... Аралашкан кешеләр белән җеннәребез килеште. Аларның миңа карата таләпләре дә бар. Җырчы буларак күпне дә өмет иткәннәр иде, аклап ук бетерә алмадым. Уртакул гына җырчы булып калдым.
– Ник?
– Артист тормышына әзер түгел идем. Ешрак күренергә кирәк булган. Концертлар белән дә әзрәк йөрелгән. Хәзер яшьләр минем концертларга йөрмәскә дә мөмкин, өлкән буын өеннән чыкмый. Үзеңне пропагандалау кирәк. Үземне-үзем пропагандаламыйм, телефоным да кечкенә генә.
– Акча эшләргә өйрәнеп буламы?
– Акчаны эшли белү бер нәрсә, аны тота белергә кирәк.
– Ничек өйрәндең?
– Күп аракы эчмәсәң, сөяркәләр белән йөрмәсәң, акча бетми ул. Үземне череп баеган җырчы дип санамыйм, булганы җитә. Улыма 160 меңлек саксофон алдык. Балаларга алырга тырышам. Кыз “Йолдызлык”та, конкурсларда катнаша. Миләүшәгә 12 яшь, җырлый, лауреат булды, Гран-прилар да алгалады. Саф татарча җырлый. Өйдә гел татарча сөйләшәбез. “Махровый татарин” диләр минем турыда.
– Ник җырчы булдың?
– Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла Рәхимкуловларны тыңлап үстек. 52 яшендә Илһам Шакиров безнең авылга килде, шул вакытта авылдашларның сүзе истә калган: “Картаеп беткәч, Илһам нишләп йөри икән?” – дигәннәр иде. Хәзер миңа да 52 тула бит инде... Башлангыч классларда ук, көтүгә чыккач иртәдән кичкә кадәр җырлый идем. Әти яхшы җырлый иде. Җырчы булсам, әтине Казан сәхнәсендә җырлатам, дигән хыялым бар иде. Бер-ике тапкыр җырлаттым мин аны үзе. Музыка факультетын тәмамлап, авылга укытучы булып кайтырга тиеш идем. Шулай да, ун ел буе, мин җырчы микән, юк микән, дип йөрдем.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 29 ноябрь 2018 № 47
--- |
Иң күп укылган
|