|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2019 Бәйрәм
Казанда беренче "Чыршы бәйрәме" узачакКазанда тәүге "Чыршы бәйрәме" кышның беренче көнендә - 1 декабрьдә - "Мир" кинотеатрында узачак. Бу көнне анда кышкы әкияти тылсымлы атмосфера белән сугарылган Яңа ел тамашасы оештырыла. Яңа ел кәефен тизрәк тоярга теләүчеләрне Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән Яңа ел чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән, уеннар, бүләкләр һәм балалар спектакле көтә. Шулай ук зур экранда мультфильмнар күрсәтеләчәк. Тамаша 11.00 сәгатьтә башлана. Аңа кадәр бәйрәмчә фотосессия оештырыла. Билет бәясе 500 сум. Керүдә яшь буенча чикләүләр юк.
--- |
Иң күп укылган
|