|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2010 Җәмгыять
ИШЕГАЛДЫНДА – ЦИРКИнде берничә ай циркка барырга хыялланам, һаман җай чыкмый. Киттем дигәндә генә, эш килеп чыга, дустым бармый яки тагын берәр юк кына сәбәп табыла. Үзем клоуннар янына бармагач, алар минем янга килде бит әле. Әйе-әйе, труппалары белән ишегалдыбызда ук тамаша күрсәтергә тотындылар. Ат бәясе дә түләмәдек – бушлай. Өч көн буе барды бу бәйрәм. Шулкадәр тансык булды, күңелләр күтәрелде, рәхәтләнеп ял иттек. Тиздән сезгә дә киләчәкләр... Ул көнне эштән арып кайттым. Кыл да кыймылдатасы килмичә, кулга очраклы рәвештә эләккән журналны актарып утыра идем. Берзаман апам йөгереп кергән. “Ишегалдында берәү канатка менә, йөрәкләрем жу итте. Бар, чык әле”, – диде ул, ашыга-ашыга. Нинди канат? Кем менә? Безнең ишегалдында укмы? Сораулар күп туса да, артык төпченмичә, ишеккә таба атладым. Чыксам, артыма утыра яздым... Берәү башына капчык киеп, канат буйлап йөри. Страховкасы да юк! Моны карарга дип, күрше-тирә йортлардан карт-коры, бала-чага, яшь парлар – һәммәсе 300ләп кеше җыелган, барысы да “ах” итеп, музыка астында хәрәкәт итүче егеткә текәлгән. Берничәсенең кулында фотоаппарат, камера. Ә канатның биеклеге 11 метр икән. Артистка гына түгел, тамашачыларына да адреналин шактый булды. Ул егет исән-сау гына төшеп җиткәч, канатка 5 яшьлек малайны менгезделәр. Олы абыйсының ярдәме белән булса да, бу бәләкәч тә биеклек яулады. Муратбәк – труппаның иң яшь артисты икән. Кыскасы, авызны ачып карап торган номерлар күп булды монда. Халыкны аралап алга ук килеп бастым. Блокнот белән ручка тотып торуымны күргәч, яныма урта яшьләрдәге бер ир килеп: “Минем турында да яз, Мирзаһит Нуртдинов булам. 22 ел шулай йөрим, цирк – тормышым”, – дип елмайды, кулын күкрәгенә куеп. Ничек аның турында язмыйсың, ди! Ул 32 килолы герне теше (!) белән күтәрде бит. Шаккатмалы! Чагыштыру өчен әйтәм: тамашачылар арасыннан әзмәвердәй ирләр чыгып, шул ук герне кул белән күтәреп карады. Аларның бу эшне көч-хәл белән башкаруын күреп, халык Мирзаһитка тагын бер кат кул чапты. Аннары шул ук артист, машинага бау тактырып, аны теше белән тартты, бераздан пыяла өстендә аунады. Ләкин “коронный номер”ны ахырга калдырганнар икән: такта астында ятучы Мирзаһит өстеннән машина чыкты. Сытылмады да, бер бөртек чәче дә коелмады. “Каян көч алуын беләсегез киләме? Бер утырганда 2-3 тәлинкә үзбәк пылавы ашый ул”, – дип шаярды алып баручы.
“Хәзрәт Али” труппасы менә шундый ике сәгатьлек тамаша күрсәтте. Кыргызстанның Ош шәһәреннән килгән үзбәкләр икән. Болай цирк күрсәтеп йөрергә рәсми рөхсәтне Фәрит Мөхәммәтшин биргән. Реклама-мазар таратып маташмыйлар, халык үзе ишетеп-белеп килә. Нинди акчага яшиләр дисезме? Чыгышлар арасында букча тотып, халыктан акча җыеп йөрделәр. Нәкъ кинолардагы сыман. Баштан: “Безнең халыктан сукыр тиен дә ала алмыйсың. Түләмәү мөмкинлеге булганда, шул юлны сайлаячаклар. Нигә бу артистлар дәрәҗәләрен төшереп йөри икән?” – дип, гаҗәпләнеп карап тордым. Ялгышканмын. Тиен акча бирүче бөтенләй булмады, әби-чәби унлык сузды, яшьрәкләр 50, 100, 200 сум салды. Жәлләмәслек тә, чөнки чыгышлар, чыннан да, шәп булды, канәгать калмаслык түгел. Балаларны яклау көне уңаеннан бәләкәчләрне бушлай пылау белән дә сыйладылар (башка көннәрне сатып акча эшлиләр икән – авт.). Татарчалы-русчалы алып бардылар. Труппаның җитәкчесе Абдувәли Шэрмәтов: “Татарлар һәм үзбәкләр – тугандаш халык, бердәм булыйк, бер-беребезне хөрмәт итик”, – дип еш кабатлады. Программаны да шул сүзләр белән тәмамлады.
Түзмәдем, халык таралгач, артистлар янына ашыктым... Аларның яшәү рәвешен, ничек көн күрүен, ни өчен шушы юлны сайлауларын беләсем килде.
– Инде алтынчы буын шулай йөрибез, бу – ата-бабаларыбыздан калган һөнәр. Труппа буыннан-буынга күчә, монда безнең династия. Хәзер коллективыбызда 9 кеше бар, – дип башлады сүзен Абдувәли Шэрмәтов. – Татарстанга 2008 елдан бирле киләбез. Май бәйрәмнәрендә чыгыш ясадык, Сабантуйда катнашачакбыз. Узган ел Казанның Совет районы ишегалларында йөрсәк, быел Яңа Савинны сайладык. Тиздән Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә дә барырга планлаштырабыз.
– Ни өчен үзегезне “Хәзрәт Али” дип атадыгыз?
– Хәдистә язылганча, әлеге сәнгатьне халыкка Мөхәммәт Пәйгамбәр кияве Хәзрәт Али калдырган. Шуннан бирле труппа шәһәрдән шәһәргә йөреп көн күрә башлаган. 1976 елда танылган канатта йөрүче – туганыбыз Усманджа Дорбоз үлде. Аның эшен олы абыем Равшан Камилов дәвам итте, әлеге төркемне оештырды. Совет чорында болай йөрү рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә эшне аннан соң гына дәвам иттек.
– Бу балаларны кем шундый сәнгатькә өйрәтә соң?
– Равшан абыебыз. Аның Санкт-Петербургта да шундый төркеме бар. Үзем дә бу номерларның теләсә кайсын күрсәтә алам. Гадәттә, малайларны 3-4 яшьтән өйрәтергә тотынабыз. 15 яшьтә алар күз йомып та йөри башлый. Иң мөһиме – биеклектән курыкмау, тигезлекне саклау, уяулык. Нык куркыныч, ялгыш кыек атласаң, башың бетте.
– Үлү очраклары булганы бармы?
– Элек страховкасыз эшләгәндә булды, хәзер юк.
– Көненә якынча күпме акча эшлисез?
– Бер тамашадан 4-5 мең сум керә. Берәр мең салучылар да булгалый. 90нчы елларда эш авыррак барды, хәзер, Аллага шөкер, зарланмыйбыз.
– Сәяхәт иткән иң ерак ноктагыз?
– Кытай, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре, Белоруссиядә булдык. Җәен генә йөрибез, балаларның мәктәпкә барыр вакыты җиткәч, өйгә кайтабыз. Кышын без яңа номерлар уйлап табу белән мәшгуль. Мондый тормыш бик ошый, дөнья күрәбез.
Абдувәли папкасын алып килеп, Рәхмәт хатларын, депутатлар белән төшкән фотоларын күрсәтә башлады. Монда Татарстанның һәр районы башлыгы имзасын очратып буладыр, мөгаен. “Бу кәгазьләрне җыюдан берәр файда бармы сезгә?” – дип сорагач, әңгәмәдәшем: “Юк шул, киләчәк буынга күрсәтер өчен альбомда калачак инде”, – дип җаваплады.
“Хәзрәт Али”чылар икенче ишегалдына китте, бүтәннәрне куандырырга юл тоттылар. Күңелсез, моңсу булып калды алардан башка. Күпме кешегә позитив өләшеп, урамга ямь өстәп, җанландырып торганнар икән. Кунакларыбызны тагын көтеп калабыз. Исән-сау йөрсеннәр.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|