|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2019 Милләт
«Ике яктан да башкорт булып чыктым» – Альберт Исмаил «Матбугат.ру»га барысын да аңлаттыМилли җанлы татарлар утыручы ватсап төркемнәрдә, форумнарда, социаль челтәрләрдә музыкант Альберт Исмаилның “башкортлашуы” турында сөйләшәләр. Моннан күпмедер вакыт элек Элвин Грей төркемендә эшләп алган гитарачы егет Казаннан Башкортстанның Туймазы шәһәренә яшәргә күчкән иде. Узган елның башында “Матбугат.ру” болай дип язды: Альберт Исмаил 22 ел яшәгәннән соң Казаннан киткән. Күп тә үтмәде Альберт өйләнеп куйды. Анысын да яктырттык. Менә Исмаилдан тагын бер кайнар яңалык – Башкорстанга күчкәч, ул үзен башкорт дип саный башлаган. Күп кенә татар милләтчеләренә һәм милли җанлы кешеләргә бу, әлбәттә, бик үк ошап бетмәде. Альбертны турыдан-туры гаеп итүчеләр дә булды.
Без исә барысын да җырчының үзеннән сорарга булдык. Бу ни бу, Исмаил?
БСТдагы тапшыруны моннан карарга була: https://bash.news/bst/39859_vechernij-telecentr-vypusk-ot-19-noyabrya-2019
Әйтергә кирәк, танылган татар егете... дип әйтә яздык... башкорт егете Альберт Исмаил талантлы иҗатчы гына түгел, ә күп телләр белүче полиглот та. Ул рус, татардан тыш инглиз, гарәп, төрек һәм фарсы телләрен белә, сөйләшә. Хәтта укыта да. Казанда 26, 27 нче мәктәптә, 149 нчы лицейда һәм Татар дәүләт гуманитар институтында укытты.
Үзе әйтүченчә, аның исеме тирәсендә мондый шау-шу килеп чыгар дип ул көтмәгән дә. Ә социаль челтәрләрдә аның татарлар турында башкарган җырларын сагынып искә алалар...
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|