|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2019 Шоу-бизнес
Диләрә Илалтдинова фотосын тәнкыйтьләгән кешеләргә “Матбугат.ру” аша җавап бирдеДөресрәге, киресенчә, җавап бирмәде. “Җавап кайтарып ятарга җыенмыйм да. Яхшы комменнтарийлар да бик күп булды, бар кешегә дә ярап бетеп булмый шул”, - диде популяр җырчы “Матбугат.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. “Диләрә Илалтдинованың бәби көтү фотосы шау-шу тудырды” дип әле бер көнне генә язган идек. - Тәнкыйть һәм негатив язмаларны тыныч кабул иттем, бер генә комментарий да минем күңелемә тимәде. Кызганыч, кайбер кешеләр башка кешенең шатлыгын бүлешә белми шул, гел ниндидер кимчелек эзли, гаеп итәр өчен барыбер сәбәп табачаклар. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Күпме кеше булса, шул кадәр фикер. Гадәттә, мине якыннан белүчеләр яхшы сүзләр язды. Күпчелек тәгкыйтьне мине белмәүчеләр язган. “Стадное чувство” дигән әйбер дә күренә: бер кеше яза, ә калганнар аңа ияреп китә. Без җырчылар мондый хәлгә күнеккән инде (көлә). Беләсезме, кайберәүләр “А кто такая Диляра?” дип язалар. Ә үзләре минем подписчиклар арасында. Логика кайда? (көлә). Кыскасы, әллә ни борчылмадым. Халыкның тәрбиясезлеге генә бераз күңелне төшерде. Ә болай мин бик бәхетле кеше. Янымда яраткан гаиләм, якын дусларым бар. Дөнья матур.
Диләрәнең йөклелек чоры матур гына уза икән. Кәефе яхшы. Күңеле тыныч. Кайвакыт үземнең хәлем турында онытып та җибәрәм ди. Бала туу вакытын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң дип көтәләр. “Матбугат.ру” хәбәрчесенең “Кызмы, малаймы?” – дигән соравына Диләрә Илалтдинова җырчылар арасында иң популяр булган җавапны кайтарды: “Сер булып калсын”.
--- |
Иң күп укылган
|