поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2019 Фаҗига

Россия саклану министрлыгы вәкиле: "Рамил Шәмсетдинов вакыйгасы армиядә бабайлык булуын күрсәтте"

Русия салану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов Казанда ТИҮ вәкилләре белән очрашып Русия гаскәрендәге бабайлык проблемы һәм 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов мәсьәләсен тикшерде.

Русия салану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов белән 22 ноябрь Казанда эчке эшләр бүлеге бинасында үткән очрашуда ТИҮ вәкилләре Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт, Равил Мөхәммәтҗанов һәм Кәшиф Гатин катнашты.
 
Фәрит Зәкиев очрашудан соң Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, Казанга килгән Рөстәм Клупов Русия гаскәрендә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны яклап пикет узачагын ишеткәннән соң ТИҮ вәкилләре белән очрашырга теләк белдергән.
 
"Бүген Казан эчке эшләр бүлегеннән шалтыраттылар да Клуповның безнең белән очрашырга теләвен җиткерделәр. Очрашуга килгәч Клупов бездән Русиядәге бабайлыкка каршы көрәшү өчен, Рамил Шәмсетдинов белән булган хәлне бүтән булдырмас өчен сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар дип сорады. Без аңа өч төп тәкъдим-таләпне җиткердек:
 
Русия гаскәрендәге бар хәрбиләргә дә кесә телефоннары бирү,
һәр республика һәм төбәкләрнең хәрби комитетлары каршында гаскәрдәге хәлләрне күзәтү өчен иҗтимагый контроль комитетлары оештыру, анда гаскәр аналары комитеты һәм хокук саклау оешмалары вәкилләрен кертү,
Саклану министрлыгы хәрбиләрнең ирекләрен тәэмин итә алмый икән, гаскәрдә хезмәт итүне тулысынча контракт системына күчерү.
Зәкиев сүзләренчә, очрашуда Клуповның төп фикере гаскәрдәге бабайлыкны бетерү булган.
 
"Клупов Рамил Шәмсетдинов вакыйгасы безнең өчен бик зур шок булды дип әйтте. Без һәрвакыт Русиядә бабайлык бетерелде дип әйтеп килдек, ә Шәмсетдинов вакыйгасы бу бабайлыкның булуын күрсәтте, диде.
 
Ул үзе гаскәрдә бабайлык булуын тануын да җиткерде, әмма Шәмсетдинов вакыйгасында әле төгәл генә берни дә әйтеп булмый, тикшерү эше бара", диде.
 
Очрашуда катнашкан Кәшиф Гатин министр урынбасарына бабайлык гаскәрдә генә түгел, илдә дә бара дип әйтүен белдерде.
 
"Мин аңа урыс милләте "өлкән туган", ә калган милләтләр түбәнсетелгән дидем. Моның нигезендә сәяси әһлак булмау ята. Элекке саклану министры Сердюковның коррупционер булуы да илдәге сәяси әһлакның булмавын күрсәтеп тора, дидем. Шулай дигәч, дәшмәде", диде Гатин.
 
Галишан Нуриәхмәт бу очрашуда Клуповтан Рамил Шәмсетдинов эшен тикшерүдә кемгә ышанулары турында соравын җиткерде.
 
"Без Рамил Шәмсетдинов эшен тикшерүдә бәйсез адвокатлар, гаскәр аналары комитеты вәкилләре катнашсын дидек. Бәйсез адвокатлар хәл ителде, Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев тикшерү эшендә катнашачак, диде. Мин сез җиткергән барлык фикерләрне, таләп тәкъдимнәрне саклану министры Шойгуның беренче урынбасарына җиткерәчәкмен", диде.
 
Нуриәхмәт сүзләренчә, Клупов иртәгә Казанда Рамил Шәмсетдиновны яклап узачак пикет резолюциясен аңа да җибәрүләрен сораган.
 
Галишан Нуриәхмәт Рөстәм Клупов белән очрашуны Казан эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкин тарафыннан оештырылуын җиткерде.
 
Саклану министрлыгы вәкиле белән ТИҮ активистларының ике сәгатьләп барган очрашуына журналистлар кертелмәде.
 
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.
 
Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.
 
Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, петицияне интернетта урнаштырды.
 
Рамил Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»